сайттан табарга

контактлар

TT  RU  EN

Анестезиология һәм реанимация

Бүлекчә мөдире – Баялиева Айнагуль Жолдашевна, медицина фәннәре докторы.

Бүлекчәдә югары һәм беренче категорияле 9 табиб эшли.

Зур операция тыгылулары кичергән пациентларны тыгылудан соңгы чорда тәрбияләүгә хисапланылган реанимация бүлегенең 30 ятагы бар. Бүлекчә заманча мониторинг системасы, авыр хәлдәге пациентларны карау-тәрбияләү өчен, сулау, дәвалау, диагностика аппаратлары белән җиһазландырылган. Тәүлек буенча медицина персоналы дежурлыгы (сагы) панциентлар артыннан җентекле тәрбия һәм күзәтү тәэмин итә. Лаборатор һәм инструменталь тикшерү методларын гамәлгә ашыруның тәүлек эчендә барлык мөмкинлекләре дә бар.

Һәртөрле оператив тыгылулар уздырыла торган һәм тыгылуларның үзенчәлеген искә алып анестезиологик ярдәм чараларының аерым төрләре уздырыла торган анестезиология бүлекчәсе 11 операция бүлмәләрендә урнашкан. Әгъзаларның яшәве өчен иң мөһим функцияләрнең барлык күрсәткечләре дә кертелгән анестезиологиянең кабул ителгән халыкара стандартларга җавап биргән бердәм мониторинг системасы бар. Анестезиянең гомуми һәм регионар барлык методлары да томышка ашырыла (эшләнә).

Бүлекчә базасында анестезиолог-реаниматолог табибларны хәзерләүне гамәлгә ашыру, безнең профильдәге белгеләргә югары кытлыкны исәпкә алып, фәнни- тикшеренү эше алып бару дә планлаштырыла.

Табибка язылырга
Copyright © 2006-2008
Межрегиональный клинико-диагностический центр
Матрица: создание сайта МКДЦ