сайттан табарга

контактлар

TT  RU  EN

Кардиохирургия 2 (йөрәкнең зәгыйфьлекләре)

 

РКДҮ-нең кардиохирургия юнәлеше җитәкчесе – КДМУ –ның № 2 –нче хирургик авырулар кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Джорджикия Роин Кондратьевич, кардио-хирургиядә минвазив технологияләр проблемалары буенча мәкаләләр, бер рәт уку әсбапларе авторы.

Булекчә мөдире – Вагизов Илдар Ильгизович, югары категорияле табиб.

№ 2-нче кардиохирургия бүлекчәсе 15 яшьтән олырак пациентларның тумыштан килгәг җитешсезлекләр белән авыручыларны дәвалау белән шөгыльләнә, йөрәк авыруы аркасындагы аның җитешсезлекләре (ревматик генез һәм инфекцион эндокардит вакытында, күкрәк аортасы аневризмнарын патология белән бергә очрый торган йөрәк шешләрен (авырганда килеп чыккан клапан патологиясе һәм ИБС (йөрәкнең ишемик аврулары) йөрәк ритмнары бозылган вакытта гипертрофик кардиомиопатияне (йөрәк алды – карынчык үткәрүчәнлеге бозылгандагы синус төене хәлсезлеге синдромы). Бүлекчәдә ел саен 300-400 йөрәккә тыгылу (операция) уздыру планлаштырыла, ритм бозылган вакытта 100-130 тыгылу карала.
Тумыштан килгән һәм тормыш дәвамында туган йөрәк җитешсезлекләрен коррекцияләүдә минимальинвазив технологияләргә багышланган фәнни - тикшеренү эше дә бүлекчәдә алып барыла.
Тәҗрибәле белгечләр комплекслы кардиологик эзләнүләр алып баралар һәм алар стационардан чыгарганнан соң тәкъдим ителә торган шәхси медикаментоз терапия дә сайлап алачаклар.
Бүлекчәдә 6 табиб- хирург, 4 табиб- кардиолог, 2 табиб- перфузиолог, 17 квалификацияле медицина туташлары эшлиләр.
Бүлекчә нигезендә КДМУ – ның № 2-нче хирургик авырулар кафедрасы урнашкан.

Операцион тыгылуларның төрләре
· Аорта һәм магистраль артерияләр зарарланганда тыгылулар.
№ 2-нче кардиохирургия бүлекчәсендә гадәттән тыш һәм шулай ук югарыга үрелгән аорта бүлегеннән башлап тамырлы юллар сегментларында планлаштырылган реконструктив тыгылулар да уздырылалар. Моңа менә нәрсә керә: аневризм вакытында югарыга үрелгән аорта бүлеген протезлау (кирәк булганда, аорта клапанын алыштыруны да кертеп).

· Олы кешеләрнең тумыштан һәм яшәгән чорда килеп чыккан җитешсезлекләрен хирургик дәвалау.

Олы кешеләрдә тумыштан, я булмаса яшәү чорында алган нормадан тайпылышлар вакытында клапаннарны (аорталҗ, митралҗ) протезлау вакытында тыкшынулар я клапаннарның ватан модельләре (“Карбоникс”, Медиж - 2), я ике капкачлы “Carbomedics“, “Sorin” фирмаларының клапаннарыннан файдаланып уздырылалар. Мөмкин кадәр киң рәвештә гамәлгә клапаннар саклап калынган тыкшынулар кертеләләр; аларның җитешсезлекләре ачыкланганда митраль һәм трикуспидаль клапаннар пластикасы (җөйле яки боҗра ярдәмендә), хордотомия тыгылулары, митраль клапан стенозы вакытында комиссуротомия тыгылулары.
Йөрәк алды арасы һәм карынчылыклар арасындагы булемтә дефектын (кимчелеген) бетерү буенча, үпкә веналарының нормадан тайпылышлы дренаңы вакытында уңышлы тыгылулар уздырыла һ.б
Йөрәк клапаннары зарарланган вакытта һәм шуның белән беррәттән йөрәкнең ишемик авыруы вакытында яраклаштырылган тыгылулар башкарыла.

· Йөрәкнең ритмы һәм үткәрүчәнлеге бозылуларын дәвалау.

Йөрәкнең ритмы һәм үткәрүчәнлеге бозылуларын дәвалау максатында (синус төене хәлсезлеге синдромы, йөрәк алды- карынчык үткәрүчәнлеге бозылулары, йөрәкненң тулы аркылы блокадасы белән җемелдәүче аритмия) бүлекчәдә ритмны ясалма йөртүче ватан (“Элестим-кардио” эшләп чыгарган), яки чит ил (" Vitatron ", "Medtronic" фирмалары) җайланмалары (приборлары) куела.

Табибка язылырга
Copyright © 2006-2008
Межрегиональный клинико-диагностический центр
Матрица: создание сайта МКДЦ