сайттан табарга

контактлар

TT  RU  EN

Радиоизотоплы диагностика

Бүлекчә мөдире - Валиуллина Наиля Миннебаевна.

Радиоизотоплы диагностика (радионуклидлы диагностика) - медицина диагностикасының бу заманча методы (ысулы); әгъзаларның марфологик үзенчәлекләрен өйрәнүдә торган традицион рентгенологиядән, УЗИ (УТТ), РКТ, МРТ – дән аермалы буларак, беренче чиратта әгъзаның анатомиясен генә түгел, ә аның эшчәнлеген дә, тулысы белән, аерым морфологик структураларын да бәяләргә мөмкинлек бирә торган функциональ диагностика булып санала. Бу төрле авыруларны иң беренче аларның үсеш этапларында үз вакытында диагностикалау мөмкинчелеге бирә, шуңа күрә радионуклид диагностикасын нурлы диагностиканың иң беренчел диагностикасы итеп сыйфатларга мөмкин.

Радиоизотоплы тикшерүләр ничек бара?

Сцинтиграфик сүрәтләрне алуның нигезендә радиофармпрепаратлар бүлеп чыгара торган радиоактив нурланышны регистрацияләү тора. Радиофармпрепарат дип диагностик яки дәвалау максатында кешегә кертелү өчен рөхсәт ителгән үзенең молекуласында билгеле бер радиоактив нуклид булган химик кушылма атала. Әйтелгән матдәләр билгеле әгъзаларда тупланырга сәләтле булалар һәм аларда бара торган физиологик яки биохимик процесслар барышы динамикасын да чагылдыра алалар.

Атом – төш медицинасы методлары ни дәрәҗәдә куркынычсыз булалар?

Критик (хәләткеч) әгъзаларга нурланыш басымы чик рөхсәт ителгән кыйммәтләреннән артык түгел һәм рентгенда тикшерүләр вакытындагыга караганда күпкә аз. Тикшерү аз дәрәҗәдә инвазив була (радиоактив изотоп венага кертелә), нинди дә булса аллергик реакөияләр китереп чыгармый.

Табибка язылырга
Copyright © 2006-2008
Межрегиональный клинико-диагностический центр
Матрица: создание сайта МКДЦ