сайттан табарга

контактлар

TT  RU  EN

РКДҮ ничек итеп тикшеренүгә эләгергә һәм дәваланырга?

РКДҮ –гә тикшеренү һәм дәвалану өчен ике юл бәлен элегергә мөмкин:

  • бюджет нигезендә
  • бюджеттан тыш нигездә

Бюджет нигезендә хастаханәгә яту этаплары:

Пациент Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы дәвалау-профилактика учреждениеләренең (оешмаларының) юлламасы белән РКДҮ-нең кабул итү бүлекчәсенә килә, белешмәләр өстәлендә пропуск ала һәм кабул итү бүлекчәсенең теркәү урынына теркәүчеләргә узып китә, аны анда бирелгәннәр базасына кертәләр һәм профиль буенча консультант-табибка җибәрәләр. Табиб үз чиратында юллауның нигезлелеген һәм хастаханәгә салуның кирәкме - түгелме икәнлеген билгели. Юллауның нигезле булган очракта, консультант-табиб пациентны билгеле бер көнгә хастаханәгә салырга дип язып куя (чират көтү битенә).

Хастаханәгә салу

Билгеләнгән көнне пациент юлламасы, иң аз сандагы кирәкле тикшерү нәтиҗәләре (анализлары) , полисы һәм паспорты белән консультант-табиб янына килә. Монда авыру тарихы булдырыла. Соңыннан кабул итү бүлекчәсенең озату хезмәте пациентны бүлекчәгә, авырулар яткан палатага озата. Бүлекчәдә пациентны бүлекчә мөдире белән бергәләп дәвалаучы табиб караганнан соң, дәвалау юллары һәм пациентны тикшерү планы билгеләнә.Хастаханәдән чыгарганда пациент тәкъдимнәрдән күчермә ала.

Бюджеттан тыш нигездә хастаханәгә барып керү этаплары:

Бюджеттан тыш нигездә стационар (даими) дәвалануга пациент болайрак барып керә ала:

1) физик зат буларак ( турыдан-туры үз акчасын түләү);

2) юридик зат буларак (оешмадан, акчаны күчерү юлы белән түләү);

3) ИМС юнәлеше буенча (хәвефсезлек кампаниясеннән, акча күчереп түләү).

Пациент РКДҮ –нең медицина хезмәтләре күрсәтү бүлекчәсенә килә. Белешмәләләр өстәлендә пропуск ала һәм методист, клиницист табиб янына җибәрелә. Методист, клиницист-табиб бүлекчәнең профилен билгели, пациент узарга тиешле иң кирәкле анализларны билгели һәм пациентны профиль бүлекчәсе мөдире янына түләүле консультациягә җибәрә. Бүлекчә мөдире хастаханәгә салуның нигезлеме юкмы икәнлеген билгели, пациентны билгеле бер көнгә килерсең дин язып куя.

Хастаханәгә салу

Билгеленгән көнне пациент килә һәм хастаханәгә яту килешү төзи (килешүне методист клиницист-табиб яза). Пациент алдан аванс түли. Аннан соң озату хезмәте пациентны кабул итү бүлекчәсенә озата. Монда авыруның тарихы языла, пациентны беренчел карау уздырыла. Бүлекчәдә авыру кешене дәвалаучы табиб бүлекчәнең мөдире белән бергәләп карыйлар, алар дәвалауны билгелиләр һәм аны тикшерү планын карыйлар. Авыруны хастаханәдән чыгарган көнне үтәлгән эшләрнең актып төзиләр. Актка кул куйганннан соң өстәмә түләү тормышка ашырыла. Хастаханәдән чыкканда пациент тәкъдимнәр исемлеген дә ала.

Табибка язылырга
Copyright © 2006-2008
Межрегиональный клинико-диагностический центр
Матрица: создание сайта МКДЦ