сайттан табарга

контактлар

TT  RU  EN

Нур диагностикасы (КТ, МРТ)

Бүлекчә мөдире - Ибатуллин Мурат Масгутович, медицина фәннәре докторы, ТР-ның атказанган табибы.

Хәзерге заман рентген компьютер томографлары адымлы гына түгел, ә бәлки спираль сканирлауны да уздыру мөмкинлеге бирә, ә бу тикшеренү выкытын тизләтә һәм максималь чишү сәләтен саклаган хәлдә нурлану авырлыгын 40% ка кадәр киметә. Бу сулыш алуның чикләнгән бер мәртәбә таткарлануы белән бәйле күкрәк читлеге яки корсак куышлыклары әгъзаларын (органнарын) интенсив авыртулары булган, чикләнгән күләмдәге хәрәкәтле һәм йөрәк яки сулыш алу җитенкерәмәүле пациентларны тикшергәндә, һәм шулай ук йомык фәзадан курку (клаустрафобия) очракларында һәм балаларны тикшергәндә бигрәк тә мөһим. РКТ бигрәк тә авыруның хәле авыр булган кичектерсез очракларда кирәк һәм шулай ук йөрәк эшчәнлегенең даими мониторингы кирәкле булганда, үпкәне ясалма җилләтү кирәк булганда һәм бүтән реанимация чаралары уздырганда.

Кискен көчәйтеп КТ уздыру гариплелек учагын яхшырак күрсәтеп бирү максатында пациентның организмына контраст матдәне вена кан тамырына кертүне күздә тота. Хәзерге заманда бөтен дөньяда Ультравист, Омнипак һәм Визипак шикелле заманча ионсыз контраст матдәләр ешрак файдаланылалар. Бу матдәләргә аллергик реакцияләр чиктән тыш сирәк очрауларына карамастан, мондый очракларны булдырмау өчен тикшеренүләр уздыру алдыннан алдан ук табиб белән киңәшләү кирәк.
Эре кан тамырларын тикшерү – спираль КТ (КТ – ангиография) ярдәмендә аорта һәм аның тармакларын (йокы, бавыр, бөери, корсак асты артерияләре), үпкә артерияләрен, югары һәм түбән куыш веналарны тикшерү компьютер томографиясе өлкәсендә иң соңгы казаныш ул. Контраст матдәне терсәк венасына гадәттә 100 мл күләмендә тиз генә болюслы кертү очрагында тикшеренү уздырыла. Компьютер ангиографиясе үзенең хәбәрлелеге буенча гадати ангиографиягә якынлаша һәм гади ангиографиядән аерымлы буларак өйрәнелә торган әгъзага (органга) кан тамырлары эченә катетер уздыру белән бәйле катлаулы хирургик алымнарсыз гына тормышка ашырыла. КТ ангиографиянең өстенлекләре булып аның тикшеренүләрне амбулатор шартларда 40-50 мин уздырырга мөмкинлек бирә, хирургик алымнар аркасында килеп чыга торган катлаулыклар куркынычын тулысынча читкә ала, пациентка төшә торган нурланыш күләмен киметә.
Нинди очракта пациентка карата РКТ яки МРТ куллану кирәклеген диагност-табиб иң әйбәт хәл итәчәк, ни өчен дисәң, тегесен дә, монысын да кулланырга хәерләрәк булган бик күп шартлар бар. Мисал өчен, РКТ сөякләр, үпкә авыруларын күреп таныганда, бигрәк тә кискен кан савулы баш сөяге – ми җәрәхәтләрен диагностикалаганда, күкрәк һәм корсак куышлыгы, эре кан тамырларының төрле җитешсезлекләрен күреп таныганда бигрәк тә күп хәбәр бирә. Махсус эш станцияләрендә алынган спираль РКТ результатларын эшкәрткәндә алынган өч үлчәнешле сүрәтләр бигрәк тә аермачык күренәләр, һәм шулай ук навигация программасы (виртуаль эндоскопия) ярдәмендә алынган кан тамырларының сүрәтләре сулыш һәм аш кайнату юлларында. Икенче яктан, МРТ баш миенең учак авыруларын, умыртканың (шешләрнең, инсультларның таралган склерозның, диск бүсеренең), буыннарның, мускулларның һәм сеңерләр үзгәрешләрен диагностикалау өчен иң эффектив ысулларның берсе. МРТ шулай ук бавыр авыруларын, аш казаны асты бизенең, бөерләрнең, бөер өсте бизләренең, оча сөяге әгъзаларының (аналык, күкәйлекләр, алгы биз), йөрәк һәм калкансыман бизнең авыруларын күреп өйрәнү өчен дә яраклы. Соңгы вакытта МРТ-ны яралгының тумыштан килгән тайпылышларын, һәм хатын-кызларның бала тудыру алдындагы оча сөягенең үлчәмнәрен төгәлләгәндәгегә бәйле рәвештә тактик мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланалар. Аннан башка, МРТ ярдәмендә кан тамырларын аларга контраст матдә кермиче генә дә күреп танырга була, һәм шулай ук “МРТ-кино”ны тормышка ашырырга була, ягъни әгъзаларны (йөрәк, буыннар, кан тамырлары буйлап кан агышы) хәрәкәттә күреп өйрәнергә була, ә бу авыруларны иртә стадияләрендә үк ачыкларга мөмкинлек бирә.
Томографлар, өстәмә эшче станцияләр һәм архивлау системасы, РКДҮ – дә клиницистларның иң заманча таләпләренә җавап бирәләр, максималь хәбәрлелек тәэмин итәләр, һәм авыруны дәвалауның иң уңайлы ысулын сайлап алырга мөмкинлек бирәләр.

Табибка язылырга
Copyright © 2006-2008
Межрегиональный клинико-диагностический центр
Матрица: создание сайта МКДЦ