сайттан табарга

контактлар

TT  RU  EN

Кан тамырлары хирургиясе

Бүлекчә мөдире - Игантьев Игорь Михайлович – медицина фәннәре докторы, профессор, күп кенә монографияләр, уку әсбаплары авторы, ангиологларның һәм кан тамырлары хирургларының Россия җәмгыяте, Россия флебологлары Ассоциациясенең әгъзасы, кан тамырлары хирургиясе буенча Европа җәмгыяте әгъзасы.

Бүлекчәдә гамәли кан тамырлары юлларының барлык бүлекләренең җитешсезлекләре бклган пациентларны дәвалау уздырыла. Планлы һәм шулай ук гадәттән тыш кан тамырларын торгызу буенча тыгылулар утәләләр. Бүлекчә тәүлек буенча Казанда атнага 2 мәртәбә (дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә) кичектергесез ангиохирургик ярдәмне тормышка ашыра.

Булектә 8 хирург, аларның күпчелеге кан тамырлары хирургиясе өлкәсендә байтак тәҗрибә тупланган, 2 медицина фәннәре кандидаты. Бүлекчәнең хезмәткәрләре кан тамырлары хирургиясенең күптөрле өлкәләрендә фәнни- тикшеренү эшләре белән актив шөгыльләнәләр. Бердокторлык һәм 2 кандидатлык диссертация яклау планлаштырыла. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре үз вакытында үзәк журналларда басылалар. Бүлектә хезмәткәрләре кан тамырлары хирургиясе буенча Россия һәм чит ил конференцияләрендә катнашалар.

Оператив тыгылуларның төрләре

Кан тамырлары хирургиясе үзәгендә кан тамырларына оператив тыгылуларның иң катлаулылары башкарыла: брахиоцефаль артерияләрнең җитешсезлекләре (каротид эндатерэктомия йокы артерияләрен протезлау, йокы-умрау сөяге астындагы, аорта- йокы артерияләрен шунтлау),аорта бозылган (корсак аортасы аневризмы вакытында протезлау һәм резекция, аорта – бифемораль шунтлау) һәм висцераль, бөер артерияләре бозылган (корсак кәүсәсе декомпрессиясе, протез ясау, эндартерэктомия, шунт ясау, бөер артерияләренә протез ясау), кул-аяк артерияләре җитешсезлекләре (шунт ясау һәм протез ясау буенча тыгылулар операцияләр) вакытында, тирәндә ятучы веналар тыгылган – бикләнгән вакытта (тромбоэктомияләр, кава-фильтр-сөзгеч урнаштыру), тирән веналарга торгызу – яңадан торгызу тыгылулары (шунт ясау, клапан-капкач функциясен яңадан торгызу).

Бүлекчәнең өстенлекле юнәлеше булып азяралы, миниинвазив тыгылуларны куллану тора. Мәсәлән, РФ беренче мәртәбә корсак аортасына лапароскопик тыгылуларны башкару планлаштырыла, барып җитәргә кечкенә участокларга тыгылуны уздыру.

Миниинвазив технологияләр бигрәк тә киң веналар җитешсезлекләре вакытында кулланылалар. Бу - лазер техникасыннан файдаланып тыгылулар, склераоблитерацияләр ультратавышлы конроль астында, тиренең аерым тишекләре аша варикозлы веналарны алып ташлау (Мюллер методы). Бүлекчәдә веналарның һәм лимфа тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау комплексы тәкъдим ителә торган флебология кабинеты эшли. Монда варикоз авыруы вакытында барлык заман склеротерапия төрләре үтәләләр. Лимфа шешенүләрен дәвалау кул массажы һәм пневматик компрессия ярдәмендә алып барыла.

Кан тамырларының стена-окклюзирлаулы зарарлануларын дәвалауның иң алдынгы ысуллары киң кулланылалар – бу баллонлы ангиопластика һәм стентирлау. Магистраль (төп) веналарның окклюзирлы зарарлануларын стентирлау яңа юнәлешләрнең берсе булып тора.

Табибка язылырга
Copyright © 2006-2008
Межрегиональный клинико-диагностический центр
Матрица: создание сайта МКДЦ