nursing.jpg«Пациентны тәрбияләү» төшенчәсе үз эченә бик күп мәгънә ала: бу шәфкать туташының хезмәте генә түгел, ә сәләт тә, ул дәвалануга мохтаҗ кеше өчен төп таянычка әйләнергә тиеш. Шәфкать туташларының эшчәнлеген, стандартлаштырып, дөнья күләм дәрәҗә белән тигезләргә теләдек.

 
 
Безгә шул мөһим: пациентны кабул итеп алган палата шәфкать туташы аны дәваланып беткәнче күзәтергә бурычлы. Без әйдәп баручы шәфкать туташы дигән категория дә керттек. Ул палата шәфкать туташлары стандартлар буенча эшлиме, шуны күзәтә. Моннан тыш, эш режимын да үзгәрттек. Хәзерге вакытта өч сменалы график буенча хезмәт күрсәтелә.
 
 
Эш сменасының планы – урта һәм кече медперсоналның һәркайсына аерым билгеләнә. Моның белән бүлек эшчеләре арасындагы элемтәне дә, эшчәнлекне дә көйлибез. Бу персоналга эмоциональ көч килүдән саклый, пациентны тиешенчә карарга мөмкинлек бирә. Шулай ук диагностика процедураларын көтү уртача 25 минутка кимеде, ә пациентны тәрбияләү вакыты 20 минутка артты.
 
 
Документлар да үзгәрде: клиника бүлекләренә шәфкать туташлары өчен пациентны тәрбияләүдә параметрик кәгазь һәм медикаментоз билгеләү кәгазе кертелде. Документларны үзгәртү пациентның сәламәтлек динамикасын, тәүлек әйләнәсе күзәтеп, нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде. Ә инде пациентка киңәйтелгән мониторинг уздыру өзлегүләрне алдан кисәтергә һәм профилактика чаралары күрергә ярдәм итә.
 
 
Пациентларның безнең үзәк турында хәбәрдар булуы шулай ук зур әһәмияткә ия. Үзәк һәм биредә күрсәтелгән хезмәтләр турында тулырак күзаллау булсын өчен палаталарда да мәгълүмат урнаштырылган. 2012 елда мәгълүматлар тулыландырылды:
  1. МКДЦның рәсми сайты;
  2. медицина хезмәтләре һәм товарлар исемлеге;
  3. «Вестник МКДЦ» фәнни-популяр журнал сайты.
 
Пациентлар «Вестник МКДЦ» газетасы белән таныша ала, анда үзәк хезмәткәрләре тормышларындагы вакыйгалар турында сөйли, үзәктәге күңелләренә кереп калган очраклар белән уртаклаша. Шулай ук, шәфкать туташлары хезмәте, пациентларның ихтыяҗын өйрәнеп, гендер, яшь буенча характерланган түбәндәге товарлар төркемен тәкъдим итә: азык-төлек, гигиена әсбаплары һ.б. кирәк-яраклар.
 
 
Көннән-көн яңа алымнар, пациентны тәрбияләүнең яңа стандартлары барлыкка килеп тора. Оештыру эшләрен камилләштерү дә таләп ителә. Пациентка медицина тәрбиясе күрсәтү – кешеләр белән эшләү дигән сүз. Монда аларга җылы мөнәсәбәт булдыру, шул ук вакытта профессиональ һәм сыйфатлы ярдәм итү сорала. Моны үз һөнәренә тугры кешеләр генә эшли ала. Һөнәри осталыкны гына түгел, ә шәфкать туташларының җылысын сизгән пациент үзен ышанычлы кулларга эләктем дип инанып әйтә ала.
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?