МКДЦ поликлиникасы 2010 елның ноябрендә Казан кардиология диспансерының поликлиника бүлеген МКДЦга кушкач оеша.
Поликлиниканың структурасы
Поликлиникада күрсәтелә торган хезмәтләр
Поликлиникада медицина ярдәме күрсәтү тәртибе
Беренчел кабул итү:
Зары булган пациент иң элек яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиника табиб-терапевтына мөрәҗәгать итә, шунда ук тикшеренә. Табиб МКДЦ поликлиникасы кардиологында консультация узарга кирәк дип тапса, белгечкә күренү көне һәм вакыты язылган юллама бирә. Пациент шуның белән МКДЦ поликлиникасына килергә тиеш була.
Пациентларны 2 сменада кабул итәләр: 08.00-14.00 һәм 14.00-20.00
График работы врачей поликлиники (скачать и посмотреть)
Кардиологта консультация узу өчен талонны һәр поликлиникада көн дә бирәләр.
консультация узгач, телефоннан шылтыратып, табиб-кардиологка мөстәкыйль рәвештә языла.
Чакырылыш яшендәге егетләр МКДЦ поликлиникасына ТР Хәрби комиссариаты бүлекләре юлламасы белән җибәрелә, алар шулай ук табибка телефон буенча языла.
Кабат килү:
Табиб-кардиологта тикшеренү узганнан соң, кабат белгечкә эләгү өчен, телефоннан шылтыратып язылырга кирәк.
Пациентларга 10 табиб-кардиолог консультация уздыра, аларның 4се югары квалификация категориясенә ия. Барлык табибларның да «Кардиология» белгечлеге сертификаты бар.
МКДЦ поликлиникасының башка дәвалау оешмаларыннан аермасы
Пациентларга хезмәт яңа модель буенча күрсәтелә, медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләрне 4 модульгә аералар.
Һәр модульдә регистратура, 2 кардиолог бүлмәсе, 2 диагностика кабинеты һәм чират көтү урыны каралган.
Моның уңайлыгы:
Амбулатор хезмәтенең яңа концепциясе:
Пациентларны дәвалауда амбулатор һәм стационар этапларның күчүчәнлеге.
Поликлиника табиблары МКДЦ кардиохирурглары белән тыгыз элемтәдә эшли. Кардиологлар авыруларны операция ясап дәваланырга кардиохирургия бүлегенә юллый. Операциядән соң МКДЦ поликлиникасында аларны күзәтүне дәвам иттерәләр.
Пациентлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган:
Кафе, бисто, поликлиникага керүгә иркен фойе, 2 гардероб, берничә лифт, көтү залында ТV һәм Wi-Fi зоналары бар, холл һәм коридорлар киң, якты.
Поликлиника бүлеге 1 хезмәткәрләре
Поликлиника бүлеге 2 хезмәткәрләре