
МКДЦның кабул итү бүлегендә Казан шәһәре, республика районнары халкына планлы һәм кичектерелмәс медицина ярдәме күрсәтелә.
Кабул итү бүлеге Карбышев ур.,
12а адресы буенча урнашкан.
-
планлы кабул итү «И» блогының 1 катында
-
кичектерелмәс кабул итү «Г» һәм «В» блокларының 1 катында
-
(843)2-911-102 эш көннәрендә 08.00-16.00 сәгатьләрдә
-
(843)2-911-105 эш көннәрендә 16.00-08.00 сәгатьләрдә
Ял һәм бәйрәм көннәрендә – тәүлек әйләнәсе
Эш вакыты:
-
Кичектерелмәс ярдәмгә мохтаҗ пациентлар тәүлек әйләнәсе кабул ителә
-
Планлы госпитализация эш көннәрендә 08.00-11.00 сәгатьләрдә алып барыла.
Кабул итү бүлеге структурасы
-
Кискен миокард инфаркты белән ятучылар («В» блогы)
-
ОНМК (баштагы кан әйләнеше кискен бозылу) һәм башка кичектергесез күрсәткечләр белән килгән авырулар («Г» блогы) Г»)
Кабул итү бүлегендә кичектерелмәс ярдәм түбәндәге очракларда күрсәтелә:
-
кардиология
-
кардиохирургия
-
кан тамырлары хирургиясе
-
неврология, нейрохирургия
-
абдоминаль хирургия
Кабул итү бүлегендә медицина ярдәме күрсәтү тәртибе:
Кичектерелмәс ярдәм
Ашыгыч медицина ярдәме буенча килгән, дәвалау-профилактика оешмасыннан (ЛПУ) алынган юлламасы булган пациентларга түбәндәге көннәрдә күрсәтелә:
-
көн саен – кискен коронар тайпылышлар булган кешеләргә («В» блогы, «приемный покой»)
-
баштагы кан әйләнеше кискен үзгәргән, баш миендәге кан юлларында кискен тайпылышлар булган, йөрәк үткәрүчәнлеге кисәк бозылган
очракларда («Г» блогы, «приемный покой»)
-
дүшәмбе – абдоминаль хирургия, кан тамырлары хирургиясе («Г» блогы, «приемный покой»)
-
шимбә – кан тамырлары хирургиясе («Г» блогы, «приемный покой»)
Планлы госпитализация
МКДЦ белгечләре алдан уздырган сайлау һәм «Госпитализация көтү кәгазе»нә язылу нигезендә тормышка ашырыла.
Пациентның үзе белән булырга тиеш:
-
Яшәү урыны буенча теркәлгән дәвалау-профилактика оешмасыннан (ЛПУ) алынган «Госпитализациягә юллама»
-
Табибта консультация узганда бирелгән «Белешмәлек» («Памятка») буенча әзерләнгән лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр нәтиҗәләре.
-
паспорт, ОМС полисы, СНИЛС.