МКДЦ

2013-12-26-01.jpg

Казан – тарихи-мәдәни мирасы бай булган, гореф-гадәтләрне саклап яши торган шәһәр. 2005 елда үзенең 1000 еллыгын билгеләп узды.

Россиянең иң эре икътисади, сәяси, фәнни, сәнәгать, спорт һәм мәдәният үзәкләренең берсе дә әле ул.:

  • Машина төзелеше, химия, нефтехимия, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендә 150дән артык предприятие;
  • 9 театр һәм 34 дәүләт музее;
  • 44 югары уку йорты.

 

Казан – Медицина мәктәбе гореф-гадәтләренә нигезләнгән сәламәтлек саклау үзәге.

Шәһәрдә 120 дәвалау-профилактика учреждениесе эшли.

 

Казан медицина мәктәбе

2013-12-26-02.jpg

Казан медицина мәктәбенең тарихы 1814 елда Казан университетында ачылган медицина факультетына барып тоташа. Алга таба ул Идел буе төбәгендә медицина өлкәсендә кадрлар әзерләү үзәгенә әйләнә.

Казан медицина мәктәбе белән Груздев, Миславский, Бехтерев, Вишневский, әтиле-уллы Медведевлар кебек танылган кешеләрнең исеме бәйле.

 

1890 елда Казанда беренче мәртәбә нейрохирургик операция ясала.

1960 елларда башта – өченче, аннары алтынчы шәһәр хастаханәсе базасында ясалма кан әйләнеше белән кардиохирургик операцияләр уздырыла.

 

 

 

МКДЦ тарихы

1969 ел. Казан шәһәре советының Башкарма комитеты «600 ятакка исәпләнгән хастаханә төзү өчен җир участогы бирергә» дигән № 176 карар чыгара.

1987 ел. Төзелеш башлана. Проектның гомуми мәйданы 78 266 кв.м. була.

1999 ел. МКДЦның диагностика бүлекләре (Г, Д, В блоклары) кулланылышка тапшырыла. Корылмаларның гомуми мәйданы – 14 799 кв.м.

2004 ел. «И» терапия корпусы ачыла. Гомуми мәйданы – 6 272 кв.м.

2004 ел, 30 декабрь. РФ Дәүләт экспертизасы МКДЦ корылмаларын реконструкцияләргә һәм үзгәртергә рөхсәт бирә. Яңартылган проектның гомуми мәйданы – 60,080 мең. кв.м.

2006 ел, 27 июль. Хирургия комплексы һәм административ-хуҗалык корылмалары ачыла («А», «Б», «К» блоклары, парамедицина хезмәте, хуҗалык эшләре урыны)

2010 ел. Сәламәтлек саклау дәүләт учреждениесе булган «Казан кардиология диспансеры» МКДЦга кушыла, «Консультация-диагностика поликлиника»сы ачыла. (ТР ССМның 04.10.2010 елда чыккан № 1247 боерыгы)

2012 ел. МКДЦ базасында ТР Баш кан тамырлары үзәге реконструкцияләнә һәм тантаналы төстә үз ишекләрен ача.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?