treatment.jpg

 

МКДЦ – югары технологияле медицина үзәге, йөрәк, баш мие кан тамырлары авырулары, магистраль һәм периферия кан тамырларындагы тайпылышлар булганда ярдәм күрсәтү буенча махсуслашкан.

Ел әйләнәсе үзәктә медицина күзәтүе узган һәм дәваланган пациентлар саны 125 меңгә җитә, ясалган операцияләр 5 меңнән арта. 2,5 мең операция – йөрәк һәм кан тамырларына, 900дән артыгы – баш һәм арка миенә һәм 700 абдоминаль операция ясала.

2011 елдан МКДЦ белгечләре Татарстанда беренчеләрдән булып йөрәкне күчереп утырту буенча операция ясый башладылар. Гомуми күләмдәге хирургия катнашлыгының 80% план буенча уздырылса, 20% – кичектергесез ясалган операцияләр.

Үзәктә миокард инфаркты, кискен инсульт булганда югары технологияле ярдәм күрсәтелә, дөньякүләм күрсәткечләргә тиң дәвалау уздырыла. МКДЦ базасында ТР Баш кан тамырлары үзәге эшли. Поликлиникада Казан халкына кардиология юнәлешендә консультация алып барыла.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?