Театр чишенү бүлмәсеннән башланган кебек, югары технологияле медицина үзәге парковкадан башлана. МКДЦга килгәндә машинагызны урам ягындагы автомобиль кую урынында калдыра аласыз. Узып йөрү юллары киң, урын күп – барысы да безгә килүчеләргә уңайлы булсын дип һәм җәяүлеләрнең иминлеген уйлап эшләнгән.
МКДЦ көн саен Руф-Клиник («передвижная тележка») хезмәте эшли. Бүлектән чыкмыйча гына азык-төлек һәм беренчел кирәк-ярак товарлары сатып алырга мөмкин.
Руф-Клиник – (күчеп йөри торган кибет)
Дүш.-якш.
Эш сәгате: 9:00 – 17:00
Тел. +7 (843) 258-17-39
Сот. +7 (960) 048-17-39
Тормыш рәвешегез кызулануны таләп итә, берьюлы берничә урында булырга кирәк икән, «Консьерж-сервис» хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Иң яхшы кинопремьералар турында мәгълүмат бирербез, самолетка билет алырбыз, кирәкле кәгазьнең күчермәсен әзерләп куярбыз, сез әйткән адрес буенча чәчәк илтербез. Үтенечегез ышанып тапшырсагыз, җиренә җиткереп башкарырбыз.
Консьерж-сервис (А блогы холлы, 1 кат)
Эш сәгате:
Дүш.-якш. 8:00 – 20:00
Тел. (843)291-11-27
«Консьерж-сервис» тәкъдим иткән хезмәтләр турында тулырак укырга