b_400_200_16777215_00_images_about_administration_4979.jpg

Рөстәм Наил улы Хәйруллин
 
Биография
 
1972 елның 11 октябрендә Казанда туа.
 
1996 ел – Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше»  белгечлеге буенча тәмамлый. 
 
1996 ел – Казанда Н.П.Медведев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге каршында хирургия авырулары №2 кафедрасында клиник ординатура.  
 
1997-1998 еллар – Мәскәүдә А.Л.Мясников исемендәге кардиология фәнни-өйрәнүләр институтында «Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе» белгечлеге буенча максатчан клиник ординатура.
 
1998-2001 еллар – Мәскәүдә Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексында максатчан клиник аспирантура.
Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегендә дежур табиб һәм Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтының кичектергесез кан тамырлары хирургиясе бүлегенең дежур бригада ассистенты.
 
А.Л.Мясников исемендәге кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегендә операциядән соң инфекцион һәм  инфекцион булмаган этиологиядәге өзлегүләр күзәтелгән авырулар өчен җаваплы.
 
2001-2002 еллар – Мәскәүдә Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексында стажировка.
 
2003-2004 еллар – МКДЦ кардиохирургия бүлеге табибы.
2004 ел – «Авиатөзелеш районының консультация-диагностика үзәге» ЯАҖ үсеш буенча баш табиб урынбасары.
2004 елдан – МКДЦ генераль директоры.
 
Медицина фәннәре докторы
 
МКДЦ йөрәктә ишемия авырулары кардиологиясе юнәлеше җитәкчесе
 
Татарстан Республикасының атказанган табибы
 
Микрохирургия эш коралы уйлап тапкан өчен РФ Патенты иясе
 
Өйләнгән, ике ул һәм кыз тәрбияли
 
Мавыгулары: көнчыгыш көрәш төрләре.
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?