Наталья Юрий кызы Стекольщикова
Биография
1970 елның 3 апрелендә Кыргызстан ССРда Ош шәһәрендә туа.
1994 ел – Тернополь дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый.
1996-1997 еллар – Икенче Ташкент дәүләт медицина институтының («ГлавТашкентСтрой» медсанчасть базасында) терапия кафедрасында интернатура.
1997-2004 еллар – Ташкент «ГлавТашкентСтрой» медсанчасте анестезиология һәм реаниматология бүлеге табибы, анестезиолог-реаниматолог.
2004-2007 еллар – Ташкент Үзәк клиник хастаханәсе №2 анестезиология һәм реаниматология бүлеге табибы, анестезиолог-реаниматолог.
2007 елның маеннан – МКДЦ анестезиология һәм реаниматология №2 бүлеге табибы, анестезиолог-реаниматолог.
2013 елның январеннан – МКДЦ анестезиология һәм реаниматология №2 бүлеге мөдире.
2016 елдан – медицина тармагы буенча генераль директор урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Югары квалификацияле табиб, анестезиолог-реаниматолог
Табиб-кардиолог
Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе Мактау грамотасы (2009), ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәт хаты (2012) белән бүләкләнгән.
Кияүдә, ике кыз тәрбияли.