Казан кардиохирургия мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә…
Р.К.Джорджикия, Г.И.Харитонов, А.Р.Садыйков, И.И.Вәгыйзов, М.Н.Мөхәрәмов, Н.М.Гыйльфанов, И.В.Абдулҗанов
Хирурглар алып барган көрәштә авырулар гына үлә.
Әмма синең кулыңда кемнеңдер йөрәге тибүдән
туктаган һәм гомер кыл өстендә торган мизгелдә, аны
саклап калу өчен, ничәмә-ничә мәртәбәләр барысын да
бирергә әзер буласың! Ярты гомереңне. Бөте
гомереңне. Ләкин берәү дә алмаша алмый.
Николай Михайл улы Амосов
«Уйлар һәм йөрәк»
1963 елда 6нчы шәһәр хастаханәсе базасында Н.П.Медведев тырышлыгы белән йөрәге һәм кан тамырлары авыру булган кешеләр өчен 12 ятак куела.
Әлеге бүлектә беренче һәм уңышлы операция 1963 елның 15 апрелендә профессор Н.П.Медведев тарафыннан 26 яшьлек пациентка сул йөрәгалды-карынчык тишеме тараю, ягъни ревматик митраль стеноздан ясала.
Беренче үрнәк кардиохирургик операцияләр Казанда 1958 елда академик А.А.Вишневский башкаруында 3нче шәһәр хастаханәсе базасында уза. Озакламый Казан дәүләт медицина институтының госпиталь хирургиясе №2 кафедрасы мөдире, профессор Н.П.Медведев йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча махсус курс узу өчен Мәскәүгә академик А.В.Вишневский исемендәге хирургия институтына җибәрелә.
1963 елда алда әйтелгән кафедра белән хирургия хезмәте Казанның 6нчы алтынчы шәһәр хастаханәсенә күчерелә.
Беренче ел эшләү дәверендә үк 44 операция ясала. Шуларның 21е ябык митраль комиссуротомиядән, кешегә 24% үлү куркынычы янаганда ясала. Хирурглар бармаклары белән эш итә. Дюбо дилататоры ике очракта гына файдаланыла һәм, ни кызганыч, бу пациентлар үлә. Өч авыруның сул йөрәгалды-карынчык тишемен, кальциноз булу, ягъни организм тукымаларына кальций утыру сәбәпле зурайта алмыйлар (пациентларның икесе үлә). Тагын бер сырхауның гомере баш мие кан тамырлары тромбоэмболиясеннән өзелә. Тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеге күзәтелгәндә ачык артериаль юлны бәйләп кую, Фалло тетрадасы белән очрашкан авыруларга Блелок-Тауссик анастомозы уздыру, кан тамыры трансплантаты кулланып Вишневский-Донецкий операциясе ясау – һәммәсе дә тормышка ашырыла. Шулай ук варикоз авыруыннан 12 флебэктомия һәм 1 мәртәбә янбаш-бот аллошунтлавы үткәрелә.
964 елның 21 апрелендә чамалы гипотермия диагнозы куелган 5 яшьлек малайның йөрәгалды бүлгесен кечерәйтү максатыннан бик уңышлы операция ясала. Шуны искәртү мөһим: бу елларда инструменталь диагностика камиллектән ерак тора, организмны гипотермик саклау, анестезиологик тәэмин ителеш буенча тәҗрибә туплана гына, ясалма кан әйләнеше аппаратлары да иске була, оксигенаторлар, операция урынын тегү материаллары, мониторлар һ.б. юк, һәркайсы башлангыч кына ала әле.
Клиника табиблары исә, вакытка карамыйча, эксперимент буларак операциянең техник алымнарын эшлиләр, гипотермик саклау, ясалма кан әйләнешен өйрәнәләр, тәҗрибә туплыйлар, стажировкалар узалар, авыр хәлдәге авыруларның да гомерен саклап калу өчен көрәшәләр.
1967 елда карынчыкара бүлге кимчелеген бетерү өчен ясалма кан әйләнеше шартларында 5 яшьлек малайга операция ясала.
Ясалма кан әйләнеше шартларында беренче операцияләр
1970 елда 30 урынга исәпләнгән махсуслаштырылган кардиохирургия бүлеге ачыла. Анда ачык артериаль юл, йөрәгалды бүлгесе җитешсезлеге, карынчыкара бүлге кимчелеге, үпкә кан юлларында була торган өлешчә аномаль дренаж, үпкә артерияләре стенозы, Фалло тетрадасы, аорта коарктациясе кебек диагнозларны уңышлы дәвалыйлар, паллиатив операцияләр дә ясала. Яшәү дәверендә барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеген төзәтү, йөрәк блокадасы булганда кардиостимулятларны алыштыру буенча да уңышлы эш башлана.
1983 елда госпиталь хирургиясе №2 кафедрасы мөдире һәм клиника җитәкчесе итеп профессор Н.П.Медведевның талантлы укучыларыннан берсе, аның улы доцент В.Н.Медведев билгеләнә (1986 елда ул докторлык диссертациясе яклый).
В.Н.Медведев
Профессор В.Н.Медведев күзәтчелеге астында организмны гипотермик юл белән саклау алымнары уйлап табыла һәм гамәлгә кертелә. Тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеген дәвалауда чамалы һәм тирәнтен гипотермия (организмда җылылык балансын үзгәртү) кулланыла башлый.
1980 елда йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенә Америкада җитештерелгән «Pemco» ясалма кан әйләнеше аппараты кайтартыла. Оксигенлаштыру өчен күп мәртәбә кулланырга мөмкин булган күбекле оксигенаторлар – канны кислородка туендыру җайланмасы файдаланыла. Бу операцияләр диапазонын киңәйтергә булыша. 1993 елда «Gambro» (Швеция) аппараты кайта, монда исә бер мәртәбә кулланыла торган мембран оксигенаторлар куела һәм бу кардиохирургик операцияләрнең нәтиҗәсен сизелерлек яхшырта.
1992 елда бүлек Казан йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге итеп үзгәртелә һәм 75 урынга исәпләнә. 1995 елда аңа профессор Н.П.Медведев исеме бирелә. 25 ятак тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге белән туган авырулар өчен исәпләнсә, 50 урын яшәү дәверендә йөрәк эшчәнлеге какшаган, ишемия авырулы, йөрәк тибеше бозылган, магистраль кан тамырлары сырхаулары булган пациентларга карала. Шулай ук рентгенхирургия күзәтүе, ясалма кан әйләнеше лабораторияләре ачыла.
1993 елда үзәктә беренче мәртәбә аорта-коронар шунтлау операциясе ясала.
1997 елда аорта клапанын протезлау, Бентал операциясе уздырыла. Эшләп торган йөрәккә тәүге мәртәбә коронар шунтлау үткәрәләр.
ХХ гасыр ахырына кадәр Н.П.Медведев исемен йөрткән әлеге үзәктә Фалло тетрадасын коррекцияләү, йөрәк клапаннарын протезлау һ.б. шундый операцияләр ясау гадәти хәлгә әйләнә.
1995 елда Родион Нахапетов хәйрия фонды ярдәме белән Американың Стэнфорд университетыннан профессор Брюс Райц җитәкчелегендә кардиохирурглар һәм анестезиологлар бригадасы килә. Алар йөрәк зәгыйфьлеге белән туган балаларга операция уздыра. Әлеге эшлекле сәфәр бездә кардиохирургиягә яңа технологияләр кертүгә зур этәргеч бирә.
1996 елда үзәк хезмәткәрләре Әнвәр Садыйков белән Илдар Вәгыйзов Стэнфорд университетына – дөньядагы әйдәп баручы кардиохирургия клиникасына стажировкага бара. 2001 елда Италиянең Бергамо шәһәрендә урнашкан Европа кардиохирургия мәктәбендә тәҗрибә туплыйлар.
1994 елда Казан кардиохирургия мәктәбен тәмамлаган, кафедра доценты Леонид Михайл улы Миролюбов 6нчы хастаханәдән Республика балалар клиник хастаханәсенә күчә һәм йөрәк зәгыйфьлеге белән туганнар өчен ачылган кардиохирургия бүлеге җитәкчесе итеп куела. Бүген биредә йөрәгендә һәм эре кан тамырларында катлаулы тайпылышлар булган сабыйларга киң спектрда кардиохирургик операцияләре ясала.
2000 елдан КДМУның икенче санлы хирургик авырулар кафедрасы белән Н.П.Медведев исемендәге Казан йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәген доцент Роин Кондратий улы Джорджикия җитәкли.
2000 елда клиникада йөрәк һәм кан тамырларына 654 операция ясала. Шуларның 174е – тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеге, 150се– яшәү дәверендә хасил булган йөрәк җитешсезлеге һәм йөрәктәге ишемия авырулары, 112се – йөрәк ритмы бозылу сәбәпле, 218е – кан тамырларына ясалган операцияләр. Ачык йөрәккә чамалы гипотермия шартларында – 122, ясалма кан әйләнеше ярдәмендә 120 операция башкарылган. Операциядән соң үлүчеләр 3 процентны тәшкил итә.
2000 елдан клиникада тумыштан килгән яки соңрак пәйда булган йөрәк зәгыйфьлеген дәвалауда мини-инвазив хирургия катнашлыгы кулланыла башлый, хирургия алымнарын сайлау методы уйланыла.
Әлеге эшнең нәтиҗәсе – Р.К.Джорджикиянең докторлык диссертациясе. Ул мини-инвазив кардиохирургия катнашлыгы проблемаларын өйрәнә. Бу мәсьәлә хәзерге вакытта да актуальлеген югалтмый, чөнки операция ясаганда мөмкин кадәр кимрәк имгәнү алу һәм косметик яктан югары күрсәткечкә ирешү таләпләре арта гына.
2006 елда үзәк хезмәткәрләре барысы да диярлек МКДЦга күчә. 2004 елдан аны белгечлеге буенча кардиохирург, Россия медицина фәннәре академиясе галиме Ринат Акчуринның шәкерте, медицина фәннәре кандидаты Р.Н. Хәйруллин җитәкли.
Һәркайсы 40ар урынга исәпләнгән ике кардиохирургия бүлеге оештырылган. Кардиохирургия №1 йөрәктәге ишемия авырулары һәм алар хасил иткән өзлегүләрне хирургик юл белән дәвалауда махсуслаша. Кардиохирургия №2 бүлегендә өлкән кешеләрдә очрый торган йөрәк зәгыйфьлеге, магистраль кан тамырларындагы тайпылышлар, йөрәк ритмы бозылу кебек авыруларны хирургия ярдәмендә дәвалыйлар.
Россиядәге иң яхшы җиһазландырылган операцион блоклардан саналган, заманча матди-техник база, соңгы таләпләргә туры килгән чимал белән тәэмин ителеш булдырылган МКДЦ, югары әзерлекле, тәҗрибәле белгеч-кардиохирурглар, катнаш белгечләр белән бергә, Татарстан һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләргә кардиохирургия ярдәме күрсәтүдә югары сыйфатка ирешергә мөмкинлек тудыра.