Казан нейрохирургиясе – В.М.Бехтеревтан башлап бүгенге көнгә кадәр.

В.И.Данилов, О.И.Дорофеева

1897 елның ноябрендә Санкт-Петербургта Хәрби-медицина академиясенең нерв авырулар кафедрасы профессоры Владимир Михайл улы Бехтерев нерв авырулар клиникасының яңа бинасында невропатология хирургиясе бүлеге ача, ул 20 ятакка исәпләнә (операция ясау, бәйләвечләрне алыштыру һәм операциядән соң авыруларга яту өчен палаталар карала). Бу дөньяда нейрохирургия буенча махсуслашкан тәүге бүлек була.

В.М.Бехтерев медицина тарихында беренчеләрдән невропатологияне «хирургизацияләштерә». Ул болай дип яза: «...хирург бурычлы… авыруны дөрес итеп танып-белү һәм операциянең ничек узуы өчен җаваплы буларак белем тупларга тиеш яки невропатологлар үз белгечлекләре кысаларында хирургия алымнарын нигезле итеп өйрәнсен һәм аларны эш барышында үзләре куллансын» (Миронович Н.И.1964; Кондаков Е.Н.2006).

1905 елда америкалы нейрохирург Г.Кушинг хирургларны «неврологизацияләү» кирәк дип белдерә. Нәтиҗәдә, ХХ гасыр башында яңа белгечлек барлыкка килә – хирургик невропатология яки нейрохирургия.

В.М.Бехтерев, үзәк һәм периферия нерв системалары авыруларыннан интеккән кешеләргә хирургик ярдәм күрсәтүдә, беренче нейрохирургия бүлеге, нерв системасы зыян күргәннәр өчен госпиталь, махсуслашкан институт ачуда һәм бу юнәлештә яңа белгечләр әзерләүдә башлап йөреп, актив катнашып, Россиядә нейрохирургиягә нигез салучы буларак таныла.

 

2013-12-26-01.jpg
Профессор В.М. Бехтерев

 

Владимир Бехтеревның невропатология белән хирургияне берләштерү идеясе Казан университетында эшләү дәверендә (1885 – 1893 еллар) туа. Билгеле, әлеге хәл очраклы гына килеп чыкмый. Шушы чорда университетта морфология, физиология һәм нерв системасы тайпылышларын җентекләп өйрәнү өчен шартлар да, матди нигез дә була. Бу елларда Казанның анатом, физиолог, морфолог һәм клиницист мәктәпләре бөтен дөньяга таныла. Анатомия кафедрасын үз фәнен биш бармагы кебек яхшы белгән һәм искиткеч лектор, профессор А.М.Фортунатов (1891 – 1904) җитәкли. Аны исеме дөньяга мәгълүм анатом В.Н.Тонков (1905 – 1915) алыштыра. Гистология кафедрасы белән нейроген теориягә нигез салучыларның берсе К.А.Арнштейн (1871 – 1903) идарә итә. Физиология кафедрасының фәнни һәм укыту эшләрен физиолог Н.О.Ковалевский белән гистолог К.А.Арнштейнның шәкерте профессор Н.А.Миславский (1891 – 1909) алып бара. Аның да даны дөньяга таралган. 1887 елда профессор Д.П.Сколозубов җитәкчелегендә (1887 – 1892) нерв авырулар клиникасы ачыла. Анда медицина факультеты студентлары системалы рәвештә лекцияләр курсы тыңлый, авыруларны үз күзләре белән күрәләр, өйрәнәләр. Нерв системасы хирургиясен үстерүдә Казанның күренекле профессор-хирургы Лев Левшин да күп көч куя. «Теоретикческая, оперативная и клиническая хирургия» курсын узганда ул баш имгәнүләрен һәм авыруларын аерым-аерым, тирәнтен өйрәнергә тәкъдим итә.

 

2013-12-26-02.jpg
Казан Император университеты

 

Л.Л.Левшин баш хирургиясе буенча чит ил белгечләре: Бергн, Дзирне, Кохер, Винтер, Краузе, Бинсвангер, Фогт, Эсмарх, Кройлейн һ.б. хезмәтләренә җитди анализ ясый. Шуларга нигезләнеп, нейрохирургия буенча рус телендә «Повреждения и заболевания покровов черепа и лица» (1902) һәм «Повреждения черепа» (1903) дигән кулланмалар яза.

В.М.Бехтерев тәкъдиме белән 1892 елның 29 маенда Казанда Россиядәге дүртенче невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте оеша. Беренче рәисе итеп үзе сайлана, оешма әгъзалары арасында, невропатолог һәм психиатрлардан тыш, Казанның танылган хирурглары А.М.Малиновский, В.И.Разумовский, А.В.Вишневский кебек белгечләр дә була.

Шушы елның көзендә Мәскәү университеты профессоры А.Я.Кожевников һәм В.М.Бехтерев тәкъдиме белән Казан университетының нерв авырулар кафедрасы мөдире итеп өметле яшь галим Ливерий Осип улы Даркшевич (1892 – 1917) сайлана. Ул кыска вакыт эчендә шушы еллар өчен югары дәрәҗәдәге неврология клиникасы торгызуга ирешә, анда нейрохирургия операцияләре ясала башлый (Попелянский Я.Ю., 1976).

 

2013-12-26-03.jpg
Профессор Л.О. Даркшевич
2013-12-26-04.jpg
Казан университетыны, «Иске клиникасы».
Беренче катында нерв авырулар клиникасы урнаша

 

Университетта галим җитәкчелегендә алып барылган тикшерү эшләре талантлы яшьләрдә дә кызыксыну уята. 1893 елның февралендә узган невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыятенең беренче утырышында ук хирург Л.А.Малиновский «Үзәк нерв системасын хирургия юлы белән дәвалау» мәсьәләсен күтәреп чыга. Докладны В.М.Бехтерев югары бәяләп кенә калмый, нерв системасы хирургиясенең киләчәге зур дип тә ассызыклый. Ул хирург һәм невропатологларны барлык юнәлешләрдә дә бергәләшеп эшләргә чакыра: периферия нерв системасы хирургиясе, нейроонкология, тумыштан килгән тайпылышлар хирургиясе, баш сөяге-ми һәм умырткалыкка нисбәтле имгәнүләр, умыртка баганасы дегенератив-дистрофик имгәнү алып нерв очлыклары кысылу һ.б.

Әйе, нейрохирургия хирурглардан башка үсеш кичермәс тә иде. Аларның күбесе бит вакыт-вакыт баш сөяге белән баш миенә дә операция ясый. Ләкин ХIХ гасыр ахырында эшләгән Казан хирургларыннан бары тик В.И.Разумовский гына үзен нейрохирургиягә багышлый.

27 яшьлек Василий Иван улы Разумовский, Медик-хирургия академиясенең (Санкт-Петербург) патологик-анатомия лабораториясендә профессор Н.П.Ивановский җитәкчелегендә «К вопросу об атрофических процессах в костях после перерезки нервов» дигән темага уңышлы төстә диссертация яклап, 1885 елда Казанга кайта. Автор беренчеләрдән булып нерв системасының трофик йогынты ясау ихтималын әйтә һәм бу юнәлеш киләчәктә Л.А.Орбели, А.Г.Молотков һәм башкаларның хезмәтләрендә үсеш ала.

 

2013-12-26-05.jpg
Профессор В.И. Разумовский

 

В.И.Разумовский, прозектордан хирургия кафедрасы мөдире (1896 – 1909) дәрәҗәсенә күтәрелеп, Россиядә беренчеләрдән булып системалы төстә гамәли нейрохирургия белән шөгыльләнә. Аның профессор, менә дигән диагност һәм неврологиягә хирургия алымнарын кертүне алга сөргән Л.О.Даркшевичның нерв авырулары клиникасында алып барган эшчәнлеге аеруча уңыш казана. 1893 елда, Россиядә беренче булып, джексон һәм кожевников эпилепсияләреннән Горслей операциясе (экстирпация уздыра, ягъни баш мие кабыгының кайбер өлешләре кисеп алына) ясый. 1902 елда ул 9 авыруны дәвалау вакытында ясаган нәтиҗәләре белән уртаклаша. «К вопросу о хирургическом лечении корковой эпилепсии (травматической и нетравматической)» дигән хезмәтендә профессор В.И.Разумовский болай дип яза: «Узган гасырның туксанынчы еллар башында профессор  Л.О.Даркшевич белән бу операцияне ясарга керештек. Теләгебез – әлеге мәсьәлә буенча материал туплау. Техника да, операциягә күрсәтүләр дә юк.  Эпилептоген үзәкләр булу да икеләнү уята иде».В.И.Разумовский по праву может быть назван пионером нейрохирургии в нашей стране. Уже в 1895 г., оперируя на головном мозге,  он усовершенствовал методику костно-пластической трепанации и для выполнения ее предложил специальные желобоватые долота, существенно   облегчившие   технику  доступа. Впервые в  России им выполнена экстирпация гассерова узла (1903) при невралгии тройничного нерва. Им же в 1908 г. на VIII съезде российских хирургов было сделано сообщение об успешном пересечении чувствительной порции корешка тройничного нерва (операция Фрежера, 1904), названного "физиологической экстирпацией". В.И.Разумовский первым из российских хирургов внедрил в клинику этот метод и в своей нейрохирургической практике не раз к нему   возвращался. Впервые   в   России (1909) им выполнена алкоголизация гассерова узла (с целью профилактики трофических нарушений роговичной оболочки) у больного с невралгией тройничного нерва на стороне  одного  видящего глаза.

В.И.Разумовскийны илебезнең нейрохирургия пионеры дип әйтергә мөмкин. 1895 елда ук инде, баш миенә операция ясаганда, ул сөяк-пластик трепанация методикасын үзләштерә һәм аны тормышка ашыру өчен махсус әсбап – сөяк тукыманы кисү коралы (желобоватое долото) кулланырга тәкъдим итә. Бу эшне күпкә җиңеләйтә. Россиядә беренче мәртәбә шушы әсбап белән, өч тармаклы нерв невралгиясен дәвалау максатында, өч япьле нерв төененә экстирпация (1903) уздырыла. 1908 елда В.И.Разумовский, VIII Россия хирурглары съездында әлеге операция турында чыгыш ясаганда, өч тармаклы нерв кабыгының сизгерлеге хакында сөйли һәм соңрак бу ысул физиологик экстирпация дип атала башлый. Табиб безнең ил хирургларыннан беренче булып клиникага әлеге алымны кертә һәм үзенең нейрохирургия практикасында да күп тапкырлар куллана. Россиядә (1909 ел) табиб тарафыннан тәүге тапкыр өч тармаклы нерв невралгиясеннән интеккән авыруның өч япьле нерв төененә алкоголизация үткәрелә, ягъни тукымага спирт җибәреп дәвалау алымы файдаланыла. Бу мөгез-пәрдәдә (күз алмасының үтә күренмәле алгы өлешендә) трофик үзгәрешләргә каршы профилактика максатыннан эшләнә.

Периферия нерв системасы бу чорда Казан клиницистлары һәм физиологларының игътибар үзәгендә була. 1900 елда Н.А.Миславский, аннары инде 1903 елда И.Л.Левин да төрле нервларны теккәндә, тәҗрибә рәвешендә, функциональ яктан алыштыру мөмкинлеген күрсәтә. Бераз соңрак (1909 елда) И.П.Цыпкин теккәннән соң нерв тамырчыгы үткәрүчәнлеген һәм рефлексларын кайтарып булуны дәлилли. 1904 елда IV Россия хирурглары съездында В.И.Разумовский «Об отдаленных результатах операций на нервах при невралгиях» дигән темага чыгыш ясый. Докладында үз тәҗрибәсе белән уртаклаша: тукымага спирт кертүе яки невралгия һәм каузалгияне хирургия юлы белән дәвалаганда аны аппликация максатында файдалануын әйтә. Бу хакта ул танылган француз неврологы Сикарга (1907 ел) караганда өч ел алдан белдерә. Тик фаразның өстенлеген Сикарга язалар.

В.И.Разумовскийның Казандагы эшчәнлек чоры 1909 елда төгәлләнә – табибны яңа ачылган Саратов университетына ректор итеп җибәрәләр, анда медицина факультеты оештыру вазыйфасы йөкләнә. В.И.Разумовский Казандагы нейрохирургия өлкәсендәге эшчәнлеге турында «Новейшие данные по черепно-мозговой хирургии» монографиясендә яза. Әлеге хезмәт «Русская хирургия» (С.-Петербург, 1913) күп томлы кулланманың X махсус саны булып нәшер ителә. Нигездә, Россиядә бу – баш мие нейрохирургиясе проблемаларын системалы төстә яктырткан беренче монография (Шиловцев С.П., 1958).

 

2013-12-26-06.jpg
Профессор А.В. Вишневский

 

1910 елдан В.И.Разумовскийның Казандагы нейрохирургия буенча эшчәнлеген, соңрак данлыклы хирург һәм академик булачак, Александр Васильевич Вишневский дәвам итә. Ул 1899 елда Казан университетын тәмамлый, дүрт елдан профессор Н.А.Миславский лабораториясендә «О периферической иннервации прямой кишки» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. А.В.Вишневский нейрохирургия белән иртә кызыксына башлый. Беренче язылган фәнни эшләре арасында «Топография мозжечка» һәм «К технике костно-пластического производства радикальной операции лобной пазухи» (1908) дигәннәре аерым игътибарга лаек. 1911 елда «Несколько слов по поводу видоизмененной обычной техники краниотомии» дигән хезмәте языла һәм автор анда баш сөягендәге җитешсезлекләрне алдан әзерләнгән махсус пластинка белән томаларга тәкъдим итә. Бу медицина әдәбиятында трансплантологиядә куллану өчен тукымалар банкы булдыру турында тәүге тапкыр телгә алынган сүзләр санала.

1910 елның көзендә, Парижда нерв системасы авыруларын хирургия юлы белән дәвалаган клиникаларда стажировка узып кайткач, А.В.Вишневский неврология клиникасының консультант-хирургына әйләнә. Клиниканы профессор Л.О.Даркшевич җитәкли, ул үзе үзәк һәм периферия нерв системалары авыруларын хирургия ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнә. Шул чагында ул әйткән тәкъдимнәр хәзерге көндә дә актуаль кала. Аның фикеренчә, баш яки арка миенә операция ясау өчен җентекләп топик диагностика уздырырга, авыруга индивидуаль якын килергә кирәк һәм эш процессы алдан алынган мәгълүматларга нигезләнергә тиеш. А.В.Вишневский операциягә, клиник сурәтен тирәнтен өйрәнгәч, сырхауны яхшылап тикшергәч, күзәткәч, авыру һәм операция тәртибе турында талантлы невролог, профессор Л.О.Даркшевич белән киңәшләшкәч кенә керешә. Хирург белән неврологның килешеп эшләве хезмәтнең нигезенә әйләнә һәм моны А.В.Вишневский гел әйтеп килә.

Л.О.Даркшевич (1910 – 1912) клиникасында эшләү дәверендә беренче өч елда А.В.Вишневский тарафыннан гадәти булмаган күләмдә нейрохирургия операцияләре ясала: 14 остеопластик краниотомия, 20дән артык баш мие карынчыгы пункциясе, 2 операция невролиздан (нервны җөйдән чыгару) билгеләнә, ике авыруның арка миеннән шеш алына һ.б. Кайберләре буталчык характерда була (баш миендәге тармаклы ангиоманы алып ташларга, туберкуломаларны юк итәргә, баш сөягендәге җәрәхәтне томаларга, кожевников эпилепсиясе борчыган ике кешегә экстирпация үткәрергә һ.б.). Л.О.Даркшевич сүзләренчә, «...барлык операцияләр дә техник яктан югары дәрәҗәдә уза, операциядән соң да уңай үзгәреш күзәтелә...».

А.В.Вишневскийның нейрохирургиягә карата кызыксынуы озакка сузыла. Хирургия кафедрасы җитәкчесе буларак та ул нейрохирургия авырулары белән очрашкан кешеләргә булышуын дәвам итә. Клиник хирургия факультетының 1928/29 уку елы хисабында күренгәнчә, А.В.Вишневский баш миен ачып – җиде, арка миенә ике операция ясый. Алдагы елларда үзәк нерв системасында була торган үлекле ялкынсынулы сырхаулар, имгәнүдән барлыкка килгән авырулар белән бигрәк тә нык кызыксына. Ул уйлап тапкан муенга ясала торган вагосимпатик блокада (новокаин блокадасы) дөнья күләмендә таныла һәм Бөек Ватан сугышы елларында киң кулланыла (Захарьян С.Т., 1973; Розенгартен М.Ю., Альбицкий В.Ю., 1974).

 

2013-12-26-07.jpg
Казан медицина университетының А.В.Вишневский исемендәге хирургия клиникасы.
Биредә табиб баш һәм арка миенә операцияләр ясый.

 

Л.О.Даркшевич мәктәбен тәмамлаган укучылар рәтендә танылган невролог һәм нейрохирург Павел Иосиф улы Эмдин да бар. Ул Казан университетында укый һәм шунда ук «Изменения в поперечно-полосатой мышце скелета после перерезки нерва» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. 1924 елда П.И.Эмдин Ростов-Дон шәһәрендәге нерв авырулары клиникасын җитәкли башлый, соңрак әлеге уку йорты Төньяк Кавказда Неврология һәм нейрохирургия үзәгенә әйләнә. П.И.Эмдин баш сөягенең арт чокырчыгында шеш үскәндә дифференциаль диагностика уздыру өчен субокципиталь пункция методикасын төзи. Танылган совет галим-нейрохирурглары, нейрохирургия үзәкләре җитәкчеләре әзерләүдә дә ул куйган хезмәт бәяләп бетергесез: Д.Г.Шефер (Свердловск), Х.И.Гаркави (Горький), В.А.Никольский (Ростовтагы Дон). Шулай итеп, Л.О.Даркшевич мәктәбенең нейрохирургия өлкәсенә йогынтысы ил буенча тарала (Попелянский Я.Ю., 1976).

1934 елда, А.В.Вишневский Казаннан киткәч, нейрохирургия профессор Василий Афанасий улы Гусынинга тапшырыла. Ул Варшава университетында укый (1913 г.), 10 ел дәвамында Самара университетында оператив хирургия һәм топографик анатомия укыта, аннары хирургия бүлеген җитәкли. 1931 елда аңа Казанда ГИДУВның хәрби-кыр хирургиясе клиникасы белән кафедраны тапшыралар.

 

2013-12-26-08.jpg
Профессор В.А. Гусынин

 

Хәрби-кыр хирургиясен укыту клиника җитәкчесен нейротравматологиягә кертеп җибәрә. Хәер, ул үзе дә шуңа омтыла һәм бу аның өчен гомерлек кызыксынуга әйләнә. Бөек Ватан сугышы елларындагы фәнни һәм гамәли эшчәнлеге уңыш китерә. Бу чорда мәркәзебез – фронтның тылы. Казан авыл хуҗалыгы институтының элеккеге бинасында (К.Маркс ур., 65 йорт) меңләгән урынга исәпләнгән нейрохирургия госпитале № 16-67 ачыла. Профессор В.А.Гусынин анда баш консультант вазыйфасын да үти, катлаулы операцияләрне дә үзе ясый.

 

2013-12-26-09.jpg
Аграр университет бинасы.
Монда нейрохирургия госпитале № 16-67 урнаша

 

1941 елның ахырыннан 1944 елга кадәр Казан нейрохирурглары бирегә эвакуацияләнгән Мәскәү нейрохирургия институты (профессорлар А.А.Арендт, М.Ю.Рапопорт, Н.Д.Лейбзон һ.б.) һәм Мәскәү баш мие институты (профессорлар С.М.Блинков һәм А.Р.Лурия) хезмәткәрләре белән бергә эшләп бик шәп дәрес ала. 1944 елда Казанның № 5 урта мәктәбе бинасында (Волков ул, 3 йорт) дүрт йөз урынлык нейрохирургия госпитале № 4497 ачыла. Тора-бара (1945 ел) ул Казан ортопедия һәм торгызу хирургиясе институты, тагын да соңрак Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшерү үзәге итеп үзгәртелә. Институтны оештыручы һәм директоры (1960 елга кадәр) – илнең иң танылган ортопедотравматологларыннан берсе, профессор Л.И.Шулутко. Аның тырышлыгы белән монда үзәк һәм периферия нерв системалары тайпылышларын дәвалый торган нейрохирургия бүлеге барлыкка килә. Бу Казандагы биш нейрохирургия бүлегенең берсе санала (Гафаров Х.З., Богданович У.Я., 1993).

 

2013-12-26-10.jpg
НИЦТ «ВТО» бинасында Казанның беренче нейрохирургия бүлеге эшли

 

Госпитальнең нейрохирургы, соңрак инде институтның нейрохирургия бүлеге мөдире, профессор В.А.Гусынинның укучысы, өлкән фәнни хезмәткәр Галина Семен кызы Книрик (1945-1976) була. Аяусыз сугыш еллары, аннан соңгы авыр чор, шулай ук институт алдында куелган бурычлар – һәммәсе дә В.А.Гусынинның фәнни-гамәли эшчәнлегенең темасын билгеле. Уздырган тикшеренүләр, гадәттә, үзәк һәм периферия нерв системалары имгәнүләрен ачыклау, төгәл диагноз куюга барып тоташа.

 

2013-12-26-11.jpg

 

Казан нейрохирургларының Бөек Ватан сугышында яраланган солдатларны дәвалауда мөһим роль уйнавы башкалабызда I Бөтенроссия нейрохирурглар конференциясе уздырылуга (1950 ел) нигезле сәбәп була.

 

2013-12-26-12.jpg

Беренче Бөтенроссия нейрохирургия конференциясендә катнашучылар.
Алар арасында – академик В.Н.Шамов, академик А.И.Арутюнов, проф. И.С.Бабчин,
проф. В.М.Угрюмов, проф. И.С.Васкин, проф. А.Ю.Созон-Ярошевич, проф.В.В. Галкин һ.б.

 

1954 елда Казан НИИТО нейрохирургия бүлеге базасында Казан өлкәара нейрохирургия үзәге оеша, 1974 елга кадәр аны ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече Г.С.Книрик җитәкли.

Казан НИИТО нейрохирургия бүлегенең фәнни консультанты булып 1955 – 1965 елларда профессор Николай Иван улы Комаров тора. Бер үк вакытта ул ГИДУВта топографик анатомия һәм оператив хирургия кафедралары мөдире дә була. Аның докторлык диссертациясе (1951 ел) госпиталь материалына нигезләнеп языла. Фәнни хезмәт, баш сөяге белән баш мие утлы коралдан яраланганда, җәрәхәтне икенчел хирургик эшкәртүгә багышлана. Әлеге проблемасы бүлек һәм кафедра хезмәткәрләре өчен озак еллар актуаль кала. Алар баш сөяге имгәнүдән барлыкка килгән җитешсезлекне томалау өчен компрессион алым уйлап таба.

 

2013-12-26-13.jpg
Профессор Н.И. Комаров

 

Бу юнәлештәге өйрәнүләр Л.И.Никошинның «Компрессионный способ пластики дефектов костей свода черепа» (1974 ел) дигән темага язылган докторлык диссертациясенең нигезе булып хезмәт итә.

1955 елда Г.С.Книрик «Патогенетическое обоснование хирургического лечения последствий огнестрельного ранения седалищного нерва на поздних сроках после его повреждения» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни эшнең төп нәтиҗәләре хәзерге вакытта да әһәмиятлеген югалтмый. 1957 елда нейрохирургия клиникасы невропатологы С.А.Гринберг арка мие шешен ачыклау мәсьәләләренә багышланган кандидатлык диссертация яза.

1965 елда проф. А.Л.Поленов исемендәге Ленинград нейрохирургия институтын тәмамлаган Хаим Моисей улы Шульман кандидатлык диссертациясе яклый. Ул XX гасырның икенче яртысында Казан нейрохирургиясе лидерына әйләнә. Аның «Клиника и хирургическое лечение остеохондроза поясничного отдела позвоночника, осложненного задними грыжами дисков» дип аталган квалификация эше безнең илдә беренчеләрдән булып хирургик вертеброневрология проблемаларын тирәнтен өйрәнгән хезмәт санала.

 

2013-12-26-14.jpg
Профессор Х.М. Шульман

 

1975 елда Казан фәнни-тикшеренүләр институты нейрохирургия клиникасының тагын бер хезмәткәре А.Л.Кириллов «Нейрогуморальные взаимоотношения и возможности повышения резистентности организма при черепно-мозговой травме» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. В.Е.Крыловның «Изменения функционального состояния холинергической системы и функции внешнего дыхания при тяжелой черепно-мозговой травме» дип аталган фәнни эше 1980 елда яклана.

Клиниканың бер төркем хезмәткәрләре, академик Н.Н.Бурденко исемендәге Фәнни-тикшеренүләр нейрохирургия институты (Мәскәү) һәм профессор А.Л.Поленов исемен йөрткән Ленинград Фәнни-тикшеренүләр нейрохирургия институты аспирантураларында белем алып, диссертация яклау дәрәҗәсенә ирешәләр: «Пластика травматических дефектов черепа у детей» (В.Е.Бусырев, 1970 ел), «Комплексное исследование кровообращения и метаболизма головного мозга при тяжелой черепно-мозговой травме» (Е.К.Вәлиев, 1973 ел), «Изменения центральной и периферической гемодинамики при хирургическом лечении больных опухолями головного мозга» (А.А.Калашников, 1978 ел), «Многоочаговая эхоэнцефалография в системе диагностики и хирургического лечения опухолей головного мозга» (М.М.Ибатуллин, 1984 ел).

Хәзерге вакытта да нейро-травматология темасы «Восстановительная травматология и ортопедия» Татарстан фәнни өйрәнүләр үзәгенең нейрохирургия бүлеге (җитәкчесе – медицина фәннәре докторы Е.К.Вәлиев) хезмәткәрләре өчен мөһим роль уйный.

Елгизәр Касыйм улы Вәлиевның докторлык диссертациясе (1988 ел) исә баш сөяге-ми имгәнгәндә диагностика уздыру һәм, кинин системага тәэсир итеп, дәвалауны оптимальләштерүгә багышлана.

 

2013-12-26-15.jpg
Медицина фәннәре докторы Е.К. Вәлиев

 

Эш барышында комплекслы рәвештә калликреин-кинин һәм адренокортикотроп системалар, транскапилляр алмашу, микроциркул агым, канның реологик үзлеге өйрәнелә. Бу алар үтәгән роль белән баш сөяге имгәнү арасындагы бәйләнешне ачыкларга һәм вазоактив полипептид-кининнарның активлыгы арту баш мие шешүгә китерүен исбатларга мөмкинлек бирә. Әлеге мәгълүмат бик зур теоретик әһәмияткә ия һәм ул шешенүгә каршы патогенетик терапиянең нигезен тәшкил итә. Актив кининнарның контузия чыганаклары барлыкка килүдә йогынты ясавында да яңа фактлар ачыклана, баш мие тукымасында некроз зонаны булдырмый калу мөмкинлекләре эзләнә.

Баш миенә килгән һәм аннан киткән кандагы биологик актив матдәләр турында да яңа мәгълүматлар алына. Шулай ук баш мие имгәнүен фаразларга ярдәм итә торган ликвор – цереброспиналь сыекча өйрәнелә. Баш имгәнгәндә дәвалау өчен мероприятиеләр комплексы эшләнә һәм ул ликвор санациясен көчәйтүгә, зарарланган урынга даруның тизрәк барып җитүен тәэмин итүгә, артык кинин бүленеп чыгу, гипоталям-гипофиз-бөер өсте бизләре системаларында тайпылышлар, микроциркулятор, гемореологик һәм электролит өзлегүләрне кисәтүгә юнәлдерелә. Протеолитик ферментларның ингибиторын куллану-кулланмау буенча да күрсәтүләр төгәлләштерелә, аларны күпме микъдарда кертү тәртипкә салына, контрикалны отышлы файдалану уйланыла.

Бүлек хезмәткәрләре умырткалык-арка имгәнгәндә дәвалау проблемаларын хәл итү буенча тырышып эшли, операция ясаганда үз тәҗрибәләренә таяналар. Бу уңайдан К.И.Тимершин «Хирургическое лечение нестабильных переломов грудного и поясничного отделов позвоночника» (1997 ел), Р.Ф.Тумакаев «Хирургическое лечение осложненных повреждений позвоночника в нижнегрудном и поясничном отделах» (2004 ел) дигән темаларга кандидатлык диссертацияләре язып яклыйлар. И.Е.Вәлиевның «Стабилизирующие операции при травме позвоночника (осложнения и пути их предупреждения)» дип аталган фәнни эше дә яклауга әзерләнә.

Бүлек хезмәткәрләренең умырткалык һәм арка мие имгәнүләрен дәвалауда югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы клиниканың умырткалык-арка мие имгәнүләре республика үзәге дип аталуга төпле сәбәп була.

1966 елда яңа төзелгән 15нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында (хәзерге ашыгыч медицина ярдәме күзәтү хастаханәсе) 60 урынга исәпләнгән нейрохирургия бүлеге ачыла. Биредә шәһәр һәм республика халкына кичектергесез ярдәм күрсәтелүдән тыш, ул үзенә планлы нейрохирургия клиникасы функцияләрен дә ала. Бүлекне аңа нигез салган медицина фәннәре кандидаты Х.М.Шульман җитәкли.

 

2013-12-26-16.jpg
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (15нче шәһәр клиник хастаханәсе)

 

Ул эшкә Казан дәүләт медицина институтына күчкәч, нейрохирургия бүлеге мөдире булып югары категорияле табиблар Ю.А.Менялкин (1969 – 1974), Р.В.Сарымсаков (1974 – 1983), В.Е.Яковлев (1983 – 1999) тора. 1998 елдан алып әлеге вазыйфаны медицина фәннәре кандидаты Р.Х.Кәримов үти. Бүлек ачылган көннән алып 1998 елга кадәр консультант эшен профессор Х.М.Шульман башкара. Бүлек хезмәткәрләре гамәли эштән кала фәнни өйрәнүләр дә алып бара. Т.Р.Литвинов баш имгәнүеннән килеп чыккан тайпылышлар турында кандидатлык диссертациясе яза. 1983 елдан бүлек кичектергесез нейрохирургия ярдәме күрсәтүдә махсуслаша. Хастаханәнең яңа корпуслары төзелү, аларда заманча җиһазлар куелу нейрохирургия үсеше өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ача.

1966 елдан Х.М.Шульман шәһәребездә беренчеләрдән булып Казан медицина институты студентларына нейрохирургия укыта башлый. Дәресләр нерв авырулары кафедрасы каршында уза, кафедраны танылган невролог, профессор Л.И.Омороков җитәкли. Өч елдан соң травматология һәм хәрби хирургия кафедрасында (мөд. – профессор Г.М.Николаев) нейрохирургия курсы җыела (мөд. – доцент Х.М.Шульман), нейрохирургия буенча клиник ординаторлар әзерләү башлана (В.И.Данилов, Г.Т.Зиева, Р.Х.Кәримов һ.б.).

1979 елда Х.М.Шульман «Компрессионные формы и нейрохирургическое лечение остеохондроза поясничного отдела позвоночника» дигән темага докторлык диссертациясе өлгертә. Фәнни эштә умыртка баганасының бил өлешендәге остеохондрозның компрессион формаларын нейрохирургия юлы белән дәвалау принциплары яктыртыла, яңа оператив методика тәкъдим ителә. Нейрохирургия һәм катнаш алымнар белән операция ясалган авыруларның умырткалыгының бил турысындагы статодинамик тайпылышлар структурасы өйрәнелә. Математик модельләштерү ярдәмендә умырткалыкның хирургия катнашлыгы булган өлешләре нинди биомеханик шартларда функция үтәве ачыклана. Хирургия дәвалануының нәтиҗәсен киметә торган сәбәпләр, аларны бетерү юллары билгеләнә. Умырткаара дискларының физик-механик үзлекләре һәм алардагы дегенератив-дистрофик үзгәрешләр динамикасы да игътибарга алына.

Тиз ката торган полиуретан ясау технологиясе барлыкка килү умырткаара дискларны организмда вакытта экспресс-протезларга ярдәм итә. Тәкъдим ителгән бу методика дәвалануның нәтиҗәсен арттыра, кешенең стационарда яту вакытын кыскарта, операциядән соң тизрәк тернәкләренә, хезмәткә кайтырга булыша.

Уздырган өйрәнүләр умыртка баганасының бил турысындагы компрессион формадагы остеохондрозны нейрохирургик юл белән дәвалаудагы проблемаларның яңа, физиологик нигезле чишелешен ача. Экспресс-протезлауның принциплары һәм ысуллары эшләнү нейрохирургиягә генә түгел, медицинаның башка өлкәләренә дә уңыш китерә.

Х.М.Шульманның күзәтүләре яңа юнәлеш – умыртка баганасы функциональ хирургиясе үсешенә этәрә. Дөнья әдәбиятына «Шульман операциясе» дигән төшенчә керер дип ышанасы килә. Аның докторлык диссертациясе материаллары буенча 1980 елда Казан университеты нәшриятында «Хирургическое лечение компрессионных форм остеохондроза поясничного отдела позвоночника с протезированием межпозвонковых дисков» дигән монография дөнья күрә. Шушы юнәлештә В.И.Данилов «Динамика прочности и эластичности межпозвонковых дисков человека» (1976 ел) дип аталган темага кандидатлык диссертациясе яза. Фәнни хезмәттә 90 яшькә кадәрле ирләрнең һәм хатыннарның умыртка баганасы дискларына күпме көч килүе, аларның ныклыгы, сузылучанлыгы төгәл саннар белән күрсәтелә.

Умыртка баганасын өйрәнүләр умырткалыкта еш очрый торган травматик һәм дегенератив тайпылышларны аңлатырга ярдәм итә.

1981 елда РСФСР ССМ боерыгы белән Казан медицина институтында нейрохирургия курсы базасында нейрохирургия кафедрасы төзелә, аны профессор Х.М.Шульманга тапшыралар (1981 – 1986). Кафедра ассистентлары – медицина фәннәре кандидаты В.И.Данилов, медицина фәннәре кандидаты А.А.Калашников һәм Р.И.Ягудин.

Шушы елларда студентларның фәнни түгәрәге дә актив эшли. Ул киләчәктә медицина фәннәре докторлары булачак С.В. Таняшин (Мәскәү) һәм Р.Ф.Гыймранов (Мәскәү), медицина фәннәре кандидаты А.В.Горожанин (Мәскәү), медицина фәннәре кандидаты И.И.Шамелашвили (Санкт-Петербург), А.В.Иванкиннарда (Пенза), И.А. Пушкин (Казан) һ.б. тәрбияли.

 

2013-12-26-17.jpg
Республика клиник хастаханәсе

 

Республика клиник хастаханәсенең яңа комплексы төзелә башлау (1982) белән мөстәкыйль төстә эшләячәк планлы нейрохирургия бүлеге ачу мөмкинлеге туа (мөдирләре: Г.В.Савкин (1980 – 1985), Ю.А.Менялкин (1985 – 1991), А.В.Горожанин (1991 – 1994), Л.П.Дюдин (1994 – 2006), Т.А.Бикмуллин (2006 елдан). Коллектив кафедра хезмәткәрләре белән берлектә үз өстенә Казан төбәкара нейрохирургия үзәге функциясен дә ала (җитәкчесе – профессор Х.М.Шульман). Бүлек хезмәткәрләре һәм кафедра нейрохирургларын нейрохирургия катнашлыгының барлык төрләре борчый, стереотаксик операция генә читтә кала. 1986 елда, нерв авырулары кафедрасы белән КДМИның нейрохирургия кафедрасы кушылып, невропатология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы оеша (мөд. – профессор М.Ф.Исмәгыйлев). Нейрохирургия коллективы өчен фәнни юнәлешләр арасында умыртка баганасы остеохондрозы булганда патогенез, диагностика һәм хирургик дәвалау проблемалары (Х.М.Шульман, В.И.Данилов); баш сөяге һәм ми зарарлану мәсьәләләре (Х.М.Шульман, Р.И.Ягудин, Е.М.Евсеев); баш миендә шеш үскәндә церебраль кан әйләнешен системалы төстә җайга салу, тайпылышларны фармакологик коррекцияләү һәм хирургик юл белән дәвалау (В.И.Данилов, А.В.Горожанин) үзәктә кала. Бу вакытта Е.М.Евсеев «Нарушения системы коагуляции при острой закрытой черепно-мозговой травме» (1986), кафедра ассистенты Р.И.Ягудин (1990) «5-нуклеотизада и интраоперационная электротермометрия в диагностике очагов размозжения головного мозга» дигән темаларга кандидатлык диссертацияләре яза.

Баш миендәге кан әйләнеше буенча тикшеренүләр СССР Фәннәр Академиясенең «Мозговое кровообращение» фәнни программасы кысаларында алып барыла һәм югары сыйфат өчен СССР Фанед физиология бүлеге тарафыннан Мактаулы Диплом белән бүләкләнә.

Фармакологик коррекция мөмкинлекләрен өйрәнү Казан медицина университеты фармакологлары (профессор И.А.Студенцова, профессор Р.Х.Хафизҗанова, профессор Р.С.Гәрәев һ.б.) һәм академик А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты хезмәткәрләре (Б.А.Арбузов, А.О.Визель, А. А. Муслинкин һ.б.) белән берлектә тормышка ашырыла.

Алда санап кителгән өйрәнүләр базасында Валерий Иван улы Данилов 1994 елда «Система регуляции церебрального кровообращения у больных с опухолями головного мозга и фармакологическая коррекция ее нарушений» дигән баш исем астында докторлык диссертациясе яклый.

 

2013-12-26-18.jpg
Профессор В.И. Данилов

 

Әлеге хезмәтләрдә баш миендә төрле морфологияле һәм локализацияле шеш үскән авыруларның артериаль кан әйләнеше, баш сөягеннән китә торган веноз кан йөреше ауторегуляциясе бозылу кебек тайпылышлар яктыртыла. Шунысы ачыклана: пирацетлар һәм сермион нерв системасы функциясен җайга салу үзлегенә ия. Бу аларның баш миендәге кан тамырлары реактивлыгын корректлау сәләте белән аңлатыла. Исбатланган: үзебездә җитештерелгән димефосфон препараты церебраль кан әйләнешен көйләү системасы эшчәнлеген арттыра. Имгәнү сәбәпле баш миендә кан әйләнеше бозылган кешеләрдә регресс булдыруы да дәлилләнгән. Әлеге өйрәнүләрдән соң димефосфон клиник яктан яңа күрсәтүләр буенча киң кулланылышка керә – аны үзәк нерв системасы функциясен җайга салу ниятеннән вазоактив чара буларак һәм укол итеп кадау өчен ампула рәвешендә файдалана башлыйлар.

Медицина практикасына үзебездә җитештерелгән димефосфон препаратын яңа күрсәтүләр буенча куллануны керткән өчен В.И.Данилов, башка авторлар белән берлектә, 1994 елда фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт Премиясе ала. Бу юнәлештә А.В.Горожанина «Влияние димефософона, сермиона, пирацетама на реактивность мозговых сосудов и локальный мозговой кровоток» (1993) дигән темага диссертация яза.

1994 елда Республиканың балалар клиник хастаханәсендә дә нейрохирургия бүлеге ачыла. Аны оештыручы һәм мөдире – В.С.Иванов, консультанты – проф. В.И.Данилов.

 

2013-12-26-19.jpg
Татарстан Республикасы балалар клиник хастаханәсе

 

Егерме ел эчендә бүлектә шешнең төрле формалары белән очрашкан балаларны заманча технологияләр ярдәмендә комплекслы дәвалау, гидроцефалия булганда шунтлау операцияләренең барлык вариантлары, шул исәптән йөрәк карынчыгына эндоскопик перфорация уздыру – һәммәсе үсеш ала. Арка мие бүсере үскән һәм шул ук вакытта баш яки арка миендә баш сөягенә дә, умырткалыкка да нисбәтле (кранио-вертебральный) булган тайпылышлар күзәтелгән, тумыштан килгән арахноидаль киста белән очрашкан сабыйларны яшьтән дәвалау буенча бай тәҗрибә туплана. Шуңа нигезләнеп, В.С.Ивановның «Головной и спинной мозг у детей со спинно-мозговыми грыжами» дигән темага кандидатлык диссертация яклауга әзерләнә. Б.Ю.Пашаевның «Дисфункции современных клапанных шунтирующих систем» для лечения у детей с гидроцефалией»; Э.Р.Бәдриевның «Врождённые арахноидальные кисты головного и спинного мозга (диагностика и лечебная тактика)»; Э.Ф.Фатыйхованың «Нарушение ликвороциркуляции у детей грудного возраста с внутриутробной инфекцией» дигән фәнни хезмәтләре языла.

Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге балалар нейрохирургиясе федераль үзәге санала. 1996 елда неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире профессор М.Ф.Исмәгыйлев тәкъдиме белән ординаторлар һәм интерннар әзерләүне яхшырту максатыннан невролог һәм нейрохирургларга дипломнан соң белем бирү курсы туплана. Җитәкчесе итеп медицина фәннәре докторы В.И.Данилов билгеләнә. Аның тырышлыгы белән Казанда нейрохирургия буенча беренче аспирантура ачыла (аспирантлар: С.Н.Мартыненко, А.М.Немировский, Ф.Т.Фатыйхова).

2001 елның 1 сентябреннән Казан медицина университеты ректоры, Россия медицина фәннәре академиясе галиме, профессор Н.Х. Әмиров неврология һәм нейрохирургия кафедрасы ачарга тәкъдим итә.

 

2013-12-26-20.jpg
Казан дәүләт медицина университетының дипломнан соң белем бирү факультетында ачылган неврология һәм нейрохирургия кафедрасы

 

Мөдире итеп профессор Х.М.Шульманның укучысы профессор В.И.Данилов сайлана. Кафедрада укыту төп заманча инструменталь диагностика, нерв системасы авырулары булган яки имгәнү алган кешеләрне хирургия юлы белән дәвалау, аларга интенсив терапия һәм реабилитация уздыру мәсьәләләрендә табибларны тулысынча камилләштерүгә юнәлдерелә.

Авыруларны хирургик юл белән дәвалау мәсьәләсендә табибларны тулысынча камилләштерүне, шартлар тудыруны заманча югары технологияләр булган клиникада гына тормышка ашырырга мөмкин. Шуңа күрә кафедра нейрохирурглары, Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) җитәкчелеге (ә бу оешма Россиядәге югары медицина технологияләре кулланыла торган яңа дәвалау учреждениеләренең берсе) ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, МКДЦда нейрохирургия бүлеге ачылуга һәм заманча җиһазлар кайтартылуга күп көч куя. МКДЦның нейрохирургия клиникасы (2006 елның июлендә эшли башлый) – Казандагы бишенче нейрохирургия оешмасы – замана таләпләренә туры килгән, югары медицина технологияләре кулланылган, Европа дәрәҗәсендәге үзәк (микрохирургия, стереотаксис, эндовидеомониторинг, интраоперацион физиологик мониторинг һ.б.). Мөдире – м.ф.к. А.Г.Алексеев, нейрохирургия юнәлеше җитәкчесе – проф. В.И.Данилов.

 

2013-12-26-21.jpg
Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ)

 

Неврология һәм нейрохирургия кафедрасында алып барылган фәнни юнәлешләренең иң мөһимнәреннән берсе булып социаль әһәмияткә ия нейрохирургия патологиясенең клиник эпидемиологиясен өйрәнү һәм Татарстанда медицина ярдәме күрсәтүне оештыру тора.

Кафедраның беренче аспиранты С. Н.Мартыненко «Совершенствование организации медицинской помощи больным с хирургической сосудистой патологией головного мозга (по материалам г. Казани)» (2003 ел) дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Ассистент А.Г.Алексеев яклаган фәнни эшнең темасы – «Первичные опухоли центральной нервной системы в Республике Татарстан» (2005 ел). Кафедра ассистенты Р.Х.Кәримовның кандидатлык диссертациясе «Черепно-мозговая травма в городе Казани» (2006 ел) дип атала.

Кафедра доценты Морат Мәсгут улы Ибатуллин Россиядә беренчеләрдән булып кулланылган заманча магнит-резонанс томографта – ВМТ-1100 («Bruker» фирмасы, Германия) – уздырылган күзәтүләрне анализлый һәм «Магнитно-резонансная диагностика опухолей и многоочаговых поражений головного мозга на томографах среднего поля» (2002 ел) дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

 

2013-12-26-22.jpg
Медицина фәннәре докторы М.М. Ибатуллин

 

Эш барышында төрле урында урнашкан һәм төрле гистостуктуралы шешләргә дифференциаль диагностика уздыруның әһәмияткә ия диагностика критерийләре билгеләнә, МРТ методикалары буенча алынган мәгълүматларга комплекслы бәя бирелә. Шешкә диагностика уздырганда һәм томограф ярдәмендә баш миенең зарарланган өлешен ачыклаганда МР-методикалар белән сканированиене чиратлаштырып куллануның нигезле булуы дәлилләнә. М.М.Ибатуллин фәнни хезмәтендә конкрет МР-методикалар куллану таләп ителгән диагностик вәзгыятьләрне дә барлый.

Кафедра соискателе В.С.Филатов «Компримирующие факторы и показания к хирургическому лечению у больных со стойкими компрессионными поясничными и крестцовыми радикулопатиями при дистрофических поражениях позвоночника» (2006 ел) дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. Аспирант А.М.Немировскийның үзе уздырган күзәтүләргә таянып әзерләнгән диссертациясе «Синдром асептического менингита у больных с опухолями головного мозга в раннем послеоперационном периоде» дип атала.

Казан нейрохирургиясе өчен ТР нейрохирурглары Ассоциациясе төзелү зур вакыйгага әйләнә. Аны гамәлгә куючылар – профессор В.И.Данилов, Республика клиник хастаханәсе нейрохирургия бүлеге мөдире Л. П.Дюдин, табиб-нейрохирург А.М.Немировский. Әлеге иҗтимагый оешма 2004 елның 2 апрелендә РФ Юстиция министрлыгының Татарстан буенча төп идарәсендә № 222 карар белән теркәлә.

Ассоциация җыелышында идарә рәисе итеп профессор В.И.Данилов сайлана, оешманы Россия нейрохирурглары ассоциациясе идарәсендә дә тәкъдим итә. Иҗтимагый эшчәнлекнең максаты – Татарстанда нейрохирургиягә фәнни һәм гамәли яктан үсәргә ярдәм итү, ассоциация әгъзаларының социаль хокукларын яклау. Ул Казан, Чаллы, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск кебек шәһәрләрдә эшләүче 60 нейрохирургны берләштерә.

Соңгы елларда Казанда уку-укыту чаралары кысаларында нейрохирургия һәм балалар нейрохирургиясе буенча гомуми камилләшү цикллары даими уза, аларны нейрохирургия кафедрасы (мөд. – профессор О.Н.Древаль) һәм балалар нейрохирургиясе кафедрасы (мөд. – РАН һәм РАМН академигы, профессор А.Н.Коновалов) оештыра.

Халыкка югары дәрәҗәдә тиешле ярдәм күрсәтү ниятеннән республика һәм Казан нейрохирурглары Россия медицина фәннәре академиясенең академик Н.Н.Бурденко исемендәге фәнни-өйрәнүләр нейрохирургия институты (Мәскәү), профессор А.Л.Поленова исемендәге Россия нейрохирургия институты (Санкт-Петербург), Россия хәрби-медицина академиясе нейрохирургия кафедрасы (Санкт-Петербург), профессор Склифосовский исемендәге Мәскәү ашыгыч ярдәм институты нейрохирургия бүлеге табиблары, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Россиянең башка шәһәрләрендә эшләүче әйдәп баручы белгечләр белән хезмәттәшлек итә.

Халыкара элемтәләр дә ныгыганнан-ныгый. Профессор В.И.Данилов, медицина фәннәре докторы М.М.Ибатуллин, А.М.Немировский Американың алдынгы нейрохирургия клиникаларында стажировка узу бәхетенә иреште.

Швейцариянең Берна шәһәре университеты медицина факультеты нейрохирургия клиникасы җитәкчесе – алдынгы нейрохирург, хәзерге заман нейрохирургиясе патриархы М.Г.Ясаргилянең шәкерте – профессор Р.Сайлер Казан нейрохирургларының остазы һәм якын дустына әйләнде. Аның клиникасында проф. В.И.Данилов, м.ф.д. М.М.Ибатуллин, ассистент А.Г.Алексеев, табиблар Б.Ю.Пашаев һәм М.Ю.Володюхин тәҗрибә туплап кайтты.

Шулай итеп, бүгенге көндә Татарстан башкаласында бер төркем нейрохирурглар мөгаллимнәре – илебез нейрохирургиясе пионерлары – васыять итеп калдырган мирасны республика халкына нейрохирургия өлкәсендә ашыгыч һәм планлы ярдәм күрсәтүдә иркен файдаланалар. Аларның фәнни нейрохирургиягә керткән өлеше укыту программаларында да лаеклы урын ала.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?