Сорау |
Түләүле хезмәтләр программасы |
Дәүләт гарантиясе программасы |
Безгә дәвалау-профилактика оешмасыннан (ЛПУ – лечебно-профилактическое учреждение) мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча госпитализациягә юллама бирделәр | Пациентларга дәвалау-профилактика оешмасыннан МКДЦга юллама табибта консультация узу, госпитализация мәсьәләсен (күзәтү уздыру һәм МКДЦ стационарында дәвалану) хәл итү максатыннан бирелә. Табиб консультациясе өчен И корпусына, «Приемное отделение» дип язылган урынга килергә кирәк. Белешмәләр өстәлендә пропуск алгач, кайсы бүлмәгә узарга икәнен әйтерләр. Госпитализация буенча консультация эш көннәрендә 11.00-15.00 сәгатьтә уздырыла. | |
Госпитализациянең тәртибе нинди? |
Госпитализация көнендә «И» блогына, кардио-неврология үзәгенең регистратурасына, 108 бүлмәгә килергә кирәк. Иң элек авыру кешенең паспорт мәгълүматлары компьютерга кертелә, ризалык бирү кәгазе белән килешүгә кул куела. Аннары менеджерлар 106 бүлмәгә, бүлек мөдире белән консультациягә озатып куя. Беренчел күзәтүдән соң палатага урнаштыралар. Анда шәфкать туташы каршы алыр һәм диагностика процедуралары башланыр.
|
Госпитализация көнендә сезгә «И» блогына «Приемное отделение» дип язылган урынга килергә кирәк. Белешмә өстәлендә пропуск алгач, кабул итү бүлегенең профильле табибына керерсез. Белгеч анализларны карар, шәфкать туташы авыру тарихын тутырыр һәм бүлеккә озатып куярлар. |
Госпитализация өчен нинди анализлар кирәк? |
Барлык кирәкле анализларны госпитализация көнендә лаборатор скрининг программасы буенча да тапшырырга мөмкин. Бәясе – 3 000 сум. |
Анализларны беренчел консультация вакытында табиб билгели, ул шулай ук госпитализация өчен кирәкле анализлар язылган белешмәлек бирә. Һәр бүлек өчен төрле анализлар тапшыру таләп ителә. |
Госпитализация өчен кирәкле анализларым начар. Миңа нишләргә? |
Госпитализация өчен кирәкле анализлар начар икән, шул юнәлештәге табиб белән консультация узу зарур:
|
Әлеге мәсьәләне ачыклау өчен кабул итү бүлеге табибы белән элемтәгә керегез.
|
КХ1 КХ2дән ничек аерыла? |
КХ1 бүлегендә йөрәктәге кан тамырларына операция ясыйлар (йөрәк кан тамырларына аортокоронар шунтлау уздыралар). КХ2дә йөрәктә тумыштан яки яшәү дәверендә барлыкка килгән тайпылышлардан операция ясала. |
|
Дәвалануны өстәмә бер көнгә озайта аламмы? |
Әлбәттә. Стационарда дәвалану вакыты дәвалаучы табиб белән бергә хәл ителә. |
Дәвалау вакытын дәвалый торган табиб билгели |
Ни өчен балаларны кабул итмиләр? |
Амбулатор дәвалау өчен бирелгән лицензия буенча МКДЦда унсигез яше тулган кешеләргә генә медицина ярдәме күрсәтелә. Кичекмәстән ярдәм 15-18 яшьлек пациентларга да күрсәтелә. | |
Стационарга ятканда нинди шәхси кирәк-ярак алырга? |
Уңайлы кием, шәхси гигиена әсбаплары. Моннан тыш, элегрәк алынган выписка һәм башка медицина документларының да кирәге чыгарга мөмкин. |
Сорау |
Түләүле хезмәтләр программасы |
Дәүләт гарантиясе программасы |
Сезнең эш тәртибе нинди? | Кардионеврология үзәгенә госпитализация 8.30-10.00 сәгатьләрдә башкарыла, һәр пациентка аерым вакыт билгеләнә. Эш көннәрендә белгечләрнең консультация сәгатьләре – 8.00-19.30, шимбә – 8.00-16.00. | МКДЦ 08.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. Сезгә нинди бүлеккә эләгергә кирәк? Госпитализацияләү мәсьәләсе кабул итү бүлегендә 8.00-11.00 сәгатьләрдә карала; белгечләр юллама буенча 11.00-15.00 сәгатьләрдә кабул итә. Поликлиниканың эш сәгате – 08.00-20 |
Сез ни өчен пропуск бирәсез? Ул нигә кирәк? |
Оешмага килгән кешеләрнең һәм биредә эшләүче хезмәткәрләрнең иминлеген кайгырту максатыннан бездә пропуск системасы гамәлгә кертелгән.
|
|
Стационардагы пациентлар янына килү тәртибе нинди? |
Без пациентлар янына 16.00-19.30 сәгатьләрдә килергә киңәш итәбез, чөнки көндез авырулар тикшеренү, дәвалану уза.
Сезгә А блогына, белешмәләр өстәле янына килергә кирәк. Медрегистратор пациентны чакырып чыгарыр. Әгәр ул үзе көтү залына төшә алмый икән (пациентлар операциядән соң 1-2 көн авыр хәлдә була), пропуск язып бирерләр. Өс киемен чишенү бүлмәсенә тапшыргач, пациент янына палатага узарга мөмкин. Пациент янына берешәрләп кенә керергә рөхсәт ителә.
|
Стационар 8.00-19.30 сәгатьләрдә эшли. Без пациентлар янына 16.00 сәгатьтән соң килергә тәкъдим итәбез. Көндез алар дәвалану уза.
Сезгә А блогына, белешмәләр өстәле янына килергә кирәк. Медрегистратор пациентны чакырып чыгарыр. Әгәр ул үзе көтү залына төшә алмый икән (пациентлар операциядән соң 1-2 көн авыр хәлдә була), пропуск язып бирерләр. Өс киемен чишенү бүлмәсенә тапшыргач, пациент янына палатага узарга мөмкин. Пациент янына берешәрләп кенә керергә рөхсәт ителә.
|
Стационардагы пациентның хәлен ничек белергә? |
«Об охране здоровья граждан» турындагы закон нигезендә телефоннан пациентның сәламәтлеге турында мәгълүмат бирелми. Ашыгыч ярдәм белән китерелгән кешеләр хакында 291-11-05 телефоны буенча белешергә мөмкин. 291-11-58 – кардиореанимация бүлеге посты (реанимациядәге пациентлар буенча) |
Сорау |
Түләүле хезмәтләр программасы |
Дәүләт гарантиясе программасы |
Сезнең бүлектә нинди палаталар бар? |
Без 12 кв.м. 1 урынлы палатага урнашырга тәкъдим итәбез. |
Үзәктә өч урынлы палаталар да бар. Һәркайсында душ, бәдрәф эшли (КО1 бүлегеннән кала). |
Палаталар нәрсә белән җиһазландырылган? |
Һәр палатада ЖК-телевизор, стационар телефон, суыткыч, сейфлы шкаф, кирәкле савыт-саба, душ, бәдрәф бар. |
Стационардагы һәр палатада карават, телевизор (КО2, 4, НО, КХ2, СХ, НХ бүлекләрендә телевизор холлда урнашкан. КО1 бүлегендә телевизор юк), суыткыч, шкаф, тумбочка, бәдрәф, душ бар (КО1 бүлегеннән башка). |
Палатада интернет бармы? |
WI-Fi каралган. Мондый мөмкинлек МКДЦның холларында да бар.керергә рөхсәт ителә. |
Wi-Fi зонасы А блогының 1 катында холлда һәм ял урынында «Консьерж-сервис» хезмәте янында эшли. |
Палатада савыт-саба бармы? |
Пациентка уңайлы булсын өчен, палатада кирәкле барлык савыт-саба да куелган. |
Ашау-эчү өчен кирәк-яраклар (чынаяк, аш һәм чәй кашыклары, чәнечке, тәлинкә) бүлекнең ашханәсендә бар. |
Килеп палаталарны карап китәргә мөмкинме? |
VIP класслы палаталарның сурәтен cmp.icdc.ru сайтында, «пациентларны урнаштыру-сервис хезмәте» бүлегендә күрергә була. |
|
Иртәнге, төшке һәм кичке ашлар кайсы вакытта бирелә? |
Туклану вакытын үзегезгә уңайлы итеп һәм билгеләнгән тикшерүләргә яраклаштырып сайлый аласыз (сүз ач карынга уздырыла торган тикшеренүләр турында бара). «Тәмле Аш» бистросы 10.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Беренче, икенче ашлар, салат, камыр ризыклары тәкъдим ителә. |
Стационар бүлекләрдә буфетта туклану сәгатьләре: иртәнге аш – 7.30-8.30, төшке аш – 12.30-14.00, кичке әбәт – 16.00, кичке аш – 18.00-19.00. |
Тикшеренүләргә барганда кемдер озатып йөриме? |
Барлык кирәкле медицина кәгазьләрен тутыргач, безнең хезмәткәрләр сезне коридор буенча озатып куячак, тикшеренүләргә алып барачак (КНЦ – үзәктә булу чорында сезне озатып йөриячәк аерым кеше билгеләнәчәк). |
Кирәк чакта тикшеренүләргә сезне санитарка – транспортировщица илтеп куя. |
Территориядә үзәк пациентлары өчен машина кую урыны каралганмы? |
Госпитализация очрагында, заявка калдырасыз, дәвалану дәвамында машинагыз үзәкнең автомобиль кую урынында торачак. |
Үзәккә керү җирендә машинаны бушка калдырырга була. Ләкин анда каравылчы юк, автомобильнең иминлеге өчен клиника администрациясе җавап бирми. (22.00-06.00 сәгатьләрдә эвакуатор эшли) |
МКДЦда кайда ашарга була? |
Бездә «Тәмле Аш» дигән бистро эшли, Д блогының икенче катында урнашкан, эш сәгате – 10.00-17.00. Анда кайнар ризык та, камыр ашлары да бар. «Эсперансе» дигән кафе А блогының 1 катында урнашкан. 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. Каһвә, чәй, пирожный һәм десертлар тәкъдим ителә. |
|
МКДЦда кибет бармы? |
Беренче вакытта кирәкле товарларны (шәхси гигиена әсбаплары, басма мәгълүмат, чәй, каһвә, шоколад, печенье) күчеп йөри торган кибеттән (тел.258-17-39), башка кирәк-яракны «Консьерж-сервис» хезмәте аша (тел.291-11-27) алырга мөмкин. |
|
Сорау |
Түләүле хезмәтләр программасы |
Дәүләт гарантиясе программасы |
МКДЦга юлламаны каян алырга була? |
МКДЦ поликлиникасына кардиолог консультациясенә юлламаны яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникадан алырга мөмкин. Анда кабул итү көне һәм вакыты күрсәтеләчәк. Безгә килгәндә үзегез белән паспорт, иминият полисы булсын. Невролог консультациясенә юлламаны яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиника бирә. Кабул итү өчен алдан язылу зарур: тел. 291-11-23. Йөкле хатыннар МКДЦга юлламаны хатын-кыз консультациясе терапевтыннан яки яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникадан ала. Һәм кардиологка языла тел. 291-11-23, 08.00-20.00 сәгатьләрдә. Үзләре белән юллама, әни паспорты, паспорт, иминият полисы булырга тиеш. Армиягә чакырылыш егетләре юлламаны чакырылыш комиссиясеннән ала һәм шулай ук кардиологка языла. Тел. 291-11-23. Электрокардиостимуляторны тикшертү өчен кардиохирурга консультациягә 291-11-23 телефоны буенча языласы. Кабул итү вакыты: 08.00-20.00 |
|
Сездә юллама буенча консультацияне ничек уздырыла? |
|
Поликлиника бүлегендә консультация МКДЦга бирелгән юллама, паспорт һәм иминият полисы буенча уздырыла. Белгечләр – хирург, нейрохирург, кан тамырлары хирургы 11:00-15:00 сәгатьләрдә кабул итә. Консультация паспорт, иминият полисы, яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникадан бирелгән кабул итү көне һәм сәгате күрсәтелгән юллама буенча уздырыла. Невролог, кардиолог һәм кардиохирург кебек табиб-белгечләр кабул итә. |
Безгә Казаннан дәвалау-профилактика оешмасыннан кардиологка консультациягә юллама бирделәр (поликлиника, ж/к, военкомат). |
Яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникага барып, терапевттан кабул итү көне һәм сәгате күрсәтелгән талон алырга кирәк. ЖК һәм РВК алдан язылу сорала. |
|
Пациентның үзеннән башка юллама буенча консультация уздыру мөмкин хәлме? |
Белгечләр пациенттан башка тулы консультация үткәрми. Якынча бәяләмә алу өчен документларны (анализ, снимок) icdc.ru сайтына «онлайн консультация» бүлегенә юллый аласыз. |
Моның өчен кирәкле документларны (анализ, снимок) icdc.ru сайтына «онлайн консультация» бүлегенә якынча бәяләмә өчен җибәрү сорала. |
Кардиологка эләгү өчен телефоннан язылып буламы? |
Әйе, аның өчен 291-10-24(25) телефонына шылтыратырга кирәк. |
Беренчел консультация өчен поликлиникадан терапевттан кабул итү вакыты һәм сәгате язылган талон алу шарт. Икенче мәртәбә 291-10-24(25) телефоны буенча язылырга мөмкин. |
Консультациягә телефоннан язылырга мөмкинме? |
Әйе. Тел.:291-10-24(25) |
Поликлиника бүлеге табибына эләгү өчен алдан язылу кирәкми. Паспорт, медицина полисы, яшәү урыны буенча дәвалау-профилактика оешмасыннан алынган һәм МКДЦ бланкына язылган юллама белән килү җитә.
Әйе, әлбәттә. МКДЦ поликлиникасы табиблары 1-2 ай эчендә кабат күренергә киңәш итсә, шулай ук йөкле ханымнар, армиягә чакырылыш егетләре, дәвалау-профилактика оешмасы пациентлары
|
Сездә бушка консультация бармы? |
Юнәлеш бирү бүлмәсе табибларына мөрәҗәгать итә яки телефоннан шылтырата аласыз. Алар сезгә тикшеренүләр, ЦМП программасы турында, сезнең тәкъдимнәрне дә истә тотып, барысын да аңлатыр. |
Бушлай консультация алу өчен паспорт, иминият полисы һәм яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникадан кабул итү вакыты һәм сәгате язылган юллама булу сорала.
Йөкле хатыннарга, терапевттан юллама булганда, консультация бушка уздырыла.
Чакырылыш егетләре, чакырылыш комиссиясеннән бирелгән юллама булганда, консультацияне бушка үтә. Хәрби комиссариаттан бирелгән юллама белән дә алдан язылу мөһим.
ЭКС тикшертү буенча кардиолог консультациясе дүшәмбе яки чәршәмбе 14:00 сәгатьтән башлап үткәрелә. Алдан язылу мөһим.
Нейрохирург, кан тамырлары хирургы, абдоминаль хирург эш көннәрендә 11.00-15.00 сәгатьләрдә кабул итә.
|
Инглиз телен камил белгән консультантлар бармы? |
МКДЦ хезмәткәрләре инглиз телендә база дәрәҗәсендә аралаша. |
|
Табиб консультациясе бәясенә нәрсә керә? |
Консультация бәясенә керә:
1 өлеш: - зарны тыңлау һәм анамнез;
- шәфкать туташы белән параметрик мәгълүматларны үлчәү;
- физикаль күзәтү (перкуссия, аускультация, пальпация һ.б.);
2 өлеш: - медицина кәгазьләре белән танышу, аларның динамикасын бәяләү;
3 өлеш: - күрсәтмәләр буенча катнаш белгечләр ассистенциясе;
4 өлеш: - нәтиҗә һәм теләк-тәкъдимнәр (фарм.терапия, диета, дәвалау физкультурасы, физиотерапия, өстәмә тикшеренү).
|
Сорау |
Җавап |
Табиб отоларингологта консультацияләр узганда нинди күзәтүләр һәм процедуралар уздырыла? |
Зарлар тыңлана, анамнез, физикаль күзәтү, лаборатор-инструменталь тикшеренүләрнең нәтиҗәсе язылган кәгазьләр белән танышу, алга таба уздырырга кирәкле күзәтүләр һәм дәвалау билгеләү, динамик күзәтү планы төзү. |
Нефролог урологтан ничек аерыла? |
Нефролог – бөер авырулары буенча махсуслашкан табиб.
Уролог бәвел-җенес системасы авыруларын дәвалау белән шөгыльләнә.
|
Табиб-проктолог консультацияне ничек уздыра? (Ничек карый, үзең белән нинди анализлар алып барырга?) |
1 өлеш: - зарны тыңлау һәм анамнез;
- шәфкать туташы белән параметрик мәгълүматларны үлчәү;
- физикаль күзәтү (перкуссия, аускультация, пальпация һ.б.);
2 өлеш: - медицина документация белән танышу, аларның динамикасын бәяләү;
3 өлеш: - күрсәтмәләр буенча катнаш белгечләр ассистенциясе;
4 өлеш: - нәтиҗә һәм теләк-тәкъдимнәр (фарм.терапия, диета, дәвалау физкультурасы,
физиотерапия, өстәмә тикшеренү).
Үзең белән бернинди дә анализ алып килергә кирәкми.
|
Сорау |
Җавап |
Контрастлы РКТ күпме вакыт уздырыла? |
Контрастлы РКТ уздыру өчен уртача 15-30 минут җитә. |
ТКДГ ТКДСтан ничек аерыла? |
ТКДГ – кан тамырларының функциональ халәтен һәм инсульт янау куркынычын билгелиләр. ТКДС ярдәмендә баш мие кан тамырларының кысылуын ачыкларга мөмкин. |
Нурланышлы диагностика бүлеге (МРТ, МРТ уздырганда кайчан контраст кулланыла? МРТ белән РКТның аермасы нидә? МРТ томографияме, юкмы)? |
Контраст – кан тамырлары һәм тикшерә торган органдагы тайпылышларны күзаллау өчен ясала.
РКТ – нурланыш көче булган рентген компьютер томографиясе.
МРТ – магнитлы-резонанс томография, нурланыш көче юк. Ике алым да нурланышлыларга керә
һәм эксперт класслы томографларда уздырыла.
|
Миңа колоноскопия билгеләделәр. Бу нинди күзәтү? (Анестезия белән уздырыламы? Кайда ничек үткәрелә, күпме вакытка исәпләнә? Нәтиҗәсе кайчан әзер була?) |
Колоноскопия – арт юлдан кереп ясала һәм бу юан эчәкнең лайлалы ярысын карау өчен кирәк. Процедура эндоскопия бүлегендә уздырыла. Анестезиясез якынча 15-30 минут, ә анестезия белән 30-40 минут дәвам итә. Нәтиҗәсе шул ук көнне әзер була. |
![]() |
420101, ТР , Казан шəһ,. Карбышев ур., 12а йорты |
![]() |
юнəлеш бирү һəм медицина туризмы медицина хезмəтлəренə язылу поликлиника ; |
+7 (843) 2-911-016 +7 (843) 2-911-024, +7 (843) 2-911-025 +7 (843) 2-911-123 |
![]() |
icdc@icdc.ru |
Copyright © 2006-2025 Дəүлəт автоном сəламəтлек саклау оешмасы
«Төбəкара клиник-диагностика үзəге»