1. Медицина күзәтүенең нәтиҗәсе төгәл булсын өчен, тикшеренү катгый рәвештә ач карынга уздырыла:
2. Иртәгә тикшеренү уздырылачак дигәнне көнне физик һәм эмоциональ стресстан сакланырга, күп ашамаска (тәмләткечле, тозлы, майлы ризыклар), составында кофеин булган эчемлекләр, алкоголь кулланмаска кирәк.
3. Тикшеренү алдыннан ниндидер препаратлар кабул итү мәсьәләсе дәвалаучы табиб белән килештерелә.
Түбәндәгеләргә игътибар итегез:
Тикшеренүгә 10 көн кала һәм бу ясалачак операциягә (полипэктомия, лайлалы тышчага эндоскопик резекция уздырылса (ЭРСО)) бәйле икән, канны сыеклый, авыртуны баса торган һәм составында аспирин булган медикаментлар кабул итәргә ярамый.
Процедурага 2-3 көн кала шлаксыз диета сакларга киңәш ителә. Туклану рационыннан менә бу ризыкларны алу зарур:
Ашарга рөхсәт ителгән ризыклар:
Хроник эч кибү борчыганда, тикшеренүгә әзерләнергә 3-4 көн кала эчне йомшарта торган препаратлар эчәргә туры килер.
Тикшеренүгә 1 көн кала:
Ашарга ярамый!
Рөхсәт ителә:
Шулай ук 3 кап (хроник эч кибү вакытында 4 кап) «Фортранс» препараты кирәк булачак.
«ФОРТРАНС» препаратын куллану тәртибе:
«ФОРТРАНС» препараты килешмәсә, аны «ЛАВАКОЛ» белән алыштырырга мөмкин.
«ЛАВАКОЛ» препаратын куллану тәртибе:
Тикшеренү көне алдыннан
Препарат капларда җитештерелә, 15әр данә итеп сатыла. Файдалану өчен 5 кг авырлыкка 1 кап (пакетик) исәбеннән алына. Мәсәлән, гәүдә авырлыгы 75 кг икән, 15 кап препарат кирәк булачак.
Әзерлек 15.00-20.00 яки 16.00-21.00 сәгатьләрдә уздырыла.
Игътибар!
Башка төрле авырулары булган кешеләргә әлеге препаратларны дәвалаучы табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә киңәш ителә.
Әгәр «ФОРТРАНС» яки «ЛАВАКОЛ» препаратын эчүгә каршылык бар икән: хәлсезлек, организмның сусызлануы борчыса, йөрәк җиткелекле эшләмәсә, эчәк үткәрүчәнлеге начар яки юан эчәк киңәйгән булса, ашказаны яки эчәк стенозы күзәтелсә, ашказаны-эчәк трактында эрозияле җәрәхәт бар икән, бөер функциясе бозылса, эчәкне клизма белән чистартырга мөмкин.
Пациентның үзе белән булырга тиешле кәгазьләр:
Пациентның теләге белән процедура авыртуны баса торган медикаментлар ярдәмендә уздырыла ала. Аның өчен табиб-анестезиолог белән киңәшләшү сорала.
Тагын шуңа да игътибар итегез: тикшерү уздыргач, пациентны клиникадан берәрсенең озата кайтуы мөһим. Уколдан соң 24 сәгать дәвамында автомобиль йөртергә рөхсәт ителми.
Эндоскопия бүлеге телефоны 2-911-011.
Тикшеренүгә язылу өчен телефоннар: 2-911-024, 2-911-025
![]() |
420101, ТР , Казан шəһ,. Карбышев ур., 12а йорты |
![]() |
юнəлеш бирү һəм медицина туризмы медицина хезмəтлəренə язылу поликлиника ; |
+7 (843) 2-911-016 +7 (843) 2-911-024, +7 (843) 2-911-025 +7 (843) 2-911-123 |
![]() |
icdc@icdc.ru |
Copyright © 2006-2025 Дəүлəт автоном сəламəтлек саклау оешмасы
«Төбəкара клиник-диагностика үзəге»