Лидия Евгений кызы Кувшинова
Биография
1987 елның 9 июлендә Саратов шәһәрендә туа.
2010 ел – В.И.Разумовский исемендәге Саратов дәүләт медицина университетын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлый.
2010 елдан – Саратов кардиология фәнни-өйрәнүләр институты базасында ординатура, аннары аспирантура.
2011 елдан – Саратов кардиология фәнни-өйрәнүләр институтының ашыгыч кардиологик ярдәм күрсәтү лабораториясенең интенсив терапия блогында табиб-кардиолог.
2012-2017 еллар – кардиологик юнәлештәге пациентларны амбулатор кабул итә, ОМС һәм ДМС системасындагы кардиология һәм функциональ диагностика юнәлешендәге авыруларга консультатив ярдәм күрсәтә.
2015-2017 еллар – А.Ф.Калмыков исемендәге Тихвинск (Ленинград өлкәсе) районара хастаханәсе реанимация һәм интенсив терапия палатасы булган кардиология бүлеге мөдире.
2017 елдан – МКДЦ анестезиология һәм реанимация №2 (кискен коронар синдромы белән авыручылар өчен кардиореанимация) бүлеге мөдире.
Әйдәп баручы кардиологлар һәм аритмологлар белән берлектә язылган 7 мәкалә авторы, 5се ВАК журналларында дөнья күргән, Россия һәм халыкара конференцияләрдә чыгыш ясый. Табиб-өйрәнүче буларак ил күләмендә һәм халыкара мәйданда узган күпүзәкле тикшеренүләрдә катнаша.
Фәнни кызыксынулары: кискен коронар синдром, йөрәк ритмы бозылу, антикоагулянт терапия, фармакоэкономика, сәламәтлек саклау оешмасы.
Кияүдә
Мавыгулары: чит телләр өйрәнү, машинада сәяхәт итү, фотога төшерү.