Диләрә Мәгъсүм кызы Шәрифуллина
Биография
1958 елның 14 ноябрендә Казанда туа.
1981 ел – Казан дәүләт медицина институтын «Санитария» белгечлеге буенча тәмамлый.
1981-1982 еллар – Хабаровск крае Югары Буреин районы үзәк хастаханәсендә табиб-эпидемиолог.
1982-1983 еллар – Байкал-Амур магистраленең Ургаль бүлеге Санэпидемстанциясендә табиб-эпидемиолог.
1984-1985 еллар – шунда ук балалар һәм үсмерләр гигиенасы буенча табиб.
1985-1993 еллар – Байкал-Амур магистраленең Ургаль бүлеге Санэпидемстанциясе бактериология лабораториясе мөдире.
1993 елның мартыннан – Казан инфекцион авырулар лаборатор диагностика үзәге бактериология лабораториясе мөдире.
2006 елның июленнән – МКДЦ бактериология лабораториясе мөдире.
Югары квалификация категорияле табиб-бактериолог
2011 елның ноябреннан – ТР ССМ лабораториядә эшләүче урта медицина хезмәткәрләренә аттестация уздыру буенча комиссия әгъзасы.
2005 ел – Казанның 1000-еллыгы медале белән бүләкләнә.
1997, 2002, 2012 елда – ТР ССМ Мактау грамотасы тапшырыла.
2013 елда – «Тест-система «Атеро-скрин» проектында «Связьинвестнефтехим» ААҖ номинациясендә «50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан» дипломы ала.
Өч кызы бар.