b_400_200_16777215_00_images_about_administration_2267.jpg

Камил Фәүзи улы Йосыпов

 

Биография

 

1962 елның 28 августында Казанда туа.
 
1985 ел – Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый. 
 
1985-1987 еллар – КДМИ акушерлык һәм гинекология №1 кафедрасында акушерлык һәм гинекология белгечлеге буенча клиник ординатура.
 
1985-1987 еллар – КДМИ акушерлык һәм гинекология №1 кафедрасында ординатор. 
 
1987-1990 еллар – КДМИ акушерлык һәм гинекология №1 кафедрасы  аспиранты. 
 
1990-1999 еллар – КДМИ акушер-гинекология клиникасы ультратавышлы  диагностика табибы.
 
1999 елдан – МКДЦ УЗИ бүлеге мөдире. 
 
2011 елдан – КДМА ультратавышлы  диагностика кафедрасы доценты. 
 
2008-2011 еллар – КДМА нурланышлы диагностика кафедрасы доценты.
 
1998-2008 еллар – КДМА нурланышлы диагностика кафедрасы ассистенты. 
 
1990-1996 еллар – КДМИ акушерлык һәм гинекология №1 кафедрасы  ассистенты.   
                                  
2004 елда – «Сравнительная ультразвуковая и магнитно-резонансная диагностика аномалий развития ЦНС и лица плода«» (җитәкчесе профессор М.К.Михайлов) дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. «Ультратавышлы диагностика» белгечлеге буенча сертификаты бар. 
 
2000 елдан – ТР Медицинада ультратавышлы диагностика табиблары Ассоциациясе вице-президенты.
 
2005 елдан – Бөтендөнья һәм Европасы Федерациясенең Медицинада һәм биологиядә ультратавышлы диагностика җәмгыятьләре әгъзасы.
 
1998 елдан – Бөтендөнья акушерлык һәм гинекологиядә ультратавышлы диагностика табиблары Ассоциациясе рәисе.
  
1994 елдан – Россия Медицинада ультратавышлы диагностика белгечләре Ассоциациясе әгъзасы.
 
1992 елдан – Россия Перинатология һәм гинекологиядә ультратавышлы диагностика табиблары Ассоциациясе әгъзасы. 
 
Югары квалификация категорияле табиб
Медицина фәннәре кандидаты
 
2014 ел – Телдән ясалган иң яхшы кыска чыгыш өчен Бөтендөнья конгрессы ISUOG дипломы белән бүләкләнә (Барселона, Испания).
 
2011 ел – Россия Медицинада ультратавышлы диагностика белгечләре Ассоциациясе Рәхмәт хаты тапшырыла. 
 
2010 ел – «Медицинада яңа юнәлеш булдырганы өчен» Россиянең иң яхшы табибларына бирелә торган «Призвание» Милли премия лауреаты.
 
2008 ел – Акушерлык һәм гинекологиядә өч үлчәүле эхография бөтендөнья конкурсында III урын ала (Флоренция, Италия).
 
2004 ел – Татарстанның атказанган табибы
 
2001, 2012 еллар – ТР ССМ Мактау грамотасы тапшырыла. 
 
Өйләнгән, 2 бала атасы.
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?