Михаил Юрий улы Володюхин
Биография
1974 елның 1 декабрендә Казанда туа.
1997 ел – Казан дәүләт медицина университетын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлый.
1997-1998 еллар – «Балалар хирургиясе» кафедрасында балалар хирургиясе буенча интернатура.
1998-2000 еллар – «Балалар хирургиясе» кафедрасында балалар хирургиясе буенча ординатура.
2000 ел – рентгенология белгечлеге буенча сертификация-аттестация циклы тәмамлый.
2000 елдан – МКДЦ рентгенохирургия диагностикасы һәм дәвалау бүлегендә эшли.
2004 ел – ТР ССМ Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2005 елдан – медицина фәннәре кандидаты
2006 ел – Берн шәһәрендә (Швейцария) «Интервенцион нейрорадиология» белгечлеге буенча стажировка уза.
2010 ел – «Ел табибы» дип табыла.
2010 ел – югары квалификация категориясе ала.
2012 елдан – МКДЦ рентгенохирургия бүлеге мөдире.
2014 ел – ТР ССМ штаттан тыш баш рентгенхирургы.
93 фәнни хезмәт авторы, Россия күләмендә узган һәм халыкара конференцияләрдә МКДЦ рентгенхирургия эшчәнлеге турында доклад белән 40лап чыгыш ясый.
Өйләнгән, ике кызы бар.