Люция Сөләйман кызы Фәтхуллина
Биография
1965 елның 8 октябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туа.
1995 ел – Казан дәүләт медицина университетын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый.
1996-1997 еллар – Республика клиник хастаханәсендә «Терапия» белгечлеге буенча клиник интернатура.
1997-1998 еллар – РКБ реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә табиб-лаборант.
1998-2000 еллар – РКБ кан бирү бүлегендә табиб-терапевт.
2000-2006 еллар – РКБ кан бирү бүлегендә табиб-трансфузиолог.
2006 елның июненнән – МКДЦ кан бирү бүлеге мөдире.
2013 елның сентябреннән – ТР ССМның штаттан тыш баш белгеч-трансфузиологы.
Югары квалификация категорияле табиб-трансфузиолог
2007 елда – МКДЦ Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2014 елда – ТР ССМ Мактау грамотасы тапшырыла.
Кияүдә, улы бар.