Наилә Миңнебай кызы Вәлиуллина
Биография
1957 елның 30 мартында Казан шәһәрендә туа.
1980 ел – Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый.
1980-1984 еллар – РКБда табиб-акушер-гинеколог.
1984-1986 еллар – КДМИ акушерлык һәм гинекология №1 кафедрасында «Акушерлык һәм гинекология» белгечлеге буенча клиник ординатура.
1988 ел – Мәскәүдә ЦОЛИУВА медицина радиология кафедрасында «Радиоизотопная визуализация внутренних органов и систем» циклы буенча махсуслашу уза.
1988-2005 еллар – РКБда радиоизотоп диагностика лабораториясе табиб-радиологы.
2005 елның августыннан – МКДЦ радиоизотоп диагностика бүлеге мөдире.2012 елның ноябреннан – бүлек исеме үзгәрүгә бәйле – МКДЦ радиоизотоп диагностика лабораториясе мөдире.Югары квалификация категорияле табиб-радиолог
2002, 2009, 2012 елда – ТР ССМ Мактау грамотасы; 2007 елда ике тапкыр МКДЦ Грамотасы белән бүләкләнә.
Кияүдә, ике кызы бар.