Илдар Муса улы Хәбибуллин
Биография
1981 елның 29 августында Минзәлә шәһәрендә туа.
1998 ел – урта белем бирү мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә.
2004 ел – КДМУ «Дәвалау эше» факультетын тәмамлый.
2004-2006 еллар – КДМУ госпиталь терапия базасында «Терапия» белгечлеге буенча ординатура.
2005 ел – ЭКГ һәм ЭХО-КС функциональ диагностика буенча сертификацияләр циклы уза.
2006 ел – КДМУ терапия һәм кардиология кафедрасы базасында «Кардиология» белгечлеге буенча беренчел махсуслашу циклы уза.
2006 елдан – МКДЦ табиб-кардиологы.
2006-2009 еллар – кискен миокард инфаркты булган авырулар дәвалана торган кардиология бүлегендә (Кардиология №2) эшли.
2010 елдан – МКДЦ кардиология №3 бүлеге табиб-кардиологы.
2013 елның 23 январеннан – МКДЦ кардиология №3 бүлеге мөдире.
Гомуми табиблык стажы – 10 ел, кардиология белгечлеге буенча хезмәт стажы – 8 ел.
2011 ел – КДМУ базасында ТУ «Алдан һәм вакытлы медицина күзәтүе уздыру. Эшкә яраклылык экспертизасы» буенча квалификация күтәрү.
2012 ел – «Кардиология» белгечлеге буенча квалификация күтәрү.
2013 ел – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы ала.
2014, 2015, 2016 ел – Кардиология № 3 бүлеге мөдире булып торганда дәвалау-диагностика эшләрен сыйфатлы башкарганы өчен I дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнә.
Өйләнгән, ике кыз тәрбияли.