Роман Александр улы Бредихин
Биография
1976 елда туа
1992 ел – Казан шәһәренең 131 санлы махсуслашкан физика-математика мәктәбен «бишле» билгеләренә тәмамлый. 1990 елда мәктәп укучылары арасында физика буенча узган республика күләм олимпиадада җиңү яулый.
1998 ел – Казан дәүләт медицина университетын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый.
1999 ел – Республика клиник хастаханәседә хирургия буенча интернатура.
1999 елдан – МКДЦ табибы.
2000 ел – Мәскәүдә А.В.Вишневский исемендәге хирургия институтында йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча беренчел махсуслашу уза.
Югары категорияле табиб-йөрәк-кан тамырлары хирургы, МКДЦ кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире.
Медицина фәннәре докторы
Эш стажы – 18 ел
Гамәлдәге сертификатлары:
- Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе;
- Ультратавышлы диагностика;
-Рентгенэндоваскуляр хирургия;
Стажировкалары:
- Петровский исемендәге Фәнни хирургия үзәге (Мәскәү);
- Кан тамырлары хирургиясе клиникасы (Нюрнберг);
- Инновацион медицина клиникасы (Гамбург).
Әгъза булып торган профессиональ ассоциацияләр:
- Россия Флебологлар җәмгыяте (экспертлар советына керә, хроник кан тамырларын дәвалау буенча милли тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша);
- ТР Флебологлар җәмгыяте башкарма сәркатибе;
- Россия ангиологлар һәм кан тамырлары хирурглары җәмгыяте;
- European Society of Vascular & Endovascular Surgery;
- 2015 елдан Россияне MedicalReporter'sAcademy(MRA*) оешмасында тәкъдим итә, безнең илдә әлеге вазыйфаны башкаручы өченче кеше.
Актив төстә фәнни эшчәнлек алып бара, 2003 елдан МКДЦ эшләү белән беррәттән йөрәк-кан тамырлары хирургиясе курслары укыта.
Медицина фәннәре докторы, хирургия авырулары кафедрасы №2 доценты.
150дән артык фәнни эш, 5 уйлап табу, 9 методик кулланма авторларының берсе.
2004 елдан халыкара клиник өйрәнүләрдә катнаша, 2008 елдан баш өйрәнүче (PersonalInvestigator) сыйфатында.
Өйләнгән, ике баласы бар.