angio.jpg

 

РХМДЛ бүлегендә беренче операция 2001 елның 15 февралендә ясала.

 

Баштагы мәлне бүлек ике ангиография комплексы белән җиһазландырылган була, аларда периферия артерияләренә операция ясала. 2004 елдан бүлектә йөрәктәге ишемия авыруларыннан, кискен миокард инфаркты кичергән кешеләрне дә исәпкә алып, операция уздыра башлый. 2005 елдан тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеген һәм баш миендәге эктракраниаль артерияләр зарарлануны хирургия катнашлыгы белән дәвалауга керешәләр. 2007 елда клиник практикага баш миендәге кан тамырлары сырхауларын (аневризма авыруы, артериовеноз мальформация, баш миендәге ишемия тайпылышлары) дәвалау өчен эндоваскуляр катнаштык кертелә. Аорта аневризмасын эндоваскуляр дәвалау актив төстә кулланыла башлый. 2010 елдан планлы рәвештә җиһазлар модернизацияләштерелә һәм хәзерге вакытта бүлек өч заманча ангиографик комплекс белән тәэмин ителгән. 2012 елдан резистентлы гипертония авырулы кешеләргә, бөер артериясенә радиоешлыклы абляция уздыру буенча операцияләр ясала.

 

5812 - .jpg


Михаил Юрий улы Володюхин

Бүлек мөдире
Медицина фәннәре кандидаты
Югары квалификация категорияле табиб
2014 елда ТР ССМ штаттан тыш баш рентгенхирургы

 

 

Ел саен РХМДЛ бүлегендә 3000 артык диагностик катнашлык уздырыла һәм кан тамырларында тайпылышлар булганда 1000 эндоваскуляр, азинвазив дәвалау үткәрелә. Шул исәптән түбәндәге тайпылышлар күзәтелгәндә дә:

  • Йөрәктәге ишемия авырулары
  • Тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеге 
  • Баш мие кан тамырлары сырхаулары
  • Периферия артерияләре һәм веналардагы тайпылышлар

 

Бүлекнең үзенчәлеге шунда: кан тамырларындагы теләсә нинди тайпылыш вакытында да катнашлык уздыруның киң кырлы спектры файдаланыла. Баш миендәге кан тамырларындагы, периферия артерияләрендәге үзгәрешләрне төзәтү өчен ясалган операцияләр күләме буенча МКДЦ РХМДЛ 2012 елдан РФнең әйдәп баручы клиникаларының беренче унлыгына керә.

Бүлектә 10 табиб эшли (4се медицина фәннәре кандидаты, 5 табиб югары квалификация категориясенә ия).

Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 90 артык фәнни хезмәт бастырылган. РХМДЛ бүлеге базасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән табиб-курсантларга фәнни-методик семинарлар оештырыла. Биредә эшләүче белгечләр Казан дәүләт медицина университетының дипломнан соң укыту кафедрасы («Рентгенэндоваскуляр хирургия» белгечлеге буенча квалификация арттыру курсы) ассистентлары санала. 2011 елда бүлек мөдире «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Уникаль очрак» номинациясендә җиңү яулап, «Ел табибы» дип танылды.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?