endoskop.jpg

 

Барлыкка килү тарихы

Эндоскопия бүлегендә дәвалау-диагностика эшчәнлеге 2001 елда старт ала – бу вакытта күбрәк диагностика буенча эш алып барыла. 2006 елда хирургия комплексы ачылу белән бергә бүлекне алга таба үстерү һәм гамәлгә заманча югары мәгълүматлы диагностика алымнары кертү карары кабул ителә. Бүген МКДЦның эндоскопия бүлеге пациентларга махсуслашкан югары технологияле диагностика һәм оператив ярдәм күрсәтә. Биредә диагностика һәм дәвалауда берничә дистә яңа алым кулланыла. 2006-2016 елларда бүлек белгечләре тарафыннан панкреатобилиар өлкә, порталь гипертензия синдромы, ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы өлешләре юнәлешләрендә 2 500дән артык операция, 100 000дән күбрәк тикшеренү уздырылган. Ел саен 400ләп операция уза, 10 000ләп тикшеренү үткәрелә.  

 

9741.jpg


Ильяс Марат улы Сәйфетдинов

Бүлек мөдире
Медицина фәннәре кандидаты, югары квалификация категорияле табиб
Белгечлек: эндоскопия
Сертификат: № 031604 0001786, 05.02.2015

 

Без тикшерәбез һәм дәвалыйбыз

  • Үт ташы авырулары һәм алар китереп чыгарган өзлегүләр  (холедохолитиаз, уникеилле эчәкнең зур үсентесе стенозы, үт юлының терминаль өлеше структурасы һәм җөйле стриктуралары, тышкы үт фистуласы, ашказаны асты бизе псевдокистасы, кичектерелгесез халәт – холангит, панкреатобилиар өлештә яман шеш һәм зарарсыз шеш үскәндә механик сары авыруы).
  • Касык өлештә урнашкан органнарда була торган кичектерелгесез авырулар (ашказаны-эчәклектә төрле сәбәп белән кан агу, ателектазлар)
  • Порталь гипертензия синдромы (бавыр циррозы, бавырның капка венасы патологиясе)
  • Ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы өлешләрендә зарарсыз шеш үсү
  • Ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы өлешләрендә була торган кискен һәм хроник сырхаулар
  • Тикшерү һәм дәвалау алымнары

 

Тикшерү ысуллары

  • Хеликобактер пилорины цитологик ысул белән ачыклый, хромоскопик чара ярдәмендә кислоталылыкны билгели торган, биопсияле эзофагогастродуоденоскопия
  • NBI режимындагы тар спектрлы эндоскопия 
  • Сукыр һәм туры эчәккә биопсия белән илеоскопияле һәм ретрофлексияле колоноскопия
  • Ашказаны асты бизе, үт юллары, үт куыгы, уникеилле эчәкнең зур үсентесенә эндоскопик  ультрасонография
  • Үңәч, ашказаны, уникеилле эчәктә үскән шешкә эндскопик ультрасонография 
  • Ретроград холангиопанкреатикография
  • Диагностика бронхоскопиясе

 

Дәвалау ысуллары

  • Папиллосфинктеротомия
  • Литотрипсия
  • Литоэкстракция
  • Үт юллары стриктураларын бужлау
  • Папиллодилатация
  • Үт юлларын стентлау
  • Панкреатик юлны стентлау
  • Вирзунготомия
  • Назобилиар дренажлау
  • Үт юллары стриктурларына баллонлы дилатация 
  • Үт юлларыннан стентны алу 
  • Цистогастростомия
  • Үңәч һәм ашказанындагы варикоз киңәйгән кан тамырларын эшкәртеп бәйләү 
  • Эндоскопик гемостаз
  • Тире аша уздырылган гастростомия
  • Полипэктомия
  • Лайлалы яры резекциясе
  • Лайлалы яры асты диссекциясе
  • Рентгенконтроль астында зарарсыз стриктураларны бужлау һәм баллонлы дилатация уздыру 
  • Морбидлы симерү күзәтелгәндә ашказанына баллон кую

 

Бүлек хезмәткәрләре

Штатта 2 табиб, 6 шәфкать туташы һәм 4 санитарка эшли.
Бүлек мөдире, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Ильяс Марат улы Сәйфетдинов
Марат Касыйм улы Дәүлиев, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб
Белгечлек: эндоскопия
Соңгы сертификат: № 0316240109 909, 05.02.2014

 

Бүләкләр, дипломнар

Бүлек коллективы, мөдир белән берлектә, ике мәртәбә – 2013 һәм 2015 елларда «ТР өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңеп чыкты.

2016 елда коллектив, мөдир җитәкчелегендә, механик сары авыруы һәм холангит вакытында эре конкрементларга литотрипсия уздыру методикасы өчен «Россиянең 100 иң яхшы товары» премиясе лауреаты булды.

 

Бүлекнең эксклюзив мөмкинлекләре

Хирургия стационары ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр эндоскопия бүлегендә 65 яңа диагностика һәм дәвалау алымы гамәлгә кертелгән, шуларның 54е – операция төре, күбесе Татарстанда беренче мәртәбә кулланыла: панкреатобилиар өлкәдә яман шеш һәм зарарсыз шеш үскәндә һәм кискен постманипуляцион панкреатит күзәтелгәндә үт һәм панкреатик юлларны стентлау; вирсунготомия; авария җайланмасы кулланып үт юлларындагы эре ташларга (үлчәме 15 мм дан арткан) литотрипсия уздыру; үт юллары стриктурларына баллонлы дилатация; Бильрот 2 буенча ашказаны резекциясе һәм гастрэктомия кичергән авыруларга операция ясау; папиллодилатация; стент кулланып цистогастростомия уздыру һәм псевдокист куышлыгын санацияләү; үт юлындагы стентны алу, үлекле холангит һәм механик сары авыруы булганда назобилиар дренажлау; рентгенологик күзәтү астында манжет-обтуратор кулланып киңәйгән кан тамырларына склерозирование уздыру; үңәчне Даниш стенты белән стентлау һәм ахырдан аны алу; зарарсыз шеш үскәндә туры эчәкнең лайлалы ярысы астына диссекция үткәрү; эшкәртә торган җайланма кулланып лайлалы ярыга резекция уздыру.

Диагностика чараларыннан, республикабызда беренчеләрдән булып, панкреатобилиар өлкә һәм ашказаны-эчәк трактының өске өлешенә эндоскопик ультрасонография үткәрелә башлый.

Тәүге тапкыр клиника практикасында мондый дәвалау кулланылышка кертелә: юан эчәккә эндоскопик трансаналь катетеризация һәм илеоцекаль өлкәдәге тайпылышларга диагностика. Әлеге алымнар 2006 һәм 2007 елларда патент белән яклана.

Хәзерге вакытта бүлек «Способ эндоскопического лечения холедохолитиаза и профилактики постманипуляционных осложнений» проекты өстендә эшли.

 

Бүлектәге фәнни эшчәнлек

  • 48 фәнни хезмәт бастырылган
  • Тәҗрибәләр уздыру өчен 2 патент алынган

 

Халыкара партнерлар һәм элемтәләр

Бүлек хезмәткәрләре Япония, Германия, Швеция, Шотландия кебек илләрдә стажировка узды һәм конференцияләрдә катнашты.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?