baklab.jpg

 

МКДЦ бактериология лабораториясендә заманча лаборатор җиһазлар һәм тест-системалар урнаштырылган, алар ярдәмендә бүленеп чыккан ярсыткычларны ачыклыйлар һәм киң спектрдагы антибиотикларга сизгерлекне билгелиләр.

 

 

3523.jpg


Диләрә Мәгсүм кызы Шәрифуллина

бактериология лабораториясе мөдире
югары квалификация категорияле табиб-бактериолог


 

Бактериологик алымнар

Теләсә нинди тикшеренү туклыклы җирлеккә күчереп утыртудан башлана. 24 сәгатьтән культура үсеп китә икән, өйрәнә башлыйлар.

WalkAway бактериология анализаторы ярдәмендә уздырыла торган заманча флюоресцент технология 2 сәгатьтә микроорганизмның килеп чыгышын һәм 4 сәгать эчендә аерым антибактериаль препаратларга сизгерлеген ачыкларга ярдәм итә. Тулы антибиотикограмма, күп дигәндә, 24 сәгатьтә әзер була. Микроорганизмнар идентификациясе, иң киме, 30 субстратларда уздырыла, бу югары үзенчәлек һәм нәтиҗәнең төгәллеген тәэмин итә. Анализ йомгагында 16-27 антибактериаль препаратка сизгерлек тасвирлана, шул исәптән бета-лактамаз активлык күрсәтелә. Классик ысулларда, гадәттә, 6 препаратка сизгерлек билгеләнә.

Лабораториядәге бактериологик хезмәтләргә клиник материалны микрофлорага тикшерү, антибактериаль препаратларга сизгерлекне билгеләү, эчәк инфекциясенең патоген ярсыткычларга тәэсир итүен ачыклау һ.б. керә.

Лабораториядә LAL-тест методы белән гемодиализ уздыру өчен судагы эндотоксиннарны да ачыклыйлар.

Канның стерильлеген тикшерү BACTEC BECTON DICINSON гемокультивирования әсбабын кулланып үткәрелә. Бу инфекцион эндокардит һәм сепсисны билгеләүдә заманча диагностиканың алыштыргысыз чарасы санала. 90% уңай нәтиҗәләр беренче тәүлектә үк беленә. Махсус ябык система ялган нәтиҗәләр эләгүдән тулысынча саклый. МКДЦ лабораториясендә эчәк дисбактериозы анализы 4 тәүлектә уздырыла, ә гадәти регламент буенча 7 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.

ПЦР (ПОЛИМЕРАЗНАЯ ЦЕПНАЯ РЕАКЦИЯ)

ПЦР – инфекцияне китереп чыгарган ярсыткычны турыдан-туры ачыклау алымы. Сан ягыннан берничә анализ уздыру
мөмкинлеге бар, мәсәлән: В һәм С гепатитлары табылганда вирус күләмен ачыклау (с генотипированием), плазмадагы
вирус дәрәҗәсен билгеләү һәм цитомегаловируслы инфекция булганда лейкоцитлардагы күләмен карау.
 
ПЦР диагностикасы «iCycleriQ» (BIO-RAD, Франция) әсбабында уздырыла. «Традицион» алымнардан аермалы буларак,
әлеге система электрофорезлы детекцияне читләп узарга булыша, анализ тулысынча пробирканы ачмыйча алына, бу ялган
нәтиҗәләр эләгүдән саклый.

ИФА (ИММУНОФЕРМЕНТНЫЙ МЕТОД)

Лабораториядә ИФА өчен автомат рәвештә эшли торган анализатор – EVOLIS (BIO-RAD, Франция) кулланыла, ул барлык

үрнәкләрне әзерли, эшкәртә. Шул рәвешле В һәм С гепатитлары, ВИЧ, сифилис ачыклана.
Бүлектә тәҗрибәле табиблар һәм югары категорияле лаборантлар эшли.
Диләрә Мәгсүм кызы Шәрифуллин – бүлек мөдире, югары категорияле табиб-бактериолог;
Рита Мирзарип кызы Васильева – югары категорияле табиб-бактериолог;
Татьяна Иван кызы Яковлева – югары категорияле табиб-бактериолог;
Наилә Зыятдин кызы Шаһидуллина – югары категорияле табиб-бактериолог;
Елена Геннадий кызы Николаева – югары категорияле табиб-бактериолог;
Мария Владимир кызы Миляшова – беренче категорияле табиб-бактериолог.
Бүлек лаборантлары югары категориягә ия.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?