
МКДЦның нур диагностикасы бүлеге 1999 елда ачыла. Бу елда томографларны урнаштырырга урын әзерләнә. Ел ахырында РКТ һәм МРТ аппаратлары кайтартыла. Шул ук вакытта штат төзелә: табиблар, урта һәм кече медицина персоналы. 1999 ел ахырында General Electric (АКШ) фирмасы ясаган бер спиральле томограф ярдәмендә күзәтү уздырыла башлый. 2000 елдан магнит кыры көчәнеше 1 Теслага җиткән, General Electric (АКШ) фирмасы җитештергән магнит-резонанс томографы урнаштырыла. 2012 елда аның магниты 1,5 Теслалы системага алыштырыла. 2009 ел башында мультиспираль 64 үлчәмле компьютер томографы куела (Тошиба (Aquillion-64).
2002 елда бүлектә беренче мәртәбә МРТ ясала – карындагы яралгының тумыштан килгән тайпылышларын карыйлар. Шул вакыттан бирле монда МР-пельвиометрия һәм йөкле хатыннарга күзәтү еш уздырыла. Бу юнәлештә бүлек РФ буенча әйдәп баручыларның берсе санала.
Бүгенге көндә биредә ике рентген компьютер томографы, магнит-резонанс томографы бар. Нәтиҗәне ачыклау өчен махсус эш станцияләре куелган. Нәтиҗәне лазерлы диск һәм лазерлы камерага яздырып тасмага чыгару мөмкинлеге дә каралган. Бүлектә актив төстә кан тамырларын тикшерү юнәлеше үсә (йөрәк, йөрәк кан тамырлары, аорта һәм аның тамырлары, веноз кан тамырлары, периферия юллары, баш мие һәм муен кан тамырлары, баштагы кан әйләнеше кискен һәм хроник бозылганда, шеш булганда перфузион тикшеренүләр).
и.о. заведующего отделением
Бүлектә стандарт һәм махсуслаштырылган алымнар ярдәмендә, шул исәптән венага контраст матдәләр кертеп, скрининг (обзорные) һәм тирәнтен томографик тикшеренүләр уздырыла.
Махсуслаштырылган алымнар:
Әлеге алымнар кискен һәм хроник инсульт, шеш, үзәк нерв системасы, йөрәк һәм кан тамырлары, үпкә, касык турысындагы эчке органнар, сөя, буын сырхауларына диагностика уздыру өчен кулланыла.
Нур диагностикасы бүлегендә рентгенлы компьютер томографиясе (РКТ) һәм магнит-резонанс томография (МРТ) бүлмәләре бар.
МКДЦда ике спиральле компьютер томографы эшли: бер спиральле General Electric (АКШ) фирмасыныкы стандарт күзәтү уздыру өчен кулланыла; Aquillion-64 дип аталган 64 үлчәмле спиральле компьютер томографын Toshiba (Япония) фирмасы җитештергән, баш мие, муен, йөрәк, аортаны карау өчен файдаланалар.
Биредә шулай ук SignaHDXt дигән яңа заманча магнит-резонанс томограф (МРТ) бар (General Electric, АКШ).
МКДЦның нур диагностикасы бүлегендә ел саен якынча 5000 РКТ һәм 6000 МРТ тикшеренүе уздырыла, моңа бюджеттан тыш хезмәтләр дә кергән.
МР-томографының югары мөмкинлеккә ия булуы организмга стандарт анатомик күзәтүләр уздырудан тыш, аның функциональлеген ачыкларга да ярдәм итә һәм моның өчен трактографияле МР-диффузия, МР-перфузия (баштагы кан йөрешен тикшерү), МР-спектроскопия (организмдагы метаболик үзгәрешләрне ачыклау) һәм башка чаралар кулланыла. Диффузия һәм МР-трактография белән кискен инсультны башлангыч чорында ук ачыклыйлар, баштагы зарарланган кан тамырларын да билгелиләр. Кан тамырлары сырхаулары, яман шеш, ялкынсынулы авырулар вакытында да аларның халәтен ачыклау мөһим, бу теге яки бу неврологик функцияләрнең үтәлешен белү өчен кирәк.
МРТ ярдәмендә хәрәкәтләнеп торган йөрәкне карыйлар һәм аның эчендәге, клапаннардагы, мускулларындагы анатомик тайпылышларны билгелиләр. Бу тумыштан булган һәм яшәү дәверендә барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеген, әлеге органның функциясен һәм миокардның резервларын ачыклау өчен зарур.
МРТ авыру өчен иң куркынычсыз һәм күп мәгълүмат бирә торган визуализация чарасы санала, бигрәк тә организмның йомшак структураларын күрергә ярдәм итә. Нур организмга зыян салмый һәм шуңа да кирәк чакта тикшеренүне кат-кат уздырырга ярый, шул исәптән талчыккан авыруларга да, балаларга да. Компьютер ангиографиясе (кан тамырларын тикшерү) мәгълүматлылыгы ягыннан рентгенохирургик ангиографиягә якын тора һәм катлаулы хирургик манипуляцияләр булмау белән аерыла. КТ-ангиографиянең өстенлеге шунда: икътисадый яктан үтемле һәм тикшеренүне кыска вакыт эчендә амбулатор шартта үткәрергә була (уртача, нәтиҗәләрне эшкәртмәгәндә, процедура өчен 5-10 минут җитә.
Ибәтуллин М.М. «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Ел табибы» номинациясендә җиңүче, июнь, 2011 ел.
Соңгы 5 елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 38 мәкалә Россия һәм чит ил басмаларында дөнья күргән, илкүләм һәм халыкара медицина конференцияләрендә 18 чыгыш ясалган. Бүлек хезмәткәрләре КДМУ неврология һәм нейрохирургия кафедрасы, КДМА нур диагностикасы кафедрасы базасында визуализация алымнары буенча студент һәм табибларга укыту эшләре алып бара.
Бүлек белгечләре фәнни конференцияләрдә чыгыш ясаудан тыш, тыңлаучы буларак та катнашалар.