МКДЦның киң профильле клиник-диагностика лабораториясендә барлык төр гематологик, гомумклиник, иммунологик һәм биохимик анализлар ясала. КДЛ Клиник лаборатория уздырган тикшеренүләр сыйфатын тыштан бәяләү федераль системасына керә һәм бу табибларны ышанычлы нәтиҗәләр белән тәэмин итү, ә пациентларга дөрес мәгълүмат ирештерүдә гаять мөһим.
Канны иң соңгы методика буенча ябык Vacutainer пробиркага алалар, анда һава да эләкми, тирә-мохит белән элемтә дә юк. Бу персоналның да, пациентның да иминлеген тәэмин итә.
Шикәр диабеты, гепатит, гастрит, ашказаны җәрәхәте, хламидиоз, үт ташы авырулары, хатын-кызларның бала табарга, ирләрнең нәсел калдырырга сәләтсезлеге, ирлек көче бозылу, кече йомышны үти алмау, кансыман биз эшчәнлеген ачыклау буенча диагностика уздыру өчен өйрәнүләр алып барыла.
клиник-диагностика лабораториясе мөдире