ofd.jpg

 

Без тикшерәбез

Бүлектә йөрәк һәм сулыш органнарына уздырыла торган комплекслы функциональ күзәтү йөрәктәге ишемия авырулары, миокард инфаркты, артериаль гипертония, йөрәк зәгыйфьлеге, миокардит, кан әйләнешенең җиткелекле булмавы, йөрәк ритмы һәм үткәрүчәнлеге бозылу, атеросклероз, сулыш системасы сырхауларын ачыкларга яки диагнозны тәгаенләштерергә ярдәм итә. Шулай ук тын кысылу, артериаль гипертензия, синкопаль халәтнең сәбәпләрен күрергә, дәвалау ысулын сайларга булыша.

 

 

2216.jpg


Светлана Юрий кызы Ахунова

Бүлек мөдире
Югары квалификация категорияле табиб
Медицина фәннәре кандидаты

 

 

 

 

Алымнар

  • эхокардиография;
  • ЭКГ һәм артериаль басымны тәүлек әйләнәсе (Холтеровское) мониторинглау;
  • электрокардиография һәм ультратавышлы контроль астында көч бирү тестлары;
  • үңәч аша электрокардиостимуляция;
  • заманча җиһазларда ЭКГ;
  • физик көч биреп стресс-эхокардиография;
  • миокард эшчәнлеген билгеләү өчен добутамин белән стресс-эхокардиография;
  • миокард тукымасына доплер тикшеренүе уздыру;
  • сулыш үзәге һәм сулыш алуның активлыгын тикшерү;
  • хроник артериаль җитешсезлекне бәяләү өчен киңәйтелгән тредмил-тест;
  • йөрәк ритмының турбулентлыгын ачыклау.

 

Барлыкка килү тарихы

МКДЦ функциональ диагностика №1 бүлеге оешма эшли башлаган көннәрдә үк – 1999 елның 10 декабрендә ачыла. Бүлекне оештырганда эксперт дәрәҗәдә кардиология һәм пульмонология буенча заманча функциональ тикшеренүләр уздыру максаты куела. Мәсьәлә яхшы җиһазлар кайтарту һәм бүлектәге югары квалификацияле табиблар хисабына хәл ителә. Ачылганда штатта 4 табиб, 6 шәфкать туташы, 3 санитарка исәпләнә. Казанның әйдәп баручы оешмаларыннан кардиология һәм пульмонологиядә катлаулы диагностика аппаратурасы белән эшләү тәҗрибәсе булган табиблар чакырыла – Светлана Юрий кызы Ахунова һәм Инна Павел кызы Кирилюк Республика клиник хастаханәсеннән, Фәридә Харис кызы Галәветдинова Кардиология диспансерыннан килә.

 

 

Пациентларның саны һәм категориясе

Бүлек белгечләре күзәтүне катлаулы эксперт очрагы булган пациентларга консультация бүлеге кардиологлары биргән юллама буенча уздыра.

 

 

Бүлекнең эксклюзив мөмкинлекләре

Безнең бүлектә, Казанда беренчеләрдән булып, физик көчле стресс-эхокардиография, миокардның эшчәнлеген ачыклау өчен добутамин белән стресс-эхокардиография, миокард тукымасына доплер тикшеренүе уздыру, сулыш үзәге һәм сулыш алуның активлыгын билгеләү, хроник артериаль җитешсезлекне бәяләү өчен киңәйтелгән тредмил-тест; йөрәк ритмының турбулентлыгын ачыклау кебек алымнар кулланыла башлый.

Эксперт дәрәҗәдәге ультратавышлы системаларда эхокардиография бүгенге көндә булган барлык эхокардиографик чараларны, шул исәптән, үңәч аша, контраст эхокардиография, контраст стресс-эхокардиография кулланып уздырыла. Үңәч аша эхокардиография үткәрү бик күп мәгълүмат бирә. Ул диаметры 1 см чамасы булган махсус эндоскопик ультратавышлы датчик ярдәмендә тормышка ашырыла. Датчик, үңәчкә кертелеп, йөрәк янәшәсенә урнаштырыла һәм андагы халәтне күрергә була. Бу бигрәк тә йөрәк эчендәге шеш, тромблар, протезланган клапаннардагы үзгәрешләр, инфекцион эндокардит, аорта авырулары, тумыштан килгән зәгыйфьлекләрне яхшылап күзәтергә ярдәм итә.

 

 

Бүлек хезмәткәрләре

Хәзерге вакытта штатта 17 табиб, 21 шәфкать туташы, 3 санитарка эшли. Бүлек мөдире – Светлана Юрий кызы Ахунова – югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, КДМА функциональ диагностика кафедрасы доценты, Россиянең медицинада ультратавышлы диагностика белгечләре ассоциациясе, Йөрәк-кан тамырлары буенча ультравыш халыкара җәмгыятенең Россия бүлеге, Бөтенроссия холтерлы мониторинглау җәмгыяте әгъзалары булып тора.

 

 

Бүләкләр, дипломнар, сертификатлар

Барлык табиблар «Функциональ диагностика» белгечлеге буенча сертификатка ия һәм шушы юнәлештә 10 елдан артык эшли.

 

 

Бүлектәге фәнни эшчәнлек

МКДЦ КДМА һәм КДМУ өчен клиник база булып хезмәт итә. Тикшеренүләр саны һәрдаим артып торып, яңа алымнарны үзләштерү таләп ителсә дә, бүлектә актив төстә фәнни эшчәнлек алып барыла. Матбугатта мәкаләләр басыла, табиблар ультратавышлы диагностика, холтерлы мониторинглау, кардиология, кардиохирургия буенча докладлар белән конференция, съездларда чыгыш ясыйлар. Бүлек хезмәткәрләре КДМА нур һәм функциональ диагностика циклы кысаларында практик дәресләр уздыра, лекцияләр укый. Табиблар материалны яхшырак үзләштерсен өчен функциональ диагностиканың төрле бүлекләре буенча методик кулланмалар эшләнгән, видеофильм, снимок, электрон күчерелмә форматында җитәрлек мәгълүмат тупланган һәм бу укыту процессында күзаллауны арттыру өчен мөһим.

 

 

Халыкара партнерлар һәм элемтәләр

Заманча информацион технологияләр һәм интернет, инглиз телен белү Россия һәм халыкара күләмдә узган интернет- конференцияләрдә катнашырга, кардиология һәм диагностикада әйдәп баручы белгечләрнең лекцияләрен тыңларга, соңгы киңәш-тәкъдимнәр белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Медицина зур тизлектә алга атлый, МКДЦ функциональ диагностика бүлеге дөньяның алдынгы клиникалары кебек камил эшләүне максат итеп куя.

  • Тышкы сулыш функциясен тикшерү
  • Стрессэхокардиография
  • ЭКГ һәм АД тәүлек буе (холтеровское) мониторинглау 
  • Үңәч аша ясала торган эхокардиография
  • Көч бирү пробасы белән уздырылган ЭКГ 
  • Электрокардиография
  • Эхокардиография (йөрәккә УЗИ)
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?