
Ультратавышлы диагностика бүлегендә 40ка якын инвазив булмаган ультратавышлы тикшеренү һәм УЗ-контроль ярдәмендә медицина практикасында кулланырга рөхсәт ителгән инвазив манипуляция уздырыла. Белгечләр периферия кан тамырларына, паренхиматоз органнарга, мускулларга, күрү органнарына, йөкле вакытта карындагы яралгыга барлык төр тикшеренүләрне үткәрә. Шулай ук биредә соноэластография ярдәмендә хатын-кызның эчке җенес әгъзаларын һәм ирләрнең мәни бизен күзәтәләр.
Барлык күзәтүләр эксперт класслы аппаратларда алып барыла: VolusonE8 Expert, Vivid7 Expert (General Electric фирмасы). Алар киң полосалы, күп ешлыклы датчиклар һәм өстәмә программалар (допплеровские методики, недопплеровское картирование кровотока, сложносоставное многолучевое сканирование, тканевая гармоника (THI), панорамное сканирование, трехмерная (3D) и четырехмерная (4D) эхография) белән тулыландырылган.

Бүлек мөдире, медицина фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган табибы, югары квалификация категорияле
Ел саен бүлектә МКДЦ стационарындагы пациентларга 26 000 күзәтү, түләүле хезмәтләр программасы буенча 24 000 тикшеренү үткәрелә.
Республикабызда МКДЦ УЗИ бүлеге – баланың әнисе карынында вакытта ук йөрәк зәгыйфьлеген һәм үзәк нерв системасындагы тайпылышларны ачыклый торган бердәнбер үзәк. Әлеге тикшеренүләр йөрәк-кан тамырлары авырулары белгечләре белән бергә алып барыла.
Бүлектә 2 медицина фәннәре кандидаты, 5 югары квалификация категорияле табиб эшли, алар ультратавышлы диагностиканың барлык заманча алымнарын кулланырга сәләтле.
Бүлек эшчәнлеге «ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре», «Россиянең 100 яхшы товары» конкурслары дипломнары белән бәяләнгән. Бүлек мөдире Камил Йосыпов 2010 елда Россиянең иң яхшы табибларына бирелә торган «Призвание» Милли премия лауреаты булды.
Бүлек КДМУ ультратавышлы диагностика кафедрасы һәм ФПК белән ППС йөрәк-кан тамырлары хирургиясе курсы өчен база санала. Эш урынында стажировка программасы буенча бүлектә Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән (Белоруссия, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайжан) килгән сертификатлы белгечләр һөнәри әзерлек уза. Бүлек хезмәткәрләре үзләренең фәнни өйрәнүләрен һәрдаим Россия һәм халыкара күләмендә узган конгресс, съездларда тәкъдим итә. «УЗД акушерлыкта һәм гинекологиядә» дигән темага 2014 елда узган XXIV дөньякүләм конгресста (Барселона, Испания) катнашкан Камил Йосыповның телдән ясалган кыска чыгышы иң яхшылардан дип табылды һәм ул махсус сертификатка ия булды.
2014 елда бүлек табиблары түбәндәге чараларда доклад һәм лекцияләр белән чыгыш ясады: «Радиология – 2014» VIII бөтенроссия милли конгресс (Мәскәү), «Современные технологии ультразвуковой диагностики патологии человека» халыкара семинар (Минск, Беларусь), Идел буе федераль округы УЗД белгечләренең өченче съезды (Казан) һәм «Визуальная диагностика в акушерстве и гинекологии и перинатологии» I бөтенроссия фәнни-мәгариф конгрессы (Мәскәү). Россия күләмендә узган конгрессларда катнашкан бүлек хезмәткәрләренә өч мәртәбә Рәхмәт хаты тапшырылды. Эшләү дәверендә бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 200дән артык хезмәт басылып чыкты (Россия һәм чит ил журналларында басылган мәкаләләр, тезислар, монография бүлекләре).