Радиоизотоп диагностика (радионуклид диагностика) – медицина диагностикасының заманча алымы. Органнарның морфологик үзенчәлекләрен өйрәнә торган традицион рентгенология, УЗИ, РКТ, МРТдан аермалы буларак, әгъзаның анатомиясен, аның эшкә сәләтлелеген, шул исәптән, аерым морфологик структураларны ачыкларга ярдәм итә. Радиоизотоп тикшеренүләр вакытында ясалган сурәт организмда барган физиологик һәм патофизиологик үзгәрешләрнең чагылышы булып тора. Бу төрле авыруларга башлангыч чорда ук заманча итеп диагностика уздыру мөмкинлеге бирә һәм шуның бәрабәренә радионуклид диагностиканы нур диагностикасының беренчел төре дип характерларга мөмкин.
Алым организмга кертелгән радиофармацевтик препаратлардан, ә алар билгеле бер органнарда һәм тукымаларда җыелырга яки физиологик процессның динамикасын чагылдырырга сәләтле, килгән нурланышны теркәү һәм үлчәүгә нигезләнә. Пациентның организмы бик аз нурланыш ала, тикшеренү уздыру аллергия реакциясе китереп чыгармый, инвазив катнашлыкка бәйле түгел.
Радиоизотоп диагностика бүлеге томографик гамма – GE («General Electric») фирмасы камерасы белән җиһазландырылган. Ул тикшерү уздырыла торган органнарга кертелгән махсус препаратның ничек таралуын, яссы һәм шул ук вакытта катламлы томографик сурәтләргә төшереп, компьютердан күзәтергә мөмкинлек тудыра. Бу пациентны радионуклидлар ярдәмендә заманча алымнар белән күзәтеп була дигән сүз.
бүлек мөдире
Югары квалификация категорияле табиб-радиолог