no.jpg

 

Төрле неврология авырулары вакытында пациентларга МКДЦ базасында тулы стационар медицина ярдәме 2004 ел ахырында күрсәтелә башлый. Баштагы мәлне авыруларны хастаханәгә дәваланырга планлы рәвештә генә салалар. 2006 елның маеннан баштагы кан әйләнеше кискен бозылган (ОНМК) пациентларны ашыгыч рәвештә кабул итүгә күчәләр. Неврология бүлеге МКДЦда кичектерелмәс медицина ярдәме күрсәтелгән беренче бүлеккә әйләнә. Моның өчен «Неврология» юнәлешендә профессор Хәсәнова Д.Р. җитәкчелегендә зур эш башкарыла. МКДЦның инсульт хезмәте эшчәнлегенең нигезенә салынган принциплар Россия өчен уникаль санала һәм ул вакытта булган ярдәм күрсәтү системасыннан бик нык аерыла.

 

2012 елга кадәр МКДЦда бер генә неврология бүлеге була. Анда планлы рәвештә килгән һәм ОНМК белән кичектерелгесез китерелгән авырулар стационар дәвалана. 2006-2012 елларда баш миендәге кан әйләнеше бозылган 3 меңнән артык пациент дәвалану уза. Бу дәвер эчендә дәвалау һәм пациентларны күзәтү буенча югары нәтиҗәләргә ирешелә. Мәсәлән, шушы 6 ел эчендә инсульттан үлүчеләр саны 13,6%тан 11,8%ка кадәр кими; 300ләп тромболизис уздырыла, табиб- рентгенхирурглар белән бергә ишемия инсультын дәвалаганда заманча эндоваскуляр катнашлыгы алымнары кулланыла башлый. Әлеге уңышлар өчен 2008 елда МКДЦ РФ һәм РТ уздырган төрле конкурсларда грамоталарга ия була. Неврология бүлегендә тернәкләндерү чаралары үткәрү өчен дә барлык шартлар тудырыла.

 

2012 елның көзендә МКДЦның неврология хезмәте җитди үзгәрешләр кичерә. ОНМК белән авыручылар өчен махсус неврология бүлеге ачыла. Ул 30 урынга исәпләнә, бүлектә үк 6 урынлык интенсив терапия палатасы көйләнә, анда медицина ярдәме Россия һәм халыкара стандартлар буенча күрсәтелә.

 

2006 елдан бирле неврология бүлеге белән алыштыргысыз Сәйхунов М.В. җитәкчелек итә.

 

 

 

 

2014-12-20-2.jpg

Марат Вәлиулла улы Сәйхунов

заведующий неврологическим отделением,
руководитель неврологической службы МКДЦ,
кандидат медицинских наук, врач-невролог высшей квалификационной категории

 

Без дәвалыйбыз

  • Инсульт белән авырган кешеләрне тернәкләндерү чоры;
  • нерв системасында була торган дегенератив авырулы кешеләрне (дистониянең төрле формалары, Паркинсон авыруы, Альцгеймер авыруы);
  • өлкән яшьтә беренче мәртәбә эпилепсия барлыкка килгән затларны;
  • төрле экстрапирамидалы тайпылышлар;
  • баш өянәге;
  • баш миендәге хроник ишемия авырулары.

 

 

Дәвалау алымнары

  • Дару препаратлары белән консерватив дәвалау ысуллары;
  • Физиотерапия процедуралары;
  • Энә белән кадап дәвалау терапиясе;
  • Дәвалау физкультурасы.

 

 

Пациентлар саны һәм категориясе

Ел саен бүлектә неврология авырулары белән очрашкан 700ләп пациентка медицина ярдәме күрсәтелә.

 

Бүлек хезмәткәрләре

Динә Рөстәм кызы Хәсәнова – «Неврология» клиника юнәлеше җитәкчесе, ТР баш ангионеврологы, Республика Баш кан тамырлары үзәге җитәкчесе, профессор, медицина фәннәре докторы.
Марат Вәлиулла улы Сәйхунов – МКДЦ неврология хезмәте җитәкчесе, Республика Баш кан тамырлары үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты, югары квалификация категорияле табиб-невролог, неврология бүлеге мөдире.
Альбина Альберт кызы Сафиуллина – табиб-невролог, 1 категория.
Эльвира Марат кызы Медведева – табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты.

 

 

 

Бүләкләр, дипломнар, сертификатлар

«Нейрореабилитация-2013» V Халыкара конгресс (Мәскәү). Кан тамырлары үзәкләре арасында уздырылган бәйгедә «Реабилитация өчен иң яхшы шартлар» номинациясендә җиңүче.

«Соңгы 5 елда дәвалау-диагностика эшенең сыйфатын үстергән өчен» II дәрәҗәдәге диплом, МКДЦ, 2013 ел.

 

 

Бүлекнең фәнни-өйрәнүләр эшчәнлеге

Бүлек хезмәткәрләренең хезмәтләре «Журнал неврологии и психиатрии им. С.С. Корсакова», «Казанский медицинский журнал», «Неврологический вестник», «Анналы клинической и экспериментальной неврологии» кебек журналларда даими басылып тора.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?