onmk.jpg

 

ОНМК неврология бүлегенең барлыкка килүе, әлбәттә, МДКЦның неврология хезмәте белән бәйле.

 

МКДЦ базасында төрле неврология авырулы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү 2004 елның ахырыннан тормышка ашырыла. Беренче этапларда пациентларны хастаханәгә дәваланырга планлы рәвештә генә салалар. 2006 елның маеннан, баштагы кан әйләнеше бозылып, медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләрне ашыгыч төстә китерә башлыйлар. Неврология бүлеге МКДЦда кичектерелмәс медицина ярдәме күрсәтелгән беренче бүлеккә әйләнә. Моның өчен «Неврология» юнәлешендә профессор Хәсәнова Д.Р. җитәкчелегендә зур эш башкарыла. МКДЦның инсульт хезмәте эшчәнлегенең нигезенә салынган принциплар Россия өчен уникаль санала һәм ул вакытта булган ярдәм күрсәтү системасыннан бик нык аерыла.

 

2012 елның көзендә МКДЦның неврология хезмәте җитди үзгәрешләр кичерә. ОНМК авырулар өчен неврология бүлеге ачыла. Ул 30 урынга исәпләнә, бүлектә үк 6 урынлык интенсив терапия палатасы булдырыла, анда медицина ярдәме Россия һәм халыкара стандартлар буенча күрсәтелә.

 

Бүлекчәдә неврология юнәлешендә махсуслашкан, реанимация, интенсив терапия һәм реабилитация буенча әзерлеге булган квалифицияле табиблар эшли. Шулай ук ОНМК авыруларга медицина ярдәме күрсәтүдә һәм авыр хәлдәге авыруларны дәвалауда һөнәри осталыклары булган урта медицина персоналы хезмәт куя. Интенсив терапия палатасында реанимация җиһазлары урнаштырылган (гомер өчен кирәкле функцияләрне мониторинглау системасы, үпкәне ясалма җилләтү аппараты). Тернәкләндерү һәм өзлегүләргә каршы профилактика уздыру өчен дә кирәкле җайланмалар (пассив вертикализация, пневмокомпрессия аппараты, эндоскопик стойка) бар.

 

Пациентның хәле тотрыклана башлагач, неврология бүлегенә ОНМК авырулар өчен көйләнгән ятакка күчерәләр һәм башлангыч реабилитациягә керешәләр. Бүлектә тикшеренү һәм дәвалану өчен яткан пациентларга 2-3 урынлык палаталарда уңай шартлар тудырылган. Барлык бүлмәләр һәм хезмәт урыннары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне истә тотып эшләнгән: идәндә бусагалар юк, кул белән тотынырга тотынгычлар куелган. Бүлектә шулай ук дәвалау физкультурасы, кинезиотерапия заллары эшли.

 

 

2014-12-20-6.jpg

Тимур Виктор улы Дёмин

ОНМК авырулар өчен неврология бүлеге мөдире,
югары квалификация категорияле табиб-невролог

 

Без дәвалыйбыз

  • баш миенә кан саву (авыруның башлангыч чорыннан алып);
  • ишемия инсульты;
  • транзитор ишемия һөҗүме (ишемическая атака);
  • субарахноидаль кан саву.

 

 

Дәвалау алымнары

  • инсульттан базис һәм нейропротектив терапияләр;
  • ишемия инсульты булганда веноз һәм артериаль кан тамырлары тромболизисы;
  • дәвалау физкультурасы;
  • кинезиотерапия.

 

 

Пациентлар саны һәм категориясе

Ел дәвамында бүлектә баш миендә кан әйләнеше бозылган 600ләп пациентка медицина ярдәме күрсәтелә.

Бүлек хезмәткәрләре

Динә Рөстәм кызы Хәсәнова – «Неврология» клиника юнәлеше җитәкчесе, ТР баш ангионеврологы, Республика Баш кан тамырлары үзәге җитәкчесе, профессор, медицина фәннәре докторы.
Тимур Виктор улы Дёмин – ОНМК авырулар өчен неврология бүлеге мөдире, югары квалификация категорияле табиб- невролог
Наталья Василий кызы Агафонова – табиб-невролог, югары категория.
Татьяна Валерий кызы Данилова – табиб-невролог, медицина фәннәре докторы.
Наталья Владимир кызы Тарасова – интенсив терапия палатасы табиб-неврологы.
Иван Василий улы Маливанов – табиб-невролог.
Гүзәл Хәмит кызы Старостина – невролог, ЛФК табибы, югары категория, медицина фәннәре кандидаты.
Идел Искәндәр улы Тәбиев – интенсив терапия палатасы табиб-неврологы, реабилитация буенча белгеч, югары категория.
Надия Фәрид кызы Садыкова – интенсив терапия палатасы табиб-неврологы, I категория.
Рамил Рәис улы Саттаров – интенсив терапия палатасы табиб-неврологы, II категория.
Альбина Ренат кызы Ганиева – интенсив терапия палатасы табиб-неврологы, югары категория.

Бүләкләр, дипломнар, сертификатлар

2013 елның язында ОНМК авырулар өчен ачылган неврология бүлеге «Нейрореабилитация» V Халыкара конгресс кысаларында узган Бөтенроссия конкурсында «Реабилитация уздыру өчен иң яхшы шартлар» номинациясендә беренче урынны ала.

 

2008 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» илкүләм бәйгедә МКДЦның неврология бүлеге «селектив тромболизис» хезмәте программасы «Ел яңалыгы» номинациясендә лауреат була.

 

2008 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» илкүләм бәйгедә Тимур Виктор улы Демин «Сыйфат Отличнигы» исеме яулый

 

Бүлекнең фәнни-өйрәнүләр эшчәнлеге

Бүлек КДМУның «Неврология һәм нейрохирургия» кафедрасы клиник базасы булып тора. Табиблар кафедра хезмәткәрләре белән берлектә квалификация арттыру циклы буенча укучыларга дәресләр уздыра. Бүлек хезмәткәрләре фәнни эш белән дә актив шөгыльләнә: 2 докторлык һәм 4 кандидатлык диссертациясе әзерләнә. Фәнни өйрәнүләрдә төп юнәлеш – ангионеврология.

 

Бүлек хезмәткәрләренең фәнни хезмәтләре даими төстә «Казанский медицинский журнал», «Журнал неврологии и психиатрии им. С.С. Корсакова», «Анналы клинической и экспериментальной неврологии» журналларында басыла.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?