2006 елда МКДЦның кардиология 2 бүлеге кискен миокард инфаркты белән авыручылар өчен үз ишекләрен ача. Эшләү дәверендә ул берничә мәртәбә үзгәртелә. Бүлек ачылган вакытта 40 урынга исәпләнсә, 2009 елда ятаклар санын 60 итәргә уйлыйлар. 2011 елда урын саны тагын 40ка кала. 2012 елда хроник җиткелекле булмаган йөрәкне (ХСН) дәвалау юнәлеше буенча аерым бүлек итеп үзгәртелә. Ул кискен миокард инфаркты кичергән кешеләрне дәвалауда махсуслаша, аларны бирегә кардиореанимациядән соң хәлләре тотрыклангач китерәләр һәм алга таба күзәтәләр, госпиталь этабында тернәкләндерү уздыралар.

Ел саен бүлектә 800дән артык пациентка медицина ярдәме күрсәтә. Алар арасында Казан, республика кешеләре, башкала кунаклары бар.

 

2014-12-20-9.jpg

 

ГАЛИМЗЯНОВА ЛИЛИЯ АЛЬБЕРТОВНА

заведующий отделением,

Заслуженный врач РТ

 

Без дәвалыйбыз

Бүлек кискен миокард инфаркты кичергән кешеләрне дәвалауда махсуслаша, аларны бирегә кардиореанимациядән соң хәлләре тотрыклангач китерәләр һәм алга таба күзәтәләр, госпиталь этабында тернәкләндерү уздыралар. Моннан тыш, бүлектә эшләүчеләрнең түбәндәге йөрәк авыруларын дәвалау буенча тәҗрибәләре зур: гипертония, стенокардиянең төрле формалары, йөрәк ритмы бозылу. Кирәк икән, диагностика бүлеге белгечләре белән бергә тикшерү уздыргач, пациентны алга таба кардиохирургия бүлегенә күчерергә операциягә әзерлиләр (тире аша коронар катнашлык, коронар шунтлау).

Бүлектә диагностика, дәвалау-профилактика, реабилитация, консультация, фәнни, уку-укыту, оештыру-методика эшләре белән дә шөгыльләнәләр. МКДЦда кардиореанимация бүлеге белән бергә эшләү механизмы камил оештырылганга, авыруларга эзлекле һәм тулы диагностика уздырыла, дәвалау тәртибе төзелә. Тора-бара ятаклар саны да арттырыла, чөнки бу кискен миокард инфарктыннан үлүчеләр, гомерлеккә авыру булып калучылар санын киметергә, пациентларга киредән тулы тормыш алып бара башларга ярдәм итә. МКДЦның башка бүлек белгечләре белән бергәләшеп уңышлы эшләүләре бәрабәренә йөрәк авырулы пациентларга бер бүлектә үк дәвалау билгеләнә, башка тайпылышларны булдырмый калу өчен чаралар күрелә. Үзәктә дә, бүлектә дә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда ашыгыч һәм планлы рәвештә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү максат булып тора. Югары технологияле медицина ярдәм күрсәтү – дәүләт куйган бурыч, федераль һәм төбәк бюджетыннан финанслана.

Бүлектә үз эшенең остасы булган, хезмәтенә тугрылык саклаган уникаль төркем тупланган. Биредә югары квалификация категориягә ия белгечләр эшли – клиник кафедра профессорлары, ассистентлар һәм медицина фәннәре кандидатлары. Бүлек табиблары фәнни-өйрәнү программаларында актив катнаша, һәрвакыт үзләренең квалификацияләрен һәм һөнәри осталыкларын арттырып торалар. Бүлектә семинарлар, аерым очракларны клиник яктан өйрәнү, конференцияләр дә гел булып тора. Бүлек Казан дәүләт медицина университетының терапия факультеты кафедрасының клиник базасы санала. Биредә халыкара һәм россиякүләм клиник тикшеренүләр уздырыла.

Бүлектәге фәнни эш

Бүлектә актив төстә фәнни хезмәтләр алып барыла, даими рәвештә чит ил һәм үзебезнең медицина басмаларында тезислар һәм фәнни мәкаләләр басыла. Фәнни эшләр төрле съезд, симпозиум, конференцияләрдә тәкъдим ителә. Бүлекне камилләштерүдә төп принцип булып югары квалификацияле кадрлар тәрбияләү һәм аларны саклау, фәнни мәктәпне үстерү, Татарстан халкына лаек дәрәҗәдәге кардиологик медицина ярдәме күрсәтү тора.

Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?