kh2.jpg

 

 

 

2015-04-8-4.jpg


Роин Кондратий улы Джорджикия

профессор, д.м.н., заслуженный врач РТ, РФ
руководитель направления кардиохирургии МКДЦ
заведующий кафедрой хирургических болезней №2 КГМУ

2299.jpg


Илдар Илгиз улы Вәгыйзов

Бүлек мөдире, югары квалификация категорияле табиб
Белгечлек: йөрәк-кан тамырлары хирургиясе

 

 

Без дәвалыйбыз

  • яшәү дәверендә барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеге
  • тумыштан йөрәк зәгыйфьлегеннән интеккән 15 яшьтән өлкән кешеләр
  • аневризмалар һәм күкрәк аортасы катламлану 
  • йөрәктәге ишемия авырулары
  • йөрәктә була торган шешләр
  • дилатацион, гипертрофик яки ишемия кардиомиопатиясе 
  • үпкә артериясе тромбоэмболиясе
  • йөрәк ритмы бозылу (брадиаритмия, тахиаритмия, йөрәк кисәк туктауга каршы профилактика)

 

 

Дәвалау төрләре

Йөрәк клапаннарын протезлау һәм реконструкцияләү. Барлык очракларда да мөмкин кадәр клапаннарны саклап калырга тырышалар. Минтраль җиткелекле булмаудан ясалган операцияләр вакытында бу күрсәткеч 80% җитә. Клапанны саклап калу мөмкинлеге юк икән, бүлектә механик һәм биологик ясалма клапаннар куела (аларны үзебезнең илдәге һәм чит илләрдәге әйдәп баручы җитештерүчеләре ясый).

Коронар шунтлау

Йөрәктәге ишемия авырулары булганда коронар артерияләрдә стенозлар (кысылу) һәм окклюзияләр (томалану) булу хирургия коррекциясе – коронар шунтлау таләп итә. Табиблар пациентларның үз артерияләрен саклап калу яклы һәм йөрәктәге имгәнгән артерияләрне дәвалаганда аларны шунт (обходов) сыйфатында файдаланалар. Мондый катнашлык изоляцияләнгән хәлдә дә, клапаннарга хирургия коррекциясе уздырганда, йөрәктәге башка җитешсезлекләрне төзәткәндә дә кулланыла.

 

Күтәрелмә аортаны протезлау

Күкрәк аортасы киңәйгәндә еш кына хирургия дәвалануы узарга туры килә – аортаны протезлыйлар, еш кына аорта клапанын да алыштыралар. Вакытында дәваланмау аортаның катламлануына китерә, кешенең үлеп китүе дә ихтимал. Бүлектә күкрәк аортасына уңышлы операцияләр ясала, алар Европа стандартларына туры китереп башкарыла.

 

15 яшьтән өлкән балаларның тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеген коррекцияләү

Септаль тайпылышларны коррекцияләү (ДМПП, ДМЖП), ачык артериаль агым, аорта коарктациясе, Фалло тетрадасы булганда операцияләр ясала.

 

Йөрәктәге шешне алу

Йөрәктә очрый торган шешләрнең күбесе зарарсыз булуга карамастан, алар гомер өчен куркыныч тудыра һәм хирургия юлы белән дәвалану таләп итә.

 

Тромбоэмболияләр булганда үпкә артериясенә тромбэктомия уздыру

Үпкә артериясендә тромблар күзәтелгәндә кайбер очракларда консерватив терапия нәтиҗә бирми, тромбларны хирургия юлы белән алырга туры килә.

 

Йөрәк трансплантациясе

Йөрәк зәгыйфьлегенең катлаулы очракларында, хирургия һәм консерватив дәвалану файда китермәгәндә, пациентка донор йөрәге күчереп утыртудан башка чара калмый.

 

Кан әйләнешенә ярдәм итә торган җайланмалар имплантациясе

Йөрәк трансплантациясен шундук уздыру мөмкин түгел. Туры килгән органнары сайлау, донор көтү озакка сузыла. Андый очракларда йөрәкне күчереп утыртканчы күкрәк читлегенә ясалма насослар урнаштырып торалар.

 

Аритмиягә каршы җайланмалар имплантациясе

Электрокардиостимулятор, кардиовертор-дефибриллятор һ.б. урынлы анестезия белән куела һәм йөрәк ритмы бозылуга каршы яхшы көрәшәләр. Хәтта кешене үлемнән дә саклап калалар.

Бүлектә ел саен ачык йөрәккә 400-500 операция ясала, 200 операция йөрәк ритмы һәм үткәрүчәнлеге бозылганда уздырыла.

Бүлектә тумыштан булган яки яшәү дәверендә барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеген коррекцияләү буенча минимальноинвазив технологияләр, фибрилляцияләрне хирургия юлы белән дәвалау буенча фәнни-өйрәнү эшләре алып барыла. Тәҗрибәле белгечләр комплекслы кардио тикшеренү уздыра һәм индивидуаль төстә медикаментоз терапия билгели.

Ул стационардан чыкканда тәкъдим ителә.
- миокард инфарктыннан соң барлыкка килгән өзлегүләрне хирургия юлы белән дәвалау.

 

 

Хезмәтләр, бүләкләр

  1. Роин Кондратий улы Джорджикия, профессор, м.ф.д., РФ, ТР атказанган табибы, МКДЦ кардиохирургия юнәлеше җитәкчесе, КДМУ Хирургия авырулары кафедрасы 2 мөдире, ТР ССМ штаттан тыш баш йөрәк-кан тамырлары хирургы. «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүче, «Ел табибы» премиясе (2013 ел).
  2. 2011 елгы эш нәтиҗәләре буенча, Илдар Илгиз улы Вәгыйзов «Ел табибы» номинациясендә диплом,  Казанның меңьеллыгы медале, ТР Министрлар кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 
  3. Раил  Рифат улы Хәмзин «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Уникаль очрак» номинациясе премия номинанты (2011 ел).
  4. Илдар Васил улы Абдулҗанов – м.ф.к.,  диссертация темасы:  «Влияние хирургической коррекции пороков митрального клапана на морфо-функциональную перестройку сердца», ТР ССМ мактау грамотасы.
  5. Мурат Наил улы Мөхәрәмов – м.ф.к., диссертация темасы: «Использование искуссвтенных хорд в рекоструктивных операциях при митральной недостаточности». «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүче, «Ел табибы» премиясе (2013 ел). ТР ССМ Мактау грамотасы.
  6. Марина Александр кызы Мирошниченко – өлкән табиб-кардиолог.  «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүче, «Ел табибы» премиясе (2013 ел).

 

 

Бүлек хезмәткәрләренең укулары һәм стажировкалары

  1. А.Н.Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни үзәге (Мәскәү).
  2. Университет кардиохирургия клиникасы (Гамбург)
  3. Университет госпитале (Тель-Авив, Израиль)
  4. Е.Н.Мешалкин исемендәге кан әйләнеше тайпылышлары фәнни-өйрәнүләр институты (Новосибирск)
  5. Кардиоторакаль хирургия госпитале (Зволле, Нидерланды)
  6. Прага госпитале (Прага, Чехия)
  7. Немец йөрәк үзәге (Мюнхен, Германия)
  8. Муниципаль клиника (Нюрнберг, Германия)
  9. Университет клиникасы (Йена,Германия)

Мастер - класслар

  • 2006 елда бүлектә Акчурин Р.С., Дземешкевич С.Л. мастер-класслар уздыра.
  • 2008 елда йөрәк клапаннары хирургиясе мәсьәләләре, коронар шунтлау буенча профессор Тьери Кэрролла (Берн, Швейцария) мастер-класс алып бара.
  • 2011 елда йөрәк ортотопик трансплантация. Сәетгәрәев Р.Ш.

Бүлекнең фәнни эшчәнлеге

  1. Митраль клапанда тайпылышлар булганда реконструктив хирургия. ​
  2. Алгы медиастенитны дәвалауда вакуум-дренажлау куллану.
  3. Сул як карынчык эшчәнлеге кимегән пациентларның митраль клапаннарындагы тайпылышларны коррекцияләү. 
  4. Фибрилляцияне хирургик юл белән дәвалау – радиоешлыклы  аблация алымы куллану.
  5. Йөрәк авырулы кешеләрне дәвалауда практикага экстракорпораль мембран оксигенация кертү.
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?