
1962 елда, 6нчы шәһәр базасында, Н.П. Медведев тәкъдиме белән хирургия бүлегендә йөрәгендә һәм кан тамырларында тайпылышлар булган авыруларга махсус 12 ятак куела. 1970 елда 30 урынга исәпләнгән махсуслашкан кардиохирургия бүлеге оештырыла һәм анда ачык артериаль агым, йөрәк алды пәрдәсе җитешсезлеге, үпкә кан тамырларында була торган өлешчә аномаль дренаж, үпкә артерияләре стенозы, аорта коарктациясе кебек авырулардан операцияләр ясала башлый. 1992 елда бүлек Казан йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге итеп үзгәртелә һәм 75 кешегә исәпләнә. 1995 елдан профессор Н.П. Медведев исемен йөртә. Тумыштан йөрәге зәгыйфь кешеләр өчен 25 урын бирелә. Яшәү дәверендә хасил булган йөрәк зәгыйфьлеге, ишемия авырулары, йөрәк ритмы бозылу һәм магистраль кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен 50 урынлык бүлек оеша, рентгенхирургия тикшеренүләре бүлеге, ясалма кан әйләнеше лабораториясе булдырыла. ХХ гасыр ахырына кадәр Н.П.Медведев исемендәге әлеге үзәктә Фалло тетрадасын радикаль коррекцияләү, йөрәк клапаннарын протезлау, йөрәк миксомасын алу һ.б. буенча операцияләр уздырыла. 1993 елда беренче мәртәбә аортокоронар шунтлау үткәрелә. 1996 елда йөрәктәге ишемия авыруларыннан операцияләр ясала башлый: эшләп торган йөрәккә ясалма кан әйләнеше шартларында аортокоронар шунтлау. 2006 елда бүлек тулысынча МКДЦга күчерелә. Һәркайсы 42 ятакка исәпләнгән ике кардиохирургия бүлеге ачыла.

Әнвәр Рафаэль улы Садыков
Бүлек мөдире
Югары квалификация категорияле табиб йөрәк-кан тамырлары хирургы
Белгечлек: йөрәк-кан тамырлары хирургиясе
Татарстанның атказанган табибы
Без дәвалыйбыз
-
йөрәктәге ишемия авырулары;
-
миокрад инфарктыннан соңгы өзлегүләр (сул як карынчык аневризмалары, митраль клапан кискен ишемия дисфункциясе, карынчыкара пәрдә имгәнү);
-
йөрәктә берничә тайпылыш күзәтелү (йөрәктә ишемия авыруы + йөрәк клапаннары тайпылышлары; йөрәктә ишемия авырулары + йөрәк ритмы бозылу);йөрәктә берничә тайпылыш күзәтел
-
коронар артерияләрдә тумыштан килгән аномалияләр.
Дәвалау алымнары
-
ясалма кан әйләнеше шартларында коронар шунтлау;
-
йөрәк тибеп торганда коронар шунтлау (OPCAB);
-
торакотомия аша миниинвазив коронар шунтлау (MIDCAB);
-
гибрид операцияләр: коронар шунтлау + йокы артерияләренә эндоваскуляр операцияләр;
-
коронар шунтлау өчен симульт операцияләр һәм үпкә белән күкрәк читлеге урталыгы органнарында яман шеш булганда ясала торган операцияләр;
-
миокард инфарктыннан соң барлыкка килгән өзлегүләрне хирургия юлы белән дәвалау.
Бүлекнең эксклюзив мөмкинлекләре
-
Тибеп торган йөрәкне MIDCAB мини-үтем аша коронар шунтлау;
-
Гибрид технологияләр (коронар шунтлау + ЧКВ / каротид эндартерэктомия; коронар шунтлау + үпкәнең бер өлешенә резекция уздыру);
-
TAR техникасы (тулысынча аутоартериаль реваскуляризация – күкрәк һәм нур артерияләрен икесен дә куллану);
-
DTA һәм Heart-String техникаларын куллану;
-
Тире астындагы эре венаны азинвазив эндоскопия юлы белән билгеләү;
-
Нур артериясен азинвазив эндоскопия юлы белән билгеләү;
-
Нур артериясен No-Touch инновацион методика буенча ультратавышлы гармоник скальпель ярдәмендә билгеләү;
-
Тире астындагы эре венаны No-Touch инновацион методика буенча ультратавышлы гармоник скальпель ярдәмендә билгеләү;
-
Диагностика һәм оператив юл белән дәвалануның нәтиҗәлелеген билгеләү өчен 512-кисемле компьютер томографы куллану;
-
Ясалма кан әйләнеше вакытында нормотермия һәм миокардны тышкы яктан суытудан баш тарту;
-
Шунтларга интраоперацион флоуметрия уздыру;
-
Ярдәмчел кан әйләнеше алымнары – аорта эче баллон контрпульсация (ВАБК) һәм экстракорпораль мембран оксигенация (ЭКМО);
-
Канны саклау технологияләре – соңгы буын Cell Saver куллану (кан аутотрансфузия өчен аппарат);
-
Ясалма кан әйләнеше вакытында кан параметрларының он-лайн мониторингы (КЩС, электролитлар, газлар);
-
Җәрәхәткә инфекция эләгеп тирәнгә кергәндә Hartmann Vivano аппараты ярдәмендә вакуум ысулы белән дәвалау.
Бүлек хезмәткәрләре
-
Әнвәр Рафаэль улы Садыков – кардиохирург, бүлек мөдире;
-
Фәрид Гыймазетдин улы Абзалов – перфузиолог;
-
Ираклий Игорь улы Абшилава – кардиохирург;
-
Гүзәл Шамил кызы Агеева – кардиолог;
-
Мария Владимир кызы Батракова – кардиохирург;
-
Александр Геннадий улы Варламов – кардиохирург, м.ф.к.;
-
Алсу Тәлгать кызы Ганиева – перфузиолог, м.ф.к.;
-
Наил Марсель улы Гыйльфанов – кардиохирург;
-
Алсу Фоат кызы Гобайдуллина – кардиолог;
-
Эдгар Альберт улы Нуришанов – кардиохирург;
-
Сергей Александр улы Рыбаков – кардиолог;
-
Рөстәм Фиркать улы Садеков – кардиохирург, югары категория;
-
Игорь Валерий улы Саматошенков – кардиохирург;
-
Диләрә Инзир кызы Саттарова – кардиолог;
-
Евгений Михайл улы Таняшин – кардиохирург;
-
Рушания Рәдиф кызы Хәкимова – әйдәп баручы кардиолог;
-
Динара Рәшит кызы Хөснуллина – кардиолог.
Бүләкләр, дипломнар, сертификатлар
-
Садыков А.Р. – Татарстанның атказанган табибы;
-
Садеков Р.Ф. – ТР ССМ, ТР Министрлар кабинеты Мактау грамоталары;
-
Хәкимова Р.Ф. – ТР ССМ Мактау грамотасы;
-
Варламов А.Г. – «ТР өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XIII конкурсының «Инновация старты» номинациясе җиңүчесе (2017);
-
Саматошенков И.В. – «ТР өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XIII конкурсы кысаларында «Связьинвестнефтехим» оешмасы махсус премиясе (2017).
Бүлекнең фәнни-өйрәнүләр эшчәнлеге
-
Операция ясагач, шунтларның алдагы һәм тирәндәге үткәрүчәнлеген компьютер томографы ярдәмендә 1, 5, 10 һәм 15 елдан соң күзәтү;
-
Проксималь анастомоз өчен куркынычсыз урынны ачыклау, коронар анастомоз сыйфатын контрольдә тоту, кан йөрешен ачыклау өчен күтәрелмә аортага интраоперацион УЗИ (MiraQ системасы) уздыру;
-
Гибрид операцияләрнең киңәйтелгән спектры (коронар шунтлау + стентлау);
-
АЛЖ һәм кардиомиопатия (ФВ<30%) белән авыручы пациентларны күзәтү стратегиясен оптимизацияләү;
-
Тибеп торган йөрәккә хирургия катнашлыгы күләмен арттыру, шул исәптән миниинвазив һәм реваскуляризация индексын арттыру;
-
Аутоартериаль реваскуляризация индексын һәм барлык пациентлар өчен DTA техникасын арттыру.
Бүлек хезмәткәрләренең укулары һәм стажировкалары
-
А.Л.Мясников исемендәге Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексы;
-
А.Н.Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни үзәге;
-
Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе федераль үзәге, Әстерхан;
-
Профессор С.В.Очаповский исемендәге беренче санлы край клиник хастаханәсе, Краснодар;
-
Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе федераль үзәге, Пенза;
-
ФГУ Трансплантология һәм ясалма органнар фәнни-өйрәнүләр институты, Мәскәү;
-
Herz- und Diabeteszentrum NRW, Bad Oeynhausen, Германия;
-
Herzzentrum Nürnberg, Германия;
-
Universitäres Неrzzentrum Hamburg, Германия;
-
Herzzentrum München, Германия;
-
Herzzentrum Leipzig, Германия;
-
Medizinische Hochschule Hannover, Германия;
-
K.U. Leuven, Лёвен, Бельгия;
-
Hospital Na Homolke, Прага, Чехия;
-
Stanford Hospital, АКШ.