МКДЦда кардиология 3 бүлеге 2010 елның январеннән эшли башлый. Ул ишемия йөрәк авырулары, артериаль гипертония,
йөрәк ритмы бозылган авыруларга, кардиомиопатия, миокардит, тумыштан күзәтелгән яки яшәү дәверендә барлыкка
килгән йөрәк зәгыйфьлеге булган, йөрәк җиткелекле эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү нияте белән ачыла.
Бүген бүлектә күп төрле дәвалау-диагностика максаты куела:
-
йөрәктәге ишемия сырхаулары, гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары системасындагы башка авырулардан
интегүчеләргә югары квалификацияле дәвалау-диагностика ярдәме күрсәтү;
-
йөрәктәге ишемия авырулары, йөрәк зәгыйфьлеге, йөрәк ритмы бозылу кебек тайпылышларны күзәтү һәм хирургия юлы
белән дәвалауга әзерләү;
-
йөрәк клапаннарын алыштыру, коронар шунтлау яки электрокардиостимулятор кую алдыннан пациентларны тикшерү,
әзерләү;
-
хирургия юлы белән дәвалау – тире аша коронар катнашлык (йөрәк артерияләрен стентлау), гипертрофик
кардиомиопатия (ГКМП) вакытында транскоронар спиртлы абляция уздыру;
-
дифференциаль диагностика һәм артериаль гипертензияне дәвалау;
-
стационардагы һәм амбулатор кабул итү бүлегендәге пациентларга консультация ярдәме күрсәтү;
-
йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан терапия, медицина профилактик чаралар билгеләү.
Илдар Муса улы Хәбибуллин
бүлек мөдире, табиб-кардиолог
Бүлекнең эксклюзив мөмкинлекләре
Бүлектә гипертрофик кардиомиопатияле (ГКМП) авыруларны дәвалауда яңа методика өйрәнелә һәм кулланыла башлый –
алгы карынчыкара артерияләрнең септаль җепселләренә транскоронар спиртлы абляция уздыру операция вакытында
пациентның имгәнүен киметә һәм тизрәк савыгырга ярдәм итә. Дәвалау методикасының асылы исә шунда: актив төстә
миокардны туендыра торган артериягә этил спирты кертелә. Алга таба, кан килмәгәч, мускул атрофия кичерә, ягъни
үлчәме кечерәя, сул як карынчыкның чыгу юлына басым да кими. Бу пациентның хәлен сизелерлек яхшыртырга булыша.
Авыру кешедә клиник билгеләр бетә, ул физик көчкә бирешми башлый.
Без дәвалыйбыз
-
гипертония авырулары
-
вазореналь гипертензия
-
йөрәктә ишемия авырулары
-
йөрәкнең хроник җиткелекле булмавы
-
гипертрофик кардиомиопатия
-
хроник ревматик йөрәк авыруы
Дәвалау ысуллары
-
медикаментоз терапия;
-
бөер перфузиясенең дәрәҗәсен ачыклыйбыз, кирәк дип тапканда, кан тамырлары хирургиясе бүлегенә бөер
артерияләрен стентлау уздырырга юллыйбыз;
-
коронар артерияләрне стентлау;
-
коронар артерияләрне шунтлау өчен пациентларны, тикшереп, кардиология бүлегенә әзерләп җибәрү.
-
септаль җепселләргә транскоронар спиртлы абляция уздыру.
-
йөрәк клапаннарын алыштыру өчен авыруларны кардиохирургия бүлегенә күчерергә әзерләү
Пациентлар саны һәм категориясе
Кардиология 3 базасында:
2010 елда – ГКМПдан консерватив юл белән 9 пациент дәваланган
2011 елда – ГКМПдан консерватив юл белән 7 пациент дәваланган
2012 елда – ГКМПлы 8 пациентка күзәтү уздырылган, 5сен консерватив юл белән дәваласалар,
3сенә транскоронар спиртлы абляция уздырылган
2013 елда – ГКМПлы 3 пациентка күзәтү үткәрелгән, 1се консерватив юл белән дәваланган,
2сенә транскоронар спиртлы абляция ясалган.
Бүлек хезмәткәрләре
Илдар Муса улы Хәбибуллин – бүлек мөдире, табиб-кардиолог
Энҗе Фәннүр кызы Хамматова – табиб-кардиолог
Наталия Михайл кызы Иванова – врач-кардиолог
Диләрә Рафаиль кызы Мөхәммәтшина – өлкән шәфкать туташы
Лилия Габделназыйр кызы Гыйниятуллина – сестра-хозяйка
Бүләкләр
-
«1 дәрәҗәдәге диплом» – «Соңгы 5 елда дәвалау-диагностика сыйфаты үсеше өчен»
МКДЦның кардиология 3 бүлеге – 2014 ел.
-
«1 дәрәҗәдәге диплом» – «МКДЦ сыйфат бәйгесе» – «Медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә ирешелгән уңышлар өчен» –
кардиология 3 бүлеге – 2015 ел.
-
«1 дәрәҗәдәге диплом» – «МКДЦ сыйфат бәйгесе» – «Дәвалау-диагностика эшендәге сыйфат өчен» –
кардиология 3 бүлеге – 2016 ел.
-
«1 дәрәҗәдәге диплом» – «МКДЦ сыйфат бәйгесе» – «Дәвалау-диагностика эшендәге сыйфат өчен» – кардиология
3 бүлеге – 2017 ел.
Хабибуллин И.М.
-
2013 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән
-
2017 елда «Россиянең 100 яхшы товары» бәйгесенең «Сыйфат Отличнигы» мактау тамгасы белән бүләкләнә.
-
2018 елда Татарстанның атказанган табибы исеме бирелә.
Хамматова Э.Ф.
-
2016 елда МКДЦ Мактау грамотасы белән бүләкләнә
Мөхәммәтшина Д.Р., бүлекнең өлкән шәфкать туташы
-
2009 елда МКДЦның Рәхмәт хаты
-
2011 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы
-
2017 елда МКДЦның Мактау грамотасы.
Уздырылган өйрәнүләр
- Коронар артерияләр атеросклерозы булганда шикәр чире белән авыручы һәм авырмаучы пациентларның ялкынсыну
маркерлары һәм липопротеидлары диагностикасы әһәмияте (2010-2012 еллар).
- Аорта-коронар шунтлау уздыру алдыннан, йөрәктәге ишемия авырулары булганда Флогэнзим ярдәмендә патогенетик
терапия үткәрү (2010-2012 еллар).
- АГлы авыруларны VaSera VS-1500N компьютерлаштырылган сфигмограф ярдәмендә күзәтү (2014 ел);
- «Кардиологик авырулы кешеләрнең сырхауга мөнәсәбәте үзенчәлекләрен ачыклау» тикшеренүе (2014-2015 еллар);
- Йөрәктәге ишемия авырулары һәм коронар атеросклерозлы авыруларга HeartTrendsTM (HTTM) ярдәмендә ВСР
анализы уздыру (2015 ел);
- КАГ уздырылган ХИБС авырулы кешеләргә ретроспектив анализ үткәрү (2016 ел);
- Сарымсаклы диета саклаганда канга молекуляр характеристика бирү (клиник очрак – 2017 ел).