2006 елның 7 августында җиһазландырылган, халыкара стандартлар буенча планлаштырылган, 12 реанимация ятагына исәпләнгән анестезиология һәм реанимация 2 бүлеге ачыла.
2007 елның 5 февралендә Татарстанда беренчеләрдән булып МКДЦда аортага нисбәтле (внутриаорталь) контрапульсация уздырыла башлый. Бу шок кичергән һәм кискен миокард инфаркты йогынтысында үпкәсе шешенгән авыруларны үлемнән алып калырга ярдәм итә.
Шул ук елның 26 ноябрендә Татарстанда тире аша коронар катнашлык (монафрам) уздырганда ингибитор IIb-IIIaрецепторлар файдаланыла. Бу кискен һәм соңлап беленгән тромбозлар санын азайта.
2008 елның 21 сентябрендә сул як коронар артерия көпшәсенә стентлау уздырыла. Бу аортокоронар шунтлауны алыштыра, дәвалануга киткән чыгымнарны киметә.
2009 елның 29 маенда кардиореанимация һәм кардиохирургия бүлекләре табиблары белән бергә кискен миокард инфаркты кичергән пациентка кичектерелмәстән аортокоронар шунтлау үткәрәләр. Авыру исән кала!
Бүген бүлектә 12 урынга исәпләнгән интенсив терапия палатасы, 1 кешелек изолятор, кирәк чакта электрокардиостимулятор кую өчен рентгенографик җайланма булган реанимация залы бар. Территориядә коронарография һәм стентлау уздыру өчен ангиографичик операция урыны каралган.Ашыгыч ярдәм машинасы авыруларны кабул итү бүлегенә түгел, ә тәүлек әйләнәсе кардиореанимациянең беренчел күзәтү бүлегенә алып килә. Бу берничә минут эчендә, диагнозны ачыклап, кешене дәвалый башлау мөмкинлеге бирә. Һәркемнең организмындагы гомер өчен мөһим функцияләре һәрвакыт монитор аша контрольдә тотыла. Монитор күрсәткечләре үзәк постка тапшырыла һәм шул рәвешле пациент гел күзәтү астында була.
Пациентларны күзәтүнең үзәк посты заманча эргономика шартларына туры китереп уйланылган, компьютер челтәренә тоташкан. Аның ярдәмендә, пациентны тикшереп, тиз арада кирәкле мәгълүмат алу өчен тиешле күрсәткечләр билгеләнә. Заманча вентиляция системасы исә палатада уңайлы һәм рәхәт микроклимат булдыра.
Бүлек белгечләре яңача җиһазлар ярдәмендә оператив төстә кешенең гомере өчен мөһим орган һәм системаларның эшчәнлеген тикшерә ала. Табиблар тәүлек әйләнәсе эшли торган биохимия лабораториясеннән файдалана. Анда дөрес диагноз кую өчен күп күрсәткечләрне ачыклыйлар.
Эш дәверендә бүлектәге табибларның һөнәри осталыгы белән күтәрелгән STлы миокрад инфарктыннан үлүчеләр санын 13%тан 6,9%ка, STлы ИМб 11,8%тан 3,5%ка кадәр кимегән.
Заведующий отделением
2007-2013 елларда 8012 пациентка ярдәм күрсәтелгән. Шуларның: ИМпST – 3556 кеше, ИМ бпST – 810 кеше, НС – 3420 кеше. Кулланылган дәвалау ысуллары: тромболизис – 326 кеше, экстрен КАГ – 3667 кеше, шуларның 2241енә ЧКВ үткәрелгән.
Ангиографик операция бүлмәсе бүлек территориясендә урнашкач, азинвазив кан тамырлары операцияләре дә уздырыла: баллонлы дилатация, кан тамырлары эченә стент кую, төрле юанлыктагы кан тамырлары эмболизациясе, кава-фильтр һәм кирәк чакта электрокардиостимулятор урнаштыру.
Эш барышында кулланыла торган препаратлар: бивалирудин (ангиокс) – тире аша коронар катнашлык булганда файдаланыла һәм әлеге процедура ярдәмендә кискен тромбозны киметергә ярдәм итә; интегрилин (группа ингибиторов IIb-IIIaрецепторов) кан агу һәм ЧКВдан соң тромбоцитопения барлыкка килүдән саклый.
Моннан тыш, ОКС авырулы кешеләргә кан агу куркынычы яныймы-юкмы икәнен ачыклау өчен бүлектә CRUSADE шкаласы файдаланыла, ә инде үлү ихтималын һәм дәвалау ысулын ачыкларга GRACE шкаласы ярдәм итә.
Лидия Евгений кызы Кувшинова – кардиореанимация бүлеге мөдире, табиб-кардиолог.
Ирина Анатолий кызы Айнутдинова – табиб анестезиолог-реаниматолог, югары категория.
Евгения Андрей кызы Ибраһимова – табиб анестезиолог-реаниматолог.
Резеда Азаль кызы Касыймова – табиб анестезиолог-реаниматолог, икенче категория.
Ксения Валерий кызы Корчагина – табиб анестезиолог-реаниматолог.
Гөлнара Фәрид кызы Миңдубаева – табиб анестезиолог-реаниматолог, беренче категория.
Фәридә Ислам кызы Мөхәммәтназарова – табиб анестезиолог-реаниматолог, беренче категория.
Дмитрий Леонид кызы улы Тюлькин – табиб анестезиолог-реаниматолог.
Рөстәм Дәвит улы Фазлыев – табиб анестезиолог-реаниматолог.
Камил Асад улы Хәбибуллин – табиб анестезиолог-реаниматолог, югары категорияле кардиолог, медицина фәннәре кандидаты.
Азат Әхмәт улы Хәкимҗанов – табиб анестезиолог-реаниматолог.
Бүлек хезмәткәрләре Россия күләмендә узган фәнни-гамәли конференция һәм съездларда доклад белән дә даими чыгыш ясыйлар, тыңлаучы буларак та катнашалар. Хезмәтләрен: «Кардиоваскулярная терапия и профилактика», «Казанский медицинский журнал», «Вестник Межрегионального клинико-диагностического центра», «Материалы конгресса Российского национального конгресса кардиологов» кебек матбугат чараларында бастыралар. Бүлек тарафыннан профессор М.Я.Руда, медицина фәннәре докторы С.А.Абугов, медицина фәннәре кандидаты Д.В.Певзнер катнашлыгында мастер-класслар үткәрелде.