40 урынга исәпләнгән кардиология 1 бүлеге МКДЦда 2004 елның 20 декабрендә ачыла. Бу кардиохирургия операциясе ясау, катлаулы кардиологик авырулы кешеләрне күзәтү, дәвалау, коронарография ярдәмендә пациентларның кан тамырлары халәтен ачыклау өчен кирәк була.
Аңарчы диагностика бүлеге кысаларында терапия хезмәте эшли, ә дәвалау амбулатор рәвештә алып барыла. Стационарда дәвалый башлагач, диагностика бүлеген кардиология дип үзгәртү карары кабул ителә.
кардиология юнәлеше җитәкчесе
профессор, м.ф.д
КДМУның терапия һәм кардиология факультеты кафедрасы мөдире
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы
Россия кардиологлар җәмгыятенең вице-президенты
Россиянең атказанган табибы
бүлек мөдире
медицина фәннәре кандидаты
югары квалификация категорияле табиб
Пациентны заманча югары технологияле күзәтү ысуллары кулланып тикшерәләр. Болар:
Шулай ук клиник, биохимик, иммунологик, цитологик һәм баклаборатория мөмкинлекләре кулланыла. Тотрыклы артериаль гипертензия булган авыруларны дәвалау өчен бүлектә яңа алым – бөер артерияләренә радиоешлыклы денервация үткәрелә.
Бүлектә коронароангиография узган пациентлар ята, алга таба аларга дәвалану төре билгеләнә (стентлау, аорта-коронар шунтлау). Монда шулай ук башка чир белән бер үк вакытта ишемия сырхаулары булганнарга дифференциаль диагностика үткәрелә, алга таба аларны операциягә дә әзерлиләр.
Кагыйдә буларак, пациент – авыр хәлдәге кешеләр, алар инде башка стационарларда тикшеренү узган һәм хәзер бай тәҗрибәле һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган җиһазлар белән эш иткән МКДЦ белгечләренең ярдәменә мохтаҗ.